Логотип Казан Утлары
Иң шәп хикәя бәйгесе

Сөйли, җырлый, сагына торган материя

Җиргә аяк басуга, мәхбүсләр чайкалып китеп егыла яздылар – шулкадәр дә көчле җил иде. Көч-хәл белән, каршы искән җилдә иелә-бөгелә атлаган тоткыннарны сакчылар еракта каралып күренгән бинага таба куалады.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Хәсрәт диңгезендә бата-калка яшәгән көннәрнең берендә Ян, ничектер дулкынланыбрак, хатынына эндәште:

– Җаным, карасана, минем чыгышым татарлардан – польша татарларыннан икән бит! (Ян милләте белән поляк иде.)

Өстәвенә нинди нәселдән диген әле – шагыйрь Адам Мицкевич нәселеннән!

Тик бу хәбәр Элеонораны бик гаҗәпләндермәде.

– Исең киткән, – диде ул. – Франция императоры Наполеон Бонапарт әле үз заманында ук, копните любого русского и найдёте татарина, дигән бит. Җир йөзендә тамырларында татар каны акмаган милләт сирәктер ул.

– Өстәвенә, – дип дәвам итте Ян, – минем нәселемдәгеләр, телләрен югалтсалар да, диннәрен саклаганнар – алар һаман ислам динендә икән бит.

Шунда кинәт Элеонора әбисенең: «Балам, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә инанып, иманлы булып, ислам диненең бавына ныгытып тотын, шуның буенча бар, ул, адашып, ялгыш юлга кереп китүдән саклар, авыр чакларда таяныч, терәк булыр», – дигәнен исенә төшерде. Әйе, әбисе хаклы булган! Ник кенә сөенечле чакларында ук әбисе өйрәткәнчә дин юлына басмагандыр! Кем уйлаган соң ул шундый кара хәсрәт күрер дип. Гомер юлың шатлыкка күмелеп, гөрләп барганда да, Аллаһы Тәгаләне һич кенә дә истән чыгармаска кирәклеген кем белгән. Менә бит, үзең төшенмәсәң,тормышның ачы, аяусыз сабагы акыл бирә икән.

Өч ел үтеп китте. Элеонора һәр кичне, күтәргесез авыр кайгы иңнәрен баскан килеш, йокларга ята, иртән күзен ачуга, үзе белән гүргә керәчәк шул кайгысы көтеп тора, ул көне буена да хатынны тынгылыкта калдырмый. Ходайның язганы шулдыр дип, кызы рухына догалар укып, хәсрәтле ана намазга басты, кара кайгысын эченә йотып, дөньяга да чыга башлады, бераздан эшенә кайтты. Тик йөрәк ярасын каплаган юка гына элпә астында һич җуелмас канлы яра саркый иде. Шушы яра Элеонораның дөньяга карашын, уй-фикерләрен бик нык үзгәртте. Ул инде элеккечә кырыс хөкемдар түгел, ә һәрбер җан иясен кызгана торган нечкә күңелле, миһербанлы анага әйләнде. Аның кебек үк фаҗигале язмышка дучар булган аналар аңа хәзер туганнары кебек якын тоелды.

Әнисе белән бергәләп әбисеннән калган видеоархивны карап утырганда, ул бер шигырьгә тап булды. Авторы Хәсән Туфан диелгән. Инглизчә укып, аралашып үскән Элеонора рус, татар телләрен ипи-тозлык кына белсә дә, шигырь аны тәэсирләндерде. Юл читенә басып, уйга талып,

Карап тора гүзәл миләүшә.

Кайларгадыр барган юлчы аңа

Йомшак кына итеп эндәшә:

– Тартынма син, сеңлем, ятсынма син,

Сөйләшик бер утырып янәшә.

Ятлар түгел, сиңа минем аша

Бертуганың – матдә эндәшә.

Ничә миллион гасыр үтте инде

Безнең шушы җиргә килгәнгә...

Син бер гөлгә инде әверелгәнсең,

Ә мин менә – кеше дигәнгә.

Мин – бу кырлар, сулар, җилләрдәге

Атомнарның иске туганы:

Материя мин, җаным,

Аның бары

Сөйли, җырлый, сагына торганы.

Әйе, чынлап та, кеше – материянең «Сөйли, җырлый сагына торганы». Сагына шул, бик сагына газизен Элеонора. Сагынуларына юк чара. Шуңадырмы, күңеле бик нечкәрде, йомшарды аның. Хәер, кешенең тәне бит каты таштан, салкын тимердән яратылмаган, туфрактан ул, йомшак туфрактан яратылган (шуңа да кире туфракка кайта). Каты булу кешенең табигатенә үк туры килми, чөнки аның Раббыбыз тарафыннан бүләк ителгән рухы шушы суык, мәрхәмәтсез дөньяга җан җылысын өрү, миһербанлылык күрсәтү, яшәешебезгә, үзара мөгамәләбезгә, тирә-як мохитебезгә яхшылык, күркәмлек бирү миссиясе белән җир йөзенә килгән бит.

Мондый кичерешләр белән хөкемдарлык һич яраша алмый иде. Элеонора эшен ташларга булды. Тик, күрәчәгенәдер, китеп өлгерә алмады – аңа сәяси җинаятьчеләр эшен карап, хөкем чыгарырга туры килде. Җинаятьчеләр дип, болар студентлар, әле балалыкларыннан да чыгып бетмәгән яшьләр иде. Алар «Азатлык!», «Табигый байлыкларны – илнең һәрбер гражданына!», «Прагматикларны хакимияттән куарга!» кебек шигарьләр күтәреп, университет мәйданына чыкканнар. Аларга башка яшьләр дә ияргән. Тикшерү материаллары буенча, оештыручылары бер кыз булып чыкты. Судта да барлык гаепләнүчеләр төп фигурант итеп аны атадылар. Шунда, суд барышында, Элеонора бу очракта бер дә кирәкмәгән шигъри юлларны исенә төшерде. Кечкенә чагында әбисе җитәкчелегендә татарның даһи шагыйре Габдулла Тукайның «Таз» дигән бу шигырен күрше балалары белән инсценировка итеп куйганнары бар иде: «Башчыбыз таз, бер заман без уйнадык...»

Әйе, уйнаганнар. Тик ахырын уйламаганнар. Тукай шигырендәгечә, балалар гына шул. Барысы да башларын игән, гаепләрен таныйлар, димәк. Чү, берсе башын горур тотып басып тора. Аның чыраенда үкенүнең әсәре дә юк сыман. Бу – теге оештыручы кыз. Элеонора, аны яхшырак күрергә теләп, күзлеген киде һәм кинәт утырган урыныннан авып китә язды: нәкъ үз кызы Эльвинаныкы кебек куе зәңгәр күзләрнең акыллы карашы аңа төбәлгән иде. Өстәвенә кызның йөзе дә таныш кебек тоелды. Таныш шул, әйе, таныш... Бу бит... бу бит кайчандыр, күптән инде, аның Эльвинасы белән бергә балалар бакчасына йөргән кыз. Дөрес, хәзер ул үскән, үзгәргән дә кебек, тик йөзеннән элеккеге сабыйлыгы чыгып бетмәгән. Аның Эльвинасына да хәзер шулай егерме яшь булыр иде...

Бу яшьләр инде университеттан куылганнар, димәк, җәзаларын алганнар. Юридик күзлектән караганда, «Non bis in idem» (бер җинаять өчен ике жәза каралмаган). Ләкин болар гади генә түгел, сәяси җинаятьчеләр иде шул. Ә андыйларга җәзаның катысы каралган, бигрәк тә оештыручыга – теге горур кызга, димәк. Боларны – төрмә, ә оештыручыны арктик киңлекләрдә яки сусыз чүлләрдә гомерлек сөрген көтә. Озак баш ватты Элеонора. Теге кызны сөргенгә җибәрү үз кызын җәзага тарту белән бер иде аңа. Ниһаять, ни булса, шул булыр дип, төркемдәгеләрнең барын да зур штрафка тарту белән чикләнде – ун ел буе хезмәт хакларының дүрттән берен «Прагматиклар» фиркасенең исәп-хисабына күчереп барырга тиеш иде болар.

Сәяси җинаятьчеләрне канун нигезендә хөкем итмәгәне өчен җәза озак көттермәде – Элеонораны егерме биш елга сөргенгә озаттылар. Егерме кешелек мәхбүсләр төркемен тимер рәшәткәле ябык фургонда башта Архангельскига алып килделәр. Анда аларны, карантин дип, салкын, дымлы камераларда айга якын тоттылар. Аннан өсләренә барысына бер үлчәмдәге өс киеме – тупас, калын материалдан сырып тегелгән, матрос бушлатын хәтерләткән килешсез куртка, сырган чалбар, аякларына калын табанлы унты сыман итек өләштеләр. Шушы котсыз киемнәрне киеп алгач, барысы бертөсле соры массага әйләнгәндәй булды, аларны тик җиңнәренә, арка-күкрәкләренә сугылган саннары буенча гына аерырга мөмкин иде. Ил-көненнән аерылырга мәҗбүр ителгән бу бәхетсезләрне очкыч белән Баренец һәм Карск диңгезе арасындагы Яңа Җир архипелагының Көньяк утравына озаттылар. Димәк, Элеонораның калган гомере боз диңгезендә – мәңгелек төн иле булган караңгы, коточкыч салкын урында үтәчәк икән. Хәер, калган гомере озын түгел инде – булса, алты-җиде ай булыр. Аның укыганы бар: мондагы уран шахталарында эшләүче тоткыннар шуннан да озакка тарта алмый, диләр. Иллюминатордан очкыч астындагы болытларга карап барган Элеонораның башына: «Их, очкыч берәр кыягамы бәрелеп, мәтәлеп төшсә, нинди яхшы буласы, минут эчедә бөтен әрнү-сыкрауларга нокта куелыр иде», – дигән көфер уй килеп китте. Ул юлдашларына күз салды. Аларның да йөзләрен өметсезлек пәрдәсе сарган иде. Шулай да бераздан тоткын хатын, аңына килгәндәй булып, үз-үзен шелтәләп алды: шайтан гына өметсез ул. Дөрес, алда үзен кара язмыш көткәнен, бәлкем, инде гомеренең дә санаулы гына калган айлары, атналары, хәтта көннәре булырга мөмкин икәнен ул чамалый, тик нишләптер күңел төбендә өмет чаткысы пыскып ала иде. Караңгы, авыр уйлардан хатынның башы авырта башлады. Шунда әнисенең (ул да, Элеонора кебек үк, оныгының һәлакәтеннән соң ныклап торып дин юлына баскан иде): «Мөэмин кеше Коръән аятьләреннән шифа табар» дигәне исенә төшеп, үзе генә ишетерлек итеп иреннәрен кыймылдатып, «Аятелкөрси»не укый башлады.

Очкыч Амдерма-е дигән хәрби аэродромга төшеп утырды. Җиргә аяк басуга, мәхбүсләр чайкалып китеп егыла яздылар – шулкадәр дә көчле җил иде. Көч-хәл белән, каршы искән җилдә иелә-бөгелә атлаган тоткыннарны сакчылар еракта каралып күренгән бинага таба куалады. Бераздан җил басылгандай булды, вак кына яңгыр пыскаклый башлады. Коеп яумаса да, барып җиткәнче, өс-башны чылатты. Өстәвенә көне дә салкынча, җылылык биш-алты градустан артмыйдыр, ә бит әле көз түгел, җәй – июль уртасы.

Соры төстәге, тәрәзәсез таш бинаның шыксыз озын, ялангач коридорында тоткыннарны сафка тезеп, номерлап санагач, конвой башлыгы Элеонораны үз янына чакырды.

– Сезгә бер ай госпитальдә эшләргә, – диде ул, фәрман биргән кырыс тавыш белән.

Менә, гомере бер айга озыная булып чыкты...

Коридорның таш идәнендә төн үткәргәннән соң, бәхетсез мәхбүсләрне, амфибиягә төяп, архипелагның Төньяк утравына озаттылар, ә Элеонораны Белушья Губа дигән посёлокка алып киттеләр.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2017

Фото: pixabay

 

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев