Логотип Казан Утлары
Иң шәп хикәя бәйгесе

Сөйли, җырлый, сагына торган материя

Вакыт-вакыт көчәеп каршы искән ачы җил йөзләрне кисә, сулышны томалый, аяктан ега...

Вакыт-вакыт көчәеп каршы искән ачы җил йөзләрне кисә, сулышны томалый, аяктан ега. Гәүдәне турайтыр хәл юк, үзеңнән-үзең бөкрәясең, котырынган җилдән җиргә капланып котыласы килә. Тик... капланып кара – әнә ике яктан һау-һаулаган бозау кадәр этләре белән конвоирлар төркемне алга куалый.

Ниһаять, җил чак кына басылгандай булды. Аякларын сөйрәрлек тә хәле калмаган хатын, җәзаланып барган җиреннән беренче тапкыр башын күтәреп, тирә-ягына күз салды. Ярабби! Иксез-чиксез киңлектә шәрә табигать. Күзне иркәләрлек бер генә яфрак та юк. Ни куак, ни алама гына булса да бер агач кисәге күренми, үләнгә охшаган фәкыйрь үсемлекләр җиргә шулкадәр дә сырышкан, аларны хәтта нинди көчле җил дә кузгата, тибрәтә алмый. Бары тик каядыр бик еракта, тау тезмәләренең кар каплаган түбәләре ялтырап тора. Тирә-яктагы үле бушлыктан җан өшеп китә, күңелне аңлатып бирә алмаслык төшенкелек били, сагыш баса.

Хатын бу җирләр турында кайчандыр укыганнарын исенә төшерде. Ураган көченә җитә торган аяусыз җилләрне Баренц диңгезе белән Карское диңгезе арасындагы климат үзенчәлеге һәм температура аермасы тудыра. Бу – җелеккә төшәрдәй зәмһәрир суыклар, мәңгелек бозлар, өермәләр хөкем сөргән тәмуг. Монда табигать иҗат та итми, җимерми дә (вафат булсаң, гәүдәң дә черемәячәк). Бу – үлем иле. Үлем иленә рәхим итегез!..

Газаплы уйларыннан котылырга теләп булса кирәк, хатын үткәннәрен уйлый башлады. Ә үткәннәре әнә генә, кул сузымында гына, гүя күз алдында гына...

Хакимият башында торган «Прагматиклар» фиркасе бу юлы да сайлауларда җиңеп чыкты. Хәер, прагматикларның җиңәсе праймериз вакытында ук күренде инде. «Капитал», «Оптиматы» (борынгы Римда аристократлар партиясе), «Salus populi suprema lex» (җәмгыять өчен файда – иң югары канун) кебек вак-төяк фиркаләр 10% та тавыш җыя алмады.

Элеонора, шәһәр судьясы, шушы фирка әгъзасы. Әгъзасы дип кенә әйтү аз, фирканең җәмгыятьтә югары катлам тәшкил иткән элитасына керә иде ул. Менә хәзер аның сайлаудагы җиңүне билгеләп үткән мәҗлестән кайтып барышы. Үзйөрешле аквамобильнең чак кына тирбәлгән йомшак кәнәфиенә ярым ятып, күзләрен йомган хәлдә, хатын бераз черем итеп алды. Ардырган иде, чөнки шәһәрнең иң бай ресторанында уздырылган бу мәҗлескә кичен эштән соң җыелдылар. Хәер, залның күркәм бизәлеше, өстәлләрнең затлы эчемлек, ризыклардан сыгылып торуы, дәртле музыка, тантанага җыелучыларның шатлыклы йөзләре – барысы да эйфория атмосферасы тудырганга, Элеонора да күмәк бәйрәмгә кушылып киткәндәй булды. Кайтырга чыккач кына, ару-талу үзен сиздерде. Юлы ерак әле. Алар – хәрби инженер булып хезмәт итүче ире Ян һәм Эльвина исемле кызы – шәһәр читендә менә дигән комфортлы йортта яшиләр. Гомеренең шушы дәрәҗәле, өстәвенә күпләр хыяллана да алмаган байлыкта, муллыкта үтә торган чорына җиңелдән килмәде ул.

Аны тудырып-үстергән гаилә уртача тормышлы иде. Элеонораның әтисе – заводта инженер, әнисе табибә булып эшләде. Бервакыт аларда ниндидер юбилей булып, бәйрәмгә әтисенең хезмәттәше белән хатынын да чакырганнар. Шул ханым, нишләптер, биш яшьлек Элеонорага игътибар итеп, аны шаяртып, сөйләштереп торган. Кызчыкның җитдилеге, аның үткен җаваплары кунакны гаҗәпләндереп, ул баланы элиталы мәктәпкә илтеп карарга киңәш иткән. Шулай итеп, әңгәмәләр, тестлар узып, Элеонора гадәти булмаган мәктәптә укый башлады. Анда балаларны, сыйныф саен тестлар уздыра-уздыра, ел саен аерым-аерым төркемнәргә тупладылар. Шулай итеп, кыл иләктән или торгач, кызны уку-укыту программасы яшерен булган ябык мәктәпкә кабул иттеләр. Монда аларны яңа җәмгыять төзү буенча белгечләр итеп әзерлиләр булып чыкты. Аналитик фикерләү сәләтенә ия Элеонорага югары математика, информатика кебек төгәл фәннәр җиңел бирелсә дә, әдәбият, тарих, хокук белеме кебек гуманитар циклга керә торганнарын үзләштерү проблема тудырды. Юк, ул аларны белми түгел, белә, ләкин аларда китерелгән фактларны, вакыйгаларны программа таләп иткәнчә шәрехли алмый, чөнки программадагы рухи, дөресрәге бөтенләй дә рухи булмаган юнәлешләрне, кыз бик озак кабул итә алмый йөрде. Ә сәбәбе – гаиләдә алган әхлакый тәрбия белән мондагысының капма-каршы диярлек булуында иде. Менә, мәсәлән, өйдә аны дөреслек, хакыйкать иң югары рухи кыйммәт дип өйрәттеләр. Әтисе:

– Аристотель дә: «Платон миңа дус, ләкин хакыйкать кыйммәтрәк», дигән бит, – дияргә яратса, әбисе исә: «Туры сүзем таш ярыр», – дип куя иде. Өстәвенә әбисе – намазлы-ниязлы кеше. Биш вакыт намаз аның яшәү рәвеше кебек, уразаны да һич калдырмый. Элеонорага да кечкенә чагында догалар өйрәтте ул, тик үсә-үсә кызның кызыксыну юнәлешләре башка якка – дөнья гыйлемнәре үзләштерүгә, спортка, яшьтәшләре белән аралашуга китте. Әйе, ни әйтсәң дә, «Үә мәл-хәйәәтү-ддүнйәә иллә мәтәәгүл-гүруур» (дөнья – ул сезнең кулыгызда бер алдавыч уенчыктыр).

«Дога – гыйбадәтнең җелеге, намазга басарга да вакыт», – дип тәкрарлаган әбисенең сүзен игътибарга аласы итмәде кыз. Әбисе үгетләп тә, ачуланып та карады, тик оныгы намазга басарга ашыкмады, аны ничектер икенче пландагы әһәмиятсезрәк нәрсә дип шәрехләде. Ах! Ничек ялгышкан ул! Ничек әбисенең «Фәз күруунии әзкүркүм!» (әй, бәндәләрем, искә алыгыз Мине сөенечле вакытыгызда, искә алырмын сезне авыр вакытыгызда) дигән кисәтүе хакында фикерләп карамаган.

Бу үкенү соңрак киләчәк, ә хәзергә ул дәрәҗәле мәктәптә белем ала. Тик монда бөтенләй башка төрле ориентирлар.

Дәреслек болай аңлата: «Борынгы ыруглык чорында кешеләр тупас көчкә генә буйсынган. Тора-бара, җәмгыять тормышы үзгәрешләргә дучар була башлагач, башлыклар, гади халык төркемен буйсындырып тоту өчен, тупас көчне канунлаштырган. Шулай булгач, канун ул – шул ук көч инде, бары тик цивилизация битлегенә генә төренгән. Димәк, кем көчле – дөреслек шуныкы. Ә кем көчле? Кемдә алтын – шул көчле».

Яңа җәмгыятьнең пароле – ул көч һәм икейөзлелек икән. Ә инде сәясәт дигәннәре әхлак белән бөтенләй дә килешми, чөнки алдашу, хыянәт, мәкер, кирәкле һәрнәрсәне сатып алу ише түбәнлекләр уңышлы сәясәтнең шартлары булганлыктан, сәясәт-пычрак нәрсә дигән әйтем киң таралган.

– Ничә гасырлар буе яңгыраган «Liberte, egalite, fraternite» (ирек, тигезлек, туганлык) дигән шигарьләр гомумән дә халык массаларының аңын томалау өчен генә кулланыла, – ди дә укытучы, бармакларын җәеп, кулын алга суза. – Күрегез, бармаклар тигезме? Тигез була да алмый. Кешеләр дә шулай. Акыл, сәләт, физик көч төрле кешедә төрлечә. Табигатькә каршы барып кына аларны тигезләргә була. Менә ничек: – укытучы кулын йодрыклый, – менә хәзер алар тигез. Ирек дигәне исә, гомумән, абстракция гына. Ирек ул бөтенләй башка нәрсә. Хәзер аңлатам.

Аннан укытучы сорау куя:

– Әйтегез әле, нәрсә ул акча?

Төрле яктан төрле җаваплар килә.

– Юк, берегезнең дә җавабы дөрес түгел. Акча – ул ирек. Димәк, ирек – ул акча; алтынлы, ягъни акчалы кеше чын мәгънәсендә ирекле кеше. Ә инде туганлык дигән нәрсәгә килсәк, тамырлары тарих төпкеленнән килгән халык аны үзенең бик тә мәгънәле бер гыйбарәсендә уналтынчы гасырдан башлап болай аңлаткан: брат братның көтү көткәненә рад. Борынгы рим шагыйре Плавт бу турыда кискенрәк тә итеп әйткән: «Homo homini lupus est» (Кеше кешегә бүре). Төшендегезме инде?

Мәктәптә иң игътибар ителгән нәрсә – ул пропаганда фәне. Һәм аны үзләштерүгә карата катгый таләпләр куела иде. Халык аңы белән ничек идарә итүгә аеруча басым ясала... Бу манипуляция, нигездә, массакүләм матбугат чаралары (укытучы аларны җәмгыятьнең нервлары дип атады) ярдәмендә башкарыла икән. Элеонора хәтерли әле, беренче дәрестә үк укытучы бу чараларның яңа җәмгыять төзүдәге ролен ассызыклап, Йосеф Геббельс сүзләрен китергән иде: «Бирегез миңа массакүләм информация чараларын һәм мин теләсә кайсы халыктан дуңгыз көтүе ясармын». Шулай ук «Информация кем кулында булса, шул – дөньяга хуҗа» дигән афоризмны да бик еш тәкрарлап тордылар. Ә инде киләчәк җәмгыятьнең Конституциясенә килгәндә, анда халык өчен дип язылган хокукларның күпчелеге фактта фиктив, ягъни чынбарлыкта куллану өчен яраксыз булачак. Массаларны сәясәттән, тормыштагы проблемалардан читләштерү максатында исә Римның «Panem et circenses» («Икмәк һәм тамаша») дигәнен үрнәк итеп алып, халыкка вакыт-вакыт төрле тамашалар, бигрәк тә спорт ярышлары оештырылып торачак икән.

Менә шундый төшенчәләрне үзләштереп укыды кыз. Монда аларны кырыс реалистлар итеп, хәтта ки хиссез-моңсыз роботлар кебек итеп әзерләделәр... Сагыну-сагышлар, үкенү, хакыйкатькә омтылу, ярату-сөю, кызгану, ярдәм итәргә теләү кебек кешегә хас эмоцияләрдән алар азат булырга тиеш иде.

Укуының соңгы елында Элеонора яшьләрнең «Реалистлар» төркеменә керде, чөнки моннан «Прагматиклар» фиркасенә туп-туры юл. Тик максатына бик озак ирешә алмый йөрде кыз. Чөнки... чөнки ул ирекле, ягъни акчалы түгел иде. Гаиләсендәге бер вакыйга гына аңа хыялына ирешергә мөмкинлек бирде.

Әбисе еш кына үзенең әбисен әхлак эталоны буларак искә ала иде. Ерак әбиләре балалар сәнгать мәктәбендә директор булып эшләгән. Татарларга хас сыйфат: эш аты булган, вазифасына зур җаваплылык белән караган. Үзенә зур таләпләр куйгангамы, кул астындагылардан да эшләрен тиешенчә башкаруларын таләп иткән. Эш таләп иткән – бары тик шул гына, ләкин, гомумән алганда, аларга карата йомшак мөгамәләдә булган. Әлеге демократия, либераллык аңа кыйммәткә төшкән: әбисенең таләпләрен өнәмәгән ике хезмәткәр, коллективны аңа каршы котыртып, ул шундый, ул мондый, дип, төрле ялалар ягып, бу эзәрлекләүгә ата-аналарны да тартып, әбисен директорлыктан алдыртуга ирешкәннәр.

Элеонора бу турыда кечкенәдән ишетеп үскәнгә, чыгарылыш сыйныфына җитәрәк, әлеге ерак тарихны үзенчә анализлап карады һәм, алган белемнәренә таянып, шундый нәтиҗәгә килде. Әле бит урыс патшасы Пётр I үз заманында болай дигән: «Кешеләрдә дөреслек бик аз, ә мәкер күп». Бәс, шулай икән, ягъни яхшы күңелле кешеләргә караганда начарлары күбрәк икән, алар белән идарә итү дә авторитар, алай гына да түгел, куркыту белән булырга тиеш. Кул астыңда эшләүчеләр салып куйган киемеңнән дә курыксыннар!

Ерак әбисе, идарә итүдә демократик мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышып, бик нык хаталанган. Әйе, Элеонора өчен бу зур сабак. Әнә укытучылары да тукып тора: «ХIХ гасыр галиме Маркс «Бытие определяет сознание» дип искәртүгә карамастан, гасырлар узып, бөтен дөньясы үзгәреп бетсә дә, көнкүрештә әллә нинди техник җиһазлар кулланыла башласа да, том-том китаплар, картиналар язылса да, гаҗәеп музыкаль әсәрләр тудырылса да, интернет әллә нинди яңалыклар, искитмәле хәлләр турында шауласа да, кеше дигәнең үзгәрешсез кала, ул консерватив: һаман шулай эгоист, көнчел, мин-минлекле, явыз; аның яшәү прицибы – үземнеке үзәктә, кешенеке кештәктә. Менә шундый җан ияләре белән җитәкчелек итү өчен, кырыс реалистлар кирәк шул. Ә ерак әбисе, күрәсең, романтик булган, шуңа да картиналар язгандыр инде ул. Аның ике картинасы пейзаж булса, өченчесендә – «Әнием мирасы» дип аталганында – чигүле намазлык, яшел дисбе һәм Коръән китабы сурәтләнгән иде. Ерак әбисеннән калган ике картинаны аукционга куеп саттылар. «Әнием мирасы» дип аталганын, ерак әбиебезнең ядкаре дип, үзләрендә калдырдылар. Картиналарны сатудан кергән акча гаиләнең матди хәлен көткәннән дә югарыга күтәрде, бу инде Элеонораның юлында яшел ут кабынуга тиң иде. Ул алтын яшьләр арасында бөтерелә башлады. Озак та үтми аны «Прагматиклар» фиркасенә дә кабул иттеләр. Сәясәттән аермалы буларак, суд өлкәсендә хакыйкать хөкемлек итә дип (гаиләдә салынган оеткы тәэсир итми калмагандыр шул), Элеонора тикшерүче булып эшли башлаган иде. Фиркагә керүгә, аны өлкән тикшерүче итеп куйдылар. Ә инде күп тә үтми, кызның һәр эшкә җаваплы карап, тырышып эшләвен, проблемаларны аек акыл белән хәл итүен, мәсьәләгә һәрвакыт практик якын килүен исәпкә алып булса кирәк, судья итеп билгеләделәр.

Ябык мәктәптә аларны, судьяда хөкем ителүчегә карата бернинди кызгану хисе булмаска тиеш, дип өйрәттеләр. Җинаять кылган икән, җәзасын алсын. Җинаятьчегә карата симпатия туу – бөтенләй дә мөмкин булмаган хәл: юкка гынамыни үлчәү тоткан хөкем алласы Фемида барлык дәреслекләрдә дә күзләре бәйләнгән килеш сурәтләнә. Җәза карары фактлар нигезендә канунның хәрефенә кадәр туры китереп чыгарылырга тиеш. Гадел хөкемнең тагын бер шарты – ул инде һаман шул Пётр I әйтеп калдырган кагыйдә: «Надлежит законы и уставы писать явно, чтобы не перетолковывать». Судьяның, киләчәктә төзәлергә мөмкинлек бирергә кирәк дип, җинаятьчене акларга яки җәза чарасын киметергә хакы юк – ул тәрбияче түгел; кылынган җинаять өчен башкаларга да сабак булырлык җәза бирергә тиеш. Карар чыгару процессына бернәрсә дә тәэсир итә алмый, бигрәк тә акча төртүришвәт турында сүз дә булу мөмкин түгел. Судьяларның эш хакы шактый югары булып, взятка алучыны үлем җәзасы көткәнлектән, бу турыда хәтта уйларга да ярамый. Өстәвенә судьяның ялгыш карар чыгарырга һич кенә дә хакы юк. Әгәр дә судья, ялгыша калып, идарәче даирәләр бу турыда белеп алса, судья үзе җәзага тартылачак, хәтта аны үлем җәзасына хөкем итәргә мөмкиннәр. Бу хәл бигрәк тә сәяси җинаятьләргә карата чыгарылган хөкем карарларына кагыла, чөнки яңа җәмгыять кануннары буенча иң зур җинаятьче дип хөкүмәткә, идарәче фиркагә каршы чыккан кеше санала. Шулай итеп, Элеонора нык үзләштергән белеме нигезендә, кырыс, хәтта ки аяусыз судья иде. Бернинди эмоциональ халәт: елмаю-көлүләр яки күз яшьләре, хәйлә, адвокатларның ялкынлы нотыклары Элеонораны теге яки бу якка авыштыра алмый. Ул таш кыя кебек үз урынында нык утыра, катгый принципларыннан чигенергә аны бернәрсә дә мәҗбүр итә алмый.

Шул рәвешле, еллар йөгерә торды. Элеонора да, ире дә тырышып хезмәт иттеләр, кызлары Эльвина рәсем ясауга сәләтле булып, сәнгать мәктәбендә укый иде. Эльвинага ундүрт яшь тулачак Яңа елны алар, гадәттәгечә, Мальдив утрауларында – океан яры буенда ук урнашкан виллаларында каршыладылар. Яңа елның беренче көнендә ире Ян белән Элеонора – Мале шәһәренең икенче читендә яшәүче дусларына, Эльвина исә, мольбертын күтәреп, океан ярына эскизлар ясарга дип төшеп китте. Ә ике сәгатьтән цунами яр буендагы барлык йортларны, шул исәптән Элеонораларның виллаларын да диңгезгә юып төшергән иде.

Өсләренә ишелеп төшкән бу кара кайгы Элеонораларны сытты, изде. Хатынның аңы томалангандай булды. Ул эшен ташлады. Өй эчендә кара күләгә кебек анда-монда сугылып, миңгерәйтелгән кешедәй йөрде. Ничек инде аның бердәнбер газизе – кызы юк?! Ничек алай булырга мөмкин?! Әнә бит өй эчендә һәммә нәрсә аның элек тә булганын, хәзер дә барлыгын сөйләп тора. Элеонора, саташкандай, баласының киемнәрен, сумкаларын капшый, аннан аларны күкрәгенә кысып, кайнар күз яшьләренә манчый. Йөрәге сыкрап, бик озак итеп зал түренә эленгән натюрмортка – газизенең иҗатына карап тора. Анда сурәтләнгән күктәтиләр, ромашкалар, үлән сабакларын сыйпый. Бу авыр, иге-чиге күренмәгән саташулы төштән һич кенә дә айныр чара юк. Ире Янның да чигә чәчләре агарып чыкты, ул ничектер бөкрәебрәк калды, һич тә элеккеге – җеп белән тарттыргандай төз гәүдәле хәрби димәссең. Ян казинога йөрүен дә, гольф уйнавын да ташлады. Берәр шөгыль булсын дипме, эшеннән кайткач, интернет архивларда казынып, борынгы бабаларын, нәсел җебен эзли башлады. Элеонора да, чарасызлыктан, гөлләр, чәчәкләр үстерергә тотынды. Тик инде ул бер генә чәчәкне дә өзә алмый: чәчәк өзәргә үрелсә, гомере киселгән кызы искә төшеп тетрәнеп китә, кулы һавада асылынып кала. Әниләренә барганда да, ул элеккечә чәчәк бәйләме түгел, хәсрәттән тагын да картаеп киткән кадерлеләренә чүлмәге белән гөл алып бара торган булды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2017

Фото: pixabay

 

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X