Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Ландыш Әбүдәрова - республика бәйгесе җиңүчесе

«Татмедиа» республика агентлыгында «Татарстанда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы» конкурсына нәтиҗә ясадылар.

«Татмедиа» республика агентлыгында «Татарстанда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы» конкурсына нәтиҗә ясадылар. Быел бәйгедә 473 эш катнашты.
Конкурс 4 тапкыр Татарстан Иҗтимагый палатасы катнашында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылды.
Җиңүчеләр арасында «Казан утлары» журналы редакциясенең җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова да бар. Ул «Дуга кергән йортка дога керә» язмасы белән «Иң яхшы мәкалә» номинациясендә 3 нче урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде.
Хезмәттәшебезне әлеге җиңү белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Фото: Ландыш Әбүдәрова

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев