Логотип Казан Утлары
Иң шәп хикәя бәйгесе

Мизан бураны (хикәя)

Кызганыч! Сиксән ел гомернең шушылай бетәчәге кызганыч иде! Алар бит икесе дә ап-ак түшәкләргә ятып, балаларына акыллы сүзләр әйтеп, яхшылап бәхилләшеп, матур үлем турында хыялланганнар иде...

Көн кичкә таба авышса да, Сәйдә карчык белән Зарифа карчык
әллә ни ашыкмадылар. Ара ерак түгел, ат юлны белә, ә төн аяз
булырга охшаган иде. Әле мәҗлес беткәч тә алар, йокы бүлмәсенә
чыгып, Балтай (Бал түтәй) белән әллә ни кадәр сөйләшеп
утырдылар. Ике ел элек, Бәләкәттәйнең (Бәләкәй түтәй) җеназа
мәҗлесендә очрашканнан бирле күрешкәннәре юк иде әле. Утыра
торгач вакыт та җитәрлек узган. Инде өйдәгеләр кунарга калу
турында да сүз кузгата башладылар. Балтай ныклап ук кысташа
башлады:

– Ярар, әллә нигә бер килеп, кунып китсәгез дә гөнаһ булмас. Иртәгә таң башыннан кузгалырсыз. Әнә, телефон бар, шалтыратып кына әйтәбез дә хәзер. Гөлчәчәк, бәбкәм, бар әле телефонны кара, эшлиме?

Шул арада, сап-сары чәчле матур кызчык, әбисенең итәгеннән шуып кына төште дә, түр бүлмәгә таба йөгерде.

– Юк, юк, юк, Балтайкаем, мәшәкатьләнмәгез дә, нитмәгез дә. Кайтабыз. Мөхәммәтгазиземнең иртә таңнан ат җигеп эшкә менәсе бар. Юк, юк. Кайтабыз, – дип тәкрарлый-тәкрарлый, Сәйдә карчык кайтырга җыена ук башлады. – Әйдә, кем, ни, Зарифа, киен син дә. Кузгалыйк, Аллага тапшырып.

– Ыкы, ыкы, – ди-ди, Зарифа карчык та караватка өеп куйган киемнәр арасыннан үзенең тунын тарткаларга кереште.

– И-и-и, юкка сүз кузгаттым ахрысы. Утырыр идегез әле бераз. Аннары, әнә, Шәрифҗан озата барган булыр иде, – дип, Балтай ашыга-ашыга түр бүлмәгә чыгып, аш өстәленнән күчтәнәчкә дип, аннан-моннан камыр ризыклар чүпли башлады. Сәйдә карчык, матур беләзекле кулларын Балтай ягына болгый-болгый, чыгуга таба ашыкты.

– Берни кирәк түгел, Балтайкаем. Сыйландык, булды. Мәшәкатьләнмә дә, нитмә дә, салма бер әйбер дә. Менә исән-сау гына кайтып җитсәк, шуңа бик шөкер.

...Алар күрше авылның капкасын чыкканда, караңгы төшеп, буран уң яклап, басудан себереп китергән карны юл кырыйларына сылап маташа иде инде. Әлегә әллә ни куркыныч күренмәсә дә, көчәергә исәпли ахры, дип, Сәйдә карчыкның эче сызып куйды.

– Кай арада кузгалган бу буран?

Сәйдәнең пошынуын сизенгәндәй, Зарифа да, әллә ниләр күрер кешедәй, элпәле күзләрен буран аша караңгы басуга текәде.

Зарифадан аермалы буларак, Сәйдә карчыкның ат чанасына утырып гомерендә беренче тапкыр төнгә каршы юлга чыгуы түгел иде, әлбәттә. Буранда да калгалаганы булды. Бүген дә хәл гадәттәгечә кебек иде. Тик ат кына, нидәндер шикләнгәндәй, колакларын торгызып ашыга. Курыкканга юш килә, дигәндәй, кинәт урман ягыннан җилгә ияреп бүре улаган тавышлар да ишетелгәләп куйды.

– Сөбханаллаһ! – Зарифа карчык, җылы толыбы эченнән мамык шәлгә төргән башын чыгарып, тавыш килгән якка колагын куйды.

– Буран күргәнең юк мәллә, шаккаттың, – дип дустын ачуланган булды Сәйдә карчык. – Курыкма, җил урман ягыннан исә. Тапмыйлар алар безне.

– Тапмас, ди. Бүре бит ул! – Зарифа карчык юлдашына көлемсәр караш ташлады.

Бераз икесе дә тын гына бардылар. Зарифа карчык, зур толыбын сөйрәп, чананың түренә үк шуышып килде дә, аркасын чана кырыена терәп, дилбегәне җай гына тарткалап баручы Сәйдә карчыкка таба борылып утырды.

– Яшь чаклар түгел шул, Сәйдәкәй. Бирешеп киттек бераз.

– Юк сүз сөйләмә, Зарифа. Нинди бирешү ди? Карт кеше, әнә, урын өстендә ята. Ә без әле-е-е! Аллага шөкер, ат җигеп, буранда сызгырып аштан кайтып киләбез!

Зарифа карчык эндәшми генә тагын елмаеп куйды.

– Картлык безгә якын килергә куркып тора ул, Зарифа. Без тиз генә картаер өчен шушы тормышны кордыкмыни? Син картлык дип телеңә дә алма башка. Исемен әйтүгә, шалт итеп килер дә басар яныңа.

Сәйдә карчык шәпләнеп, кулындагы камчысын өскә алып селкеп, «һай-һай»лап атны куган булды.

– Әле үткән көз Сәкинә карчык урманнан төшеп килә иде, – дип дәвам итте Сәйдә. – Мин бозаулар алып төшеп киләм. Нишләп йөрисең болай бик иртә, дим? Әй, ди бу, иртән торсам – картлык өскә атланган, чир бугазга ябышкан, ди. Мин әле сезне шушылай өскә атландырып ятыйммы, дидем дә, сикереп торып урманга менеп киттем. Менә, бераз язылып төшеп киләм әле, ди.

– Сәкинә карчыкмы? Илаһым, ул гомергә шул булды. Туксан тулгач, яңа тешләр чыга башлый икән, дип, шатланып йөри, ди.

– Ник, чыксын! Яңалары чыксын.

Карчыклар кеткелдәп көлешеп куйдылар. Икесенә дә бераз хәл-куәт кереп киткәндәй булды. Буран да тынып киткән сыман тоелды. Алар, кәефләнеп, иреннәрен генә кыймылдатып пышылдап, нидер укый-укый, төймәләнгән изүләрен ачып, куркудан кысылган күкрәкләренә иркен сулыш алдылар.

Ике авыл арасы ерак түгел, нибары дүрт чакрым. Төн аяз булса, утлары әллә кайдан балкып, үзенә чакырып торыр иде. Утлар бүген алдан да, инде арттан да күренмәде.

– Сәйдә, – диде Зарифа карчык. – Безнең синең белән болай чанага утырып чыкмаганга да хәйран еллар бит инде.

– Менә, чыктык бит. Буран кузгалды хәтта.

Авыл фермасын узуга, юл тармакланып, бер чаты кыйгачлап басуга алып чыга. Шул басу юлыннан ялгыш менеп китмәсәк кенә ярар иде, дип пошаланды Сәйдә. Шуңа күрә, як-ягына каранып, һаман юлны чамаларга тырышты. Юлдашын борчуга салмас өчен, ул бу шиген кычкырып әйтмәде. Аннары, толыбы эченә сыенып, күзләрен йомып, баядан бирле дога укып баручы дустын бүлдерәсе дә килмәде. Дога кирәк иде бүген аларга!

Бу вакыт эчендә, авыл зиратын инде күптән узган булырга тиеш булсалар да, аңа җитәрәк менәсе текә тауга да килеп җитмәгәннәр иде әле. Сәйдә зур түземсезлек белән атының шул тауга күтәрелә башлавын көтте.

Кинәт, якында гына бүре улаган тавышка, барган җиреннән ат сискәнеп туктап калды. Сәйдә карчык, көр тавыш белән «на-на-на»лап, дилбегәне күпме генә селтәсә дә, ат бер адым да атламады. Хәтта аның алда барлыгы да күренмәде. Чөнки күз ачкысыз кара буран, шушы чанада утыручы икәүне генә яшәештән аерып аласы килгәндәй, аларны тоташ стена булып уратып алган иде.

– Килеп җиттек, Зарифа. Ач капкаңны киереп, – диде Сәйдә, дилбегә тотып өшегән кулларын тыны белән җылытып.

– Аллаһның кодрәте шушы микәнни, Сәйдә? Аллага тапшырган!

Карчыклар тын калып, бу киеренкелекнең ни белән бетәсен көттеләр. Вакыт аз иде. Уйларлык та вакыт юк иде. Әйтерсең, яшәеш аларны бураны белән кысрыклап кара стенага китереп терәде дә, сакка бүреләрен утыртты.

Кызганыч! Сиксән ел гомернең шушылай бетәчәге кызганыч иде! Алар бит икесе дә ап-ак түшәкләргә ятып, балаларына акыллы сүзләр әйтеп, яхшылап бәхилләшеп, матур үлем турында хыялланганнар иде.

– Сәйдә, селкенми генә утыр. Артыңа борылма. Ахры, артыңда бүре тора. Эндәшмә, – диде Зарифа карчык, пышылдап.

Сәйдә эчтән генә калтырап куйды. Гөжләп башына кан йөгерде. Кинәт тирәяк чайкалып тора башлады. Ул, бүренең алдына ук тәгәрәп төшүдән куркып, аякларын җай гына шудырып, тезләрен Зарифаның җылы тәненә терәде.

– Килеп басканмы, Зарифа? Артта ук торамы?

– Буран тынып торган арада башы күренеп киткән сыман. Толыбыңа каплан да әкрен генә чанага ят.

Сәйдә карчык шулай эшләде дә. Хәзер инде икесенең дә колагына бүре улавы да, буран сызгыруы да түгел, доң-доң йөрәк тибеше ишетелде. Доң-доң, доң-доң! Соңгы тибешеме? Яшәргә иде, диешеме?

– Безнең ат исән микән ул?

– Белмим? Исәндер, – дип җавап бирде Сәйдә.

«Килдеңме тагын, әй син, зур башлы соры бүре? – дип күңеленнән генә эндәште Сәйдә. – Ничә тапкыр юлыма чыгып та тотынмаган идең? Әле бураннар булыр, очрарсың, дигән идеңме? Теге вакытта, чанага салып төрмәгә алып киткәндә дә чыккан идең. Аша, өзгәләп ат, дип ялвардым. Тимәдең! Рәнҗедем сиңа! Менә тагын килеп артыма бастың. Бу юлы рәнҗеп калмасын, дисеңме?»

– Сәйдәкәй, – дип, уйларыннан бүлдерде аны Зарифа карчык. – Әйдә, мондарак шуыш. Икебез бер тирәдәрәк булыйк. Эзләүчеләр булса, дим.

– Ни сөйлисең син, Зарифа? Үзебез кайтып җитмәбез, дисеңмени?!

Сәйдә карчык акрын гына алга табан шуышты да Зарифа карчыкның итәгенә башын салды. – Кайтабыз, Сәйдә, кайтырбыз. Менә таң сызыла башлагач та, буран басылыр. Кайтырбыз, иншаллаһ, – дип пышылдады Зарифа.

– Бүре һаман шундамы, Зарифа? Күренәме?

Сәйдә карчык, толыбыннан башын чыгарып, тын гына бүре булырга тиешле якка карап торды, тик эндәшмәде.

– Зарифакай, син миңа рәнҗеп китмә инде, яме.

– Нәрсә өчен?

Зарифа, кайчандыр Сәйдәнең авызыннан шушы сүз чыгар, дип көткән иде. Көтә-көтә, ни өчен икәнен дә, көткәнен дә оныта башлаган иде инде.

– Теге еллар... 43не әйтәм инде.

Зарифа карчык авыр сулап куйды.

– Буласы булды инде, Сәйдә. Рәнҗешләр дә күңелдә йөри-йөри искерделәр. Тузанга әйләнеп сибелеп кала баралар. Рәнҗемим, Сәйдәкәй, рәнҗемим. Син дә миңа рәнҗемә.

Карчыклар тагын тынып калдылар. Аларны инде, котырынган буран да, хәтта бүре дә куркытмый иде кебек. Алар, шушы аяусыз төндә пышылдашып кына булса да, гомер буе күңелләрен сызлаткан төенне чишәргә, ниһаять, андагы рәнҗеш-үкенечләрне шушы буранга чәчеп, бушанып калырга телиләр иде кебек. Шуңа буран да күмеп китәргә ашыкмады, һәм бүре дә, өсләренә ташланудан тыелып, бу икәүнең сүзләре беткәнен сабыр гына көтте сыман. – Авыз тулы кара кан булса да, кешегә сиздермәдек, дус яшәдек. Рәхмәт сиңа шуңа, – диде Сәйдә, Зарифага сыена төшеп.

Зарифа карчык үрелеп, толыбының итәген тартып, Сәйдәнең ачылып киткән иңнәрен каплады.

– Сәетгалиемнең бәхете булмады. Дөньяда урынын таба алмый бәргәләнде-бәргәләнде дә китеп барды. Уллары да гомерле булмады. Нәселе корысын, дип рәнҗегән булгансыңдыр. – Ә минекеләр, Зарифа?

Сәйдә, башын күтәреп, күзләре белән Зарифаның йөзен, карашларын эзләде.

– Аллаһы Тәгалә күптән бизмәненә салган инде, барын да. Оҗмаһы да, тәмугы да шушында булган, Зарифакай.

Зарифа карланып туңган бияләйләре белән битләрен, күзләрен сыпырып куйды.

– Синең ул көнне минем йортка тентү җибәргәнеңне ишеткәч, җир убылгандай булды. Балалар өчен курыктым. Өйдә булган бар ризыкны җыеп, төенчеккә төйнәп, бакчага, кар астына алып чыгып күмдек. Ходаем, өлкәнем Сәетгалиемне генә алып китмәсәләр ярар иде, дип Аллаһтан ялвардым. Ул безне ач үлемнән коткаручы иде. Инде котылдык, дигәндә, Шәрифулла килеп керде. Ломы белән бар җирне тишкәләп бетерде. Сине коткарасы килгәндер. Аны да син җибәргән, диделәр.

Сәйдә карчык, бер-берсеннән йөзләрен яшергән шушы мәрхәмәтле буранда, дустының хөкемен кабул итәргә әзер иде.

– Җибәрдем, Зарифакай. Минем дә бит, синеке кебек, итәк тулы бала иде. Шул кемдер урлаган өч йөз илле грамм икмәк өчен төрмәгә барасым килмәде.

Зарифа эндәшмәде. Ул, чана кырыена башын куеп, тын гына сулкылдады.

– Бүре, имеш, – диде Сәйдә. – Бүре дә булдымы безгә дошман, Зарифа? Безнең теткәләнеп беткән җаннар кирәк микән аңа? Безнең агулы итне ашамый ул.

Игелекле иде буран! Ул, бу икәүнең әле яшьләрен, әле елаудан калтыранган иңнәрен, әле бозлана башлаган итәкләрен себереп, туктаусыз чана тирәли әйләнде. Карчыкларның авызыннан чыккан һәр сүзнең сер икәнен белеп, башка беркем ишетмәслек итеп, кайсын-кая куды, таратты, йотты, гаип итте.

– Сәетгалиеңнең гаебе зур икәнен белдең, Зарифа. Тик, ләм-мим, беркемгә дә белдермәдең. Сәйдә калтыранып, әллә сулыш алырга, әллә тамагына утырган төерне йотарга дип тукталып калды. Аннары, кытыршы куллары белән Зарифаның өшегән аякларын, кулларын сыпырды.

– Мин хәзер рәнҗемим. Оныттым инде мин аларны, Зарифа. Бәлки, мин дә шулай эшләгән булыр идем... Балалар бит. Ачлык, ялангачлык... Кеше кешене ашарга әзер чаклар иде шул. Зарифа эндәшмәде. Ләкин толып аша Сәйдә аның авыр сулавын да, сулкылдавын да тойды. – Елама, Зарифа, мин аны шул вакытта ук аңлаган идем инде. Исламгалинең үчен аласың килде синең.

– Юкны сөйләмә. Үч аласым килсә, сине төрмәгә алып киткәч, өч балаңны үземнең дүрт ач тамак янына сыйдырыр идемме? Аннан әйләнеп кайтканыңнан соң, йорттан-йортка тилмереп йөрмәсен дип, үзеңне дә керттем. Миндә яшәдең. Үч, имеш. 41дә үк үлгән иде бит инде Исламгали. Болай да тилмереп җан биргән кешенең үчен алып буламы?

Зарифа, дустының салкыннан кызарып шешенгән кулын өстеннән алып, читкә этмәкче булды. Ләкин, базнат итми, аны ипләп кенә, әле аз гына җылысы калган толыбы астына яшерде.

– Яхшы күңелле кеше син, Зарифа. Шуңа Исламгали сине яратты.

Зарифа карчык, урыныннан калкып, Сәйдәнең йөзен күрәсеме, әллә иңнәреннән аласымы итте. Тик хәле җитми, кире чүкте.

– Сәйдә, кузгатмыйк Исламгали рухын. Хәзер нигә кирәк? Ул бит безне ташламады. Үпкә чире белән комиссовать итеп кайтаргач, ут күршебез Хәтмулла, дезертир дип, ялган данын таратты. Син аны яклап сүз әйтә ала идең. Син дә үчләштеңме?

– Ничек итеп? Ул минем сөяркәм, дип яклап барырга идеме? Заманасы нинди иде соң? Зарифа карчык эндәшмәде.

– Утырып кайтканнан соң, кеше миннән йөз чөергәндә, мине дустың иттең, – диде Сәйдә, елаудан шешенгән йөзен өшегән куллары белән каплап. – Син кылган изгелекләрне кайтарып бетереп булмас, Аллаһ шаһит.

– Барында да Сәетгали хакы. Мин дә бит синең алда бурычлы идем, – диде Зарифа, ниндидер хәлсез тавыш белән. – Минем дә бит, бер килеп, Аллаһ каршына басасы булыр... Сүзләр өзелде.

– Менә бәхилләштек тә.

Сәйдә әллә нидән сискәнеп, дусты ягына күз ташлады. Зарифаның йөзе тыныч, күзләре йомык иде. Дога укый, дип уйлады Сәйдә. Аннары, үрелеп кенә Зарифаның агарынып киткән йөзен толыбының киң якасы белән каплап куйды да, аны гәүдәсе белән ышыклап, бүреле якка борылып утырды.

– Ашаса мине ашасын, Зарифа. Мин әзер! Син качып кал! Сиңа тими ул. Ул минем арттан килгән. Мине күптән сагалап йөри инде ул, ач соры бүре. Күрдеңме, кылган гөнаһларым бүре булып минем артыма баскан. Йә, Хода...

Сәйдә карчык, тезләренә басып, өшегән кулларын күккә, бураннан да югарырак күтәреп, анда өстә кемнеңдер җылы кулын тоясы килепме, бер талпынды да хәлсезләнеп чанага ауды. ...Таң сызылганда, буран да тынды. Кайдадыр якында гына мотор тавышы ишетелде. ...Эзләүчеләр, чана янына килеп җиткәч, сәер күренештән аптырап калдылар. Бу урында бервакытта да кот салмый. Ике авыл арасындагы юл, төн буе буран себергәнгә көзге кебек ялтырап тора. Сәйдәнең аты, туры юлдан бер адым да тайпылмый, зират янындагы тау итәгенә килеп туктаган. Карчыклар, әйтерсең, бераз хәл алыр өчен генә туктаганнар да, елмаешып, мамык шәлгә төргән башларын җылы толыпларыннан салкынга чыгарып, чана түренә сөялгәннәр иде. Ә әйләнә-тирәдә төн буена бүре туе булган кебек, чана тирәсе эре-эре эзләр белән тапталып беткән иде.

 

 
"КУ" 3, 2017
Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев