Логотип Казан Утлары
Иң шәп хикәя бәйгесе

Кыйбла (хикәя)

Өметләребез аңа аһ-һай зур иде. Төпчегебез. Олы кеше булыр, дидек. Үзебезнең авыздан өзеп, ул нужа күрмәсен дип, булдыра алган кадәр акчасын җибәреп тордык. Ә ул анда барган елны ук Марҗый белән танышкан. Безнең хәер-доганы көтеп тормады шул...

Кешеләрне аңлавы авыр хәзер. Әллә мин дөньядан артта калдым инде. Кыйбла бары берәү генә булырга тиеш кебек иде бит. Аны сумнарда да, килограмм яки чакрымнарда да күрсәтеп булмый иде. Аның исеме дә ИЗГЕЛЕК дип аталырга тиеш иде. Ә хәзер һәркемнең үз Алласы. Кем аны БАЙЛЫК дип, кем МИН дип атый. Кем өчендер ул дәрәҗәле урын, кем өчендер мизгеллек рәхәт чигү... Шулар өчен адәм баласы барысына да әзер. Соңгы вакытта БАЛА дигән кыйблага табынучылар күбәйде бугай, һәм ул барысын да колачлый: бала дигәндә минминлек тә онытыла, байлыкның да нинди юл белән килгәне мөһим түгел. Язылмаган кануннарны гына түгел, язылганнарын урап үтүчеләр дә күп...
...Казан вокзалына «Мәскәү – Ижау» поезды китәргә берничә минут кала гына йөгереп барып җиттем. Мин вагонга атылып килеп кергәндә, утырасы пассажирлар урнашып беткән иде инде. Проводник хатын, купе ишекләрен ачып, озатучыларга вагоннан чыгарга кушып йөри. Мине күрүгә, канәгатьсез чырай белән генә:
– Поезд өч минуттан кузгала! – диде дә, билетымны да карап тормыйча, купега таба уздырды.
Менә мин кайтасы купе. Ишек төбенә килеп җиткәч, туктап, башымны күтәреп, тагын номерына карап алдым. Әйе, алтынчы, минеке. Мәскәү белән Ижау арасын еш таптаганга, купе номерларына карата миндә кызык фикер урнашкан иде инде. Алтынчы купеда минем бер дә тыныч кына кайта алганым юк. Нинди дә булса йә көлкеле, йә кызганыч хәлгә юлыгам. Башымнан: «Бу юлы нәрсә булыр икән?» дигән уй йөгереп узды.
Ул арада ишектән дүрт-биш яшь чамасындагы кызчык чыгып чапты. Аның артыннан бер яшь ир-ат күренде. Миңа карашы белән дә тукталып тормыйча бәрелә язып узды. Аның:
– Лиза, остановись! Тебе нельзя одной ходить по вагону! – дип кычкыруын кызчык ишетмәгәндер дә. Ул вагон ишеген җиңел генә ачып, аргы якта югалырга өлгергән иде инде.
– И-и-и! Тотарсың аны тотмыйни алай гына! Терекөмеш белән бер бит ул.
Мин кеткелдәп көлгән тавышка борылып карадым. Купе ишегеннән башын чыгарып, яулыгын өчпочмаклап бәйләгән бер әбекәй коридордагы чабышны күзәтә икән.
Ул чыккан ишектән мин кердем. Керүгә, ярыйсы ук карт күренгән әбинең, җилкәсеннән кочып утырган бер ханым урыныннан торып басты.
– Әйттем бит, әнкәй, Ходай бер җаен бирер әле, дип. Хәзер, сөйләшеп карыйм.
Аннары ул, русчага күчеп, әнисенә астагы урынга билет ала алмавын, аның яшендә өскә күтәрелү бик авыр буласын тәфсилләп аңлатты, мөмкин булса, астагы урынымны әбигә бирүемне үтенде. «Минем дә яшь кыз чагым күптән узды инде. Минем яшьтәгеләргә без үскәндә күптән әби дип эндәшәләр иде». Мин, әлбәттә, шулай дип уйладым гына. Каршымда яулыгын җилкәсенә төшереп бәйләгән мөлаем татар карчыгы утыра, сабыр гына минем сүземне көтә иде. Кайткан саен ак яулыгын җилфердәтеп капка төбендә озатып калучы әнкәем күз алдыма килде.
– Борчылмагыз, үзем менәрмен өскә. Миңа бер дә кыен түгел, – дидем.
– Әй, Ходайның рәхмәте төшкере, үзебезнең кеше икән бит. Миһербанлы бәндәләр белән юлдаш иттең, Аллакаем. Мең шөкер, мең шөкер! – дип тәкрарлады әбекәй.
Озатучы кызы да май кояшыдай елмаеп җибәрде.
– Бик зур рәхмәт инде. Сез, зинһар, әнкәйгә күз-колак булыгыз инде. Русчасы да чамалы, кыюлыгы да. Сабырлыгы гына чиксез безнең әнкәйнең.
– Ярар, ярар. Бергә-бергә бик күңелле кайтып җитәрбез. Кая кадәр кайтасың, әбекәй?
Әбекәй өчен кызы җавап бирде:
– Арчага кайта. Аннан энекәшләр, каршы алып, авылга кадәр озатып куялар аны. Сез үзегез кая кайтасыз соң?
– Мин ахыргача – Ижауга чаклы. Арчада үзем карап озатырмын әниегезне. Тыныч булыгыз, – дидем.
– Кызым, бар, төш инде. Поезд китеп бармасын тагын. Бар, бәбекәем! Күршеләрем дә бик әйбәт туры килде, Аллага шөкер. Барысы да әйбәт булыр, Аллаһы боерса.
...Поезд кузгалды. Шаян кызчык артыннан чыккан әби дә әйләнеп керде. Проводник та, үзенә тиешлесен эшләп, урынына кереп китте. Ара-тирә ачылып ябылган ишекләрнең «дык-дык» килеп бер-берсенә бәрелгәнен, күрше купедагы пассажирларның мыдыр-мыдыр нидер сөйләшкәннәрен исәпләмәгәндә, вагон эче тынып калды. Барысы да юл шартларына, сәгатьләргә сузылачак сәфәрне бергә узасы күршеләренә җайлаша торгандыр.
Миңа да озак кайтасы. Өс-башымны алыштырып, урыныма үрмәләдем. Озын юллар сизелмичә узсын өчен, Ходай дөньяга китапны бар иткән. Мин, гадәттә, юлга өйдә укырга көч табып булмый торган авыррак, тик укылырга тиешле китапны алам. Башка шөгыль булмагач, юлда барыбер укыйм мин аны. Алырга оныткан булсам, вокзалдагы киосктан тузга язмаган меңнәрчә 
китапларның берсен эләктерәм. Андыйларның бер яхшы ягы бар: мәгънәләре ташкаүлчим булса да, алар тиз укыла. Вакыт та тиз үтә.
Тик бу юлы китап укырга туры килмәде. Астагы икенче әбием керәшен булып чыкты. Ике татар карчыгы, берсе – йомшак Арча акценты белән, икенчесе чатнап торган керәшенчә көйләп, бик күңелле сөйләшеп утыра башладылар. Сөйләшә торгач, икесенең дә Мәскәүгә, балаларына кунакка барганлыгы ачыкланды. Мин кулдагы китапны яптым да аларның сөйләшүләрен тыңлый башладым.
– Мине озата килгән олы кызым Гөлсем кызы белән кияве янында яши. Бәләкәчебез быел укырга керде. Гөлсем шуны укырга йөртә. Дәресләре беткәч, тагын әллә кайларга алып бара. Музыкага өйрәтергә, аннан гимнастикага диме шунда. Кич җиткәч кенә кайтып керәләр.Тумас борын әллә нәрсәләргә өйрәткәч, үскәч кем булыр инде ул бала? Безнең төшкә дә кермәгән тормыш инде. И-и-и, ахирәткәем, ул торган урыннарын әйтерсеңме, ул тормышлары – оҗмах инде. Өстәлләрендә булмаган ризык юк. Яши беләләр хәзерге яшьләр. Мине дә бик һәйбәт кунак иттеләр. Гомерләре рәхәттә узсын үзләренең дә, – дип тәмләп кенә көйләде Әнисә әбекәй. Ул арада пышылдап кына догасын укып алды:
– Йә, Раббым! Балаларыма хәерле гомер, хәерле сәламәтлек насыйп ит.
– Шулай-шулай, карендәшем. Әткәсе-әнкәсе кайда соң ул баланың?
– Алар сату-алу эшендә бугай: көне-төне кайтып кермиләр.
– Рәхәт җәшим дисәң, шулай тырышмый булмый шу-ул. Менә минем улым Бәчели дә көн чаба, төн чаба. Алны-җалны белми эшли. Стройкада. Әле теге, әле бу байга өй сала. Оста булгач, чакырып кына торалар үзен. Хәзер аларны бай димиләр бугай инде. Алигар диләр бугай. Ие-ээ. Ул Мәскәүнең кансасы җук бугай аның. Каян табыладыр шулхәтле алигар. Һәрберсенең җорты безнең авыл клубыннан зур.
– Малаеңныкы да шулай зурдыр инде, алай кулы эш белгәч.
Аннук түтинең җыерчыклы йөзеннән бер мизгелгә генә елмаю качып торды. Икенчесендә инде баягыдан да яктырак булып балкыды.
– Ару, карендәшем, ару. Үзе салып керде инде. Хатыны белән бергә җиткерделәр.
Бераздан Әнисә әбекәйнең кызы калдырган сумкадан термос белән чәй, камыр ризыклары өстәлгә чыгып тезелде.
– Төш, кызым, барыбер йокламыйсың, – диде Әнисә әби, миңа кыстатырга урын калдырмыйча. Төшеп, мин дә юлга дип алган ризыкларымны өстәлгә урнаштырдым.
– И-и-и, сез бер айлык җулга чыккандай кылангансыз икән. Минем...
– Бернәрсәңне дә чыгарма хәзергә. Чыкканы барыбызга да җитәр. Утыр җайлап, менә өчпочмагыннан да авыз ит, итеннән дә. Кыенсынма, кара аны.
Җимешләр салып ясалган тәмле чәй эчелде. Гөр-гөр килеп балаларны, оныкларны сөйләү-мактау дәвам итте. Мин, яшьрәк кеше буларак, өстәлне җыештырып, ашалмаган ризыкларны төрештереп куйдым да калактыр, чынаяктыр кебек нәрсәләрне юарга чыгып киттем.
Мин кергәндә, Әнисә әби ятагына бик җентекләп намазлыгын җәеп маташа иде. Ул арада Аннук түти дә сумкасы төбеннән төргәк алды, төргән чүпрәген ачып, кечкенә иконасын чыгарды һәм баш очына салынган мендәр өстенә урнаштырды. Әнисә әби моны күрүгә башта өнсез калгандай булды. Аннары эченнән генә нидер укынгандай итте. Миңа борылып:

– Кызым, бик авыр булмаса, юына торган җирләренә мине озатсана. Намазымны укыйм да ятыйм инде.
...Әбекәй намазлыкка менеп матур гына урнашты. Намазын укый башлады. Тик күңеле тыныч түгел икәнлеге сизелә. Бераз укый да көрсенеп ала, бераз укый да көрсенеп ала. Түзә алмады, ятарга әзерләнеп йөрүче Аннук түтигә дәште:
– Теге нәрсәңне алып куйсаң иде. Намазым дөрес булмый юкса. Моңарчы бик ипле генә тоелган түтиебезне алыштырып куйдылармыни: – Нишләп алып куйыйм мин аны. Ул мине гомер буе саклады. Бүген дә
саклый, Кодай насыйп итсә, җәренгәгә дә саклар.
Шулай дисә дә, Аннук түти иконаны сөлге белән яртылаш каплап куйды үзе. Тик барыбер Изге Мәрьям ананың бер күзе күренеп калды.
Әнисә әби, эшен дәвам итмәкче булып, намазлыгына иелде. Күзләрен йомып, кулларын күкрәгенә куеп пышылдап дога укуын дәвам итте. Мин дә, ике карчыкның әлеге алышы нәрсә белән төгәлләнер дип, кызыксынудан бигрәк, куркып, күзәтүемне дәвам иттем. Юк эшемне бар итеп, урыныма менми торырга булдым. Бик нечкә, күңел кыллары аша үтә торган мәсьәләгә кагылдылар бит.
Әнисә әби барыбер намазының ахырына барып җитә алмады, тагын телгә килде:
– Капла әле шул нәмәрсәңне. Әнә, сыңар күзе белән миңа карап тора бит.

– Әйтмә дә, сүләмә дә! Синең үз Кодаең, минем үземнеке. Мин синекенә тимим бит, син дә минекенә тимә.
Мин, авызымны ачып, берни дә әйтә алмадым. Һәркайсы үзенчә хаклы иде. Бераз сүзсез утыргач, урыныма менеп киттем. Әбиләр дә урыннарына яттылар. Вагондагы ут сүрәнләнде. Озак кына борсаланып яткан Аннук түтинең, мес-мес килеп, йокыга киткәне ишетелде. Әнисә әби бик тирәннән килгән пышылдау белән һаман догаларын укый.
Күргәннәрем мине ярыйсы ук әсәрләндергән иде. Йоклап китә алмый озак яттым. Тик арыганлык үзенекен итте. Йокы аралаш станцияләргә туктаганны сизеп бераз ятсам да, барыбер йокы дигәне үзенең тирән упкынына алып кереп киткән. Кайсыдыр станциядә составның көзән җыергандай тартышуына уянып киттем. Тәрәзә аша вокзалдан төшкән ут купены яп-якты иткән. Аннук түти балаларча изрәп йоклый. Ишек артында гына вагон буйлап йөрүчеләрдә аның гаме юк. Үземнең киштә астына да күз салдым. Әнисә түти урынында юк. Башта йомышы белән чыгып киткәндер дип көттем. Ярыйсы гына вакыт үтте. Поезд да кузгалып китте. Мин купедан чыгып көтә башладым. Аптырап тагын күпме торыр идем микән, яныма проводник хатын килеп басты.
– Әбине югалттыгызмы әллә?
– Әйе, – дим. – Кайда соң ул?
– Менә бу купеда, – диде проводник, күрше купега төртеп күрсәтеп. – Буш ул әлегә. Иртән утырырга тиешләр. Әбиегез ике сәгатьләп монда инде. Үз урынына чыгарыйм дип ничә килсәм дә – намазда. Мин үзем яртылаш татар. Мишәр әбием намаздагы кешене борчырга ярамый, гөнаһ була ди торган иде. Менә әбинең намазы беткәнен көтеп йөрим инде.
Башта бик тәкәллефсез күренгән бу ханымның шулай сөйләшеп китүе гаҗәп тә, күңелне нечкәрткеч сөенечле дә иде.
– Рәхмәт инде, рәхмәт, – дидем мин, башка сүз таба алмыйча.
– Кереп ятыгыз, үзем карармын. Миңа барыбер аннан соң урын-җирне 
алыштырырга кирәк. Яңа пассажирларга изелгән урын калдырып булмый бит.
Мин тынычлап кереп яттым. Озак та үтми йоклап та киткәнмен.
Тимер юл вагоннарының мәңгелек символы булган пыяла стаканнар металл челтәр ояларына бәрелеп чыңлаган тавышка күзне ачсам, тышта көн икән инде. Проводник хатын кайнар чәйне өстәлгә куйды да хәерле иртә теләп чыгып китте. Ни күзем белән күрим, аста Әнисә әбинең ак яулыгы чайкала. Үзе кыштыр-мыштыр сумкасыннан юлга салынган тәмлүшкәләрен чыгарып өстәлгә тезә.
– Әйдә, Анный ахирәт, шушы ризыклар белән чәй эчеп куйыйк әле. Иртән чәй эчмәсәм, кеше түгел мин үзем. Син дә шулайдыр инде. Әйдә, җитеш, гөбәдияне кызым юлга чыгып китәр алдыннан гына пешергән иде. Сбижидер әле.
Аннук түтинең җавабы ишетелми. Әнисә әби тагын бераз гөрләде-гөрләде дә туктап калды. Мин уянганымны сиздермичә ятуымны беләм. Чәйгә дә кагылучы юк. Сирәк-мирәк, чиратлашып, әбиләрнең көрсенеп алулары гына ишетелә. Тынлыкны Әнисә әби бүлде:
– Син, ахирәт, миңа кичәге өчен ачуланма инде. Сиңа дошманлыктан түгел инде ул. Канга сеңгән нәрсә бит инде, нишләтәсең? Төн буе бер гаепсезгә сине рәнҗеттем, ахры, дип, үземә урын таба алмадым. Аллаһы Тәгаләмнән: «Гөнаһларымны мәгъфирәт кыл, йөрәгемнең ачуын бетер һәм мине шайтанның явызлыгыннан сакла», – дип сорап чыктым.
Аннук түти дә авыр итеп көрсенде. Күрәсең, аның да әйтер сүзе бар. Башлап кына китә алмый. Беренче булып пыяла стаканнар телгә килде. Берсе, урыныннан күчкәнне сиздереп, челтерәп алды. Аның тавышына Аннук түти кушылды.
– Суынып бетәләр бит инде. Әйдә, эчәек. Суык чәйнең тәме буламыни аның?!
Мин җиңел сулап куйдым. Аллага шөкер, әбиләрем килешү юлында!
– Мин үзем дә кенәген олы гөнаһы җыйдым, дип, Кодаемнан кичерүен сорадым. Син дә ачу тотма инде миңа. Җаныма урын таба алмаган чакларым иде шул, карендәшем. Бер дә юкка рәнҗеттем сине.
– Иий! Берәүнең дә кайгы-хәсрәт капчыгы буш түгел. Көн-таң атса, баш очында борчу көтеп кенә тора...
– Ай-һай-һай, балаңа килгәне угата авыр шул!
– Соң, нинди борчуларың бар, сөйлә инде, булыша алмасам да, бүлешә алырмын, – диде кечелекле Әнисә әби.
– ...Әйттек без Бәчелигә, әйтмәдек түгел. Үзебезнең ишене сайла, дидек. Үзенекен сөйләде дә катты бит, туганый, ни хәлләр итәсең... Масквага укырга җибәрдек. Өметләребез аңа аһ-һай зур иде. Төпчегебез. Олы кеше булыр, дидек. Үзебезнең авыздан өзеп, ул нужа күрмәсен дип, булдыра алган кадәр акчасын җибәреп тордык. Ә ул анда барган елны ук Марҗый белән танышкан. Бер җәй кайтмады, ике җәй кайтмады. «Сезнең акчага яшәп булмый монда, акча эшлим», – диде. Ә үзе монда укуын бөтенләй ташлап, шул алигарларга өй салып йөри икән. Марҗыйның атасы төзүчеләрнең башлыгы, черегән байлар икән. Бәчели шул Марҗый белән торып ята икән. Менә бит ул!
– Соң, ул Марҗый белән үзегезчә никахлашып яши торгандыр бит?
– Ул безгә генә Марҗый. Мария Петровна инде ул, урыс кызы. Динебез бер булса да, Бәчели алар өчен барыбер татар. Лиза кызыбыз тугач кайттылар инде.

Шунда чиркәүдә кәбен дә кылдык, бурычка батып, туен да ясадык, үзебезчә барысын да эшләдек. Кыяматлыклар да утырды, бөркәнчек тә ачтык. Җырулар да җырладык. Кодалар гына килмәде. «Бездән килеп кыз сораучы юк әле», – дигәннәр, имеш. Ә борын төпләрендә бала тапканчы яшәп ятканда, сорарга да кирәк булмаган. Тиң итмәделәр инде безне. Бик байлар, һавалылар алар. Бәчелигә шаукымы тимәсә, «теләсә нишләсеннәр», дияр идең, бала кызганыч шул, бала...
– Бик кыерсыталармыни соң?
– Бик дип... Үз кулы белән салган йорт хатын исемендә. «Материал алырга акчаны без бирдек», – дип әйтәләр ди, әнәтерә. Бирсә... кызы, оныгы шунда тора бит. Әле ул хатын белән торган өчен акча өстәп түләсәләр дә таман гына булырые... Һии, шоннык... Безнең хәер-доганы көтеп тормады шул Бәчели, үзе дә ялгышты. Алай тиеш түгелие.
Аннук түти кичәдән бирле арына алмаган уйларын тезеп сөйләде дә сөйләде. Берара үзе мышкылдап елап та ала. Оныгы турында сөйли башласа, келтерәтеп көлә, сүз арасында бәгырьләрне өтеп алырлык итеп үзенең «Ай- һай-һаай!»ларын кушып җибәрә иде.
– Шуларны күреп, җөрәкләрем җанып, берничек тә балама булыша алмыйча кайтып барам, менәтерә, туганый. Лиза баламны угата жәллим. Сабый аңлап та бетерә алмый бит әле. Һаман «мама, мама», ди.
– Иии, алдан ук артык кайгырма әле. Гел әйбәт кенә булыр, менә күрерсең. Терелеп кайтыр әнкәсе, акыл да керер. Адәм баласы бит ул да. Абыныр да, сикереп тә торыр.
– Ай-һай-һай! Моңарчы кермәгән акыл хәзер генә керер микән?! Бәчелинең дә өмете барга охшамаган. Быбши наркоманнар булмый, дие. Күпме акчалар түкте инде. Ата-анасы да үкенә хәзер. Терсәк якын да – тешләп булмый шул. Ир сүзен башлап аяк астына алар салып таптады.
– Нигә баланы үзең белән алып кайтырга итмәдең соң? Улыңа җиңелрәк булырые.
– Бәчелинең җибәрәсе килмәде. «Аңа карап онытылам. Ул да булмаса, акылдан язам мин», – ди.
Әбиләр тынып калды. Сөйләгәннәрен йомгаклагандай, бераздан Аннук түти генә:
– Борчу балаңа килсә, бик ачы икән шул. Булышырга көчтән килми – шунысы җаман, – дип куйды.
Әнисә әби бу юлы берни дә әйтмәде. Ул үз уйларына кереп чумган иде бугай. Озак кына сүзсез барганнан соң, иңрәгән аваз белән, әйтеп салды:
– Әле синекеләрдә тән сырхавы гына икән. Күңелләре таза булса, дәвасын табарлар.
Аннары Әнисә әби, ачынып, үзенең оныгы турында сөйләде:
– ...Байлыкларына төкерәм мин аларның. Бер рәхәт күргән кеше дә юк ул патша сарае хәтле өйдә. Үзләре иртәдән төнгә кадәр өйгә кайтып кермиләр. Кайтсалар да, сүзләре гел шул акча, тауар турында гына: кайдан алырга да күпмегә сатарга? Ничек сатса, күпме файда кала? Балаларыннан ник кызык өчен генә бер сорасыннар: «Хәлең ничек, балам?» – дип! Ник башыннан бер сыйпасыннар! Күңелемне иң җәберләгәне шул булды: кияүнең карап үстергән әбисен, эшкә ярамый башлагач, картлар йортына урнаштырганнар. «Йөрәгеңә йон үстеме әллә синең?» – дим оныгыма. «Мин аны карап өйдә утыра алмыйм», – ди. Кияү ничек рөхсәт иткәндер. Югыйсә, әнисе үлгәч, җиде яшьтән карап үстергән бит ул аны. Гөлсемгә әйттем: «Ул мескен карчыкны картлар йортында тилмертсәгез, минем бәхиллегем юк. Боларда иман калмаган. Картайган көнеңдә сине дә шул язмыш көтмәсен», дидем. «Кайтартам, үзем карыйм», – дигән булып калды. Бала ясаган ялгышларны, ата-ана төзәтми, кем төзәтсен. Иий, заманалар! Балакаема – Гөлсемемә бик авырга киләчәк инде, нишлисең.
– Нигә, ире юкмыни Гөлсемеңнең?
– Пенсиягә чыгып, оныгы артыннан күп чаба башлагач, өенә вакыты тимәде. Кияү белән аралары бозылды. Ир-ат бала-чага белән бер бит ул. Үз баласыннан да көнләшә икән. Ул арада күршедәге ялгыз марҗага ияләшкән. Аерылыштылар инде. Фатирларын саттылар. Гөлсем үз өлешен кызына бирде, үзе бернәрсәсез дә калды. Ходай гомернең хәерлесен бирсен инде, – диде Әнисә әби, көрсенеп.
– Кемнең ялгышыдыр инде – бер Кодай гына белә, – диде Аннук түти. Шуннан соң купеда бик озакка тынлык урнашты.
Поезд тигез генә тыкылдап алга чаба. Тәрәзә артыннан әле агачлар, әле йортлар, әле чиксез кар даласы йөгереп уза. Поезд тәрәзәсеннән сүзсез озак карап бара башласаң, уйлар ничектер үзеннән-үзе фәлсәфәгә кереп китә. Башка бер-бер артлы Кешелек мәңге җавабын таба алмаган сораулар килә. Фани дөньяның вак-төякләрен калдырып, мәңгелек кыйммәтләр турында уйлый башлыйсың. Үз-үзеңдә актарынасың. Әле генә сине борчыган нәрсәләр чүп кебек кенә тоела башлый. Юлдашларымны – инде ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән дигәндәй, гади җир кешеләрен – бүген нәкъ менә шундый уйлар борчый иде. Бездән соң кемнәр кала җир йөзендә? Әле кайчан гына кушучтан чак кына зур булган сурәт-икона тудырган бәхәс инде онытылган. Кем нәрсәгә табына – анысы көндәлек ыгы-зыгыдан аерылып, күңелнең түренә күчкән. Бу сөйкемле ике карчыкның уенда бөтенләй башка нәрсә: эчтән генә һәр икесе үз ходайларыннан балаларына иман-тәүфыйк, тормышларында җиңеллекләр телиләр, аларга ике дөнья рәхәтен сорыйлар. Кайсы нинди булуга карамастан. Нинди булса да бала – бала шул! Минем аларга:
– И әбекәйләрем, сезнең табынганыгыз – бөтенләй сез уйлаганча Аллаһ түгел, ә йөрәк-бәгырегездән өзелеп төшкән балаларыгыз бит. Адәмнәр кылган гамәлләрен Аллаһ ризалыгы өчен дип түгел, балама рәхәт булсын дип эшләгәнгә, аларны һәрнәрсәдән артыграк, чаманы белми яратканга, балаларның күңелләре шулай мәрхәмәтсезгә әйләндеме соң әллә? – диясем килде.

 

"КУ" 8, 2017

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев