"Дуга кергән йортка дога керә"

Быел 19-21 мартта үтәчәк Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең IX җыенында авылларның гына түгел, халыкның да тормышы-көнкүреше турында сүзләр күп булыр. Җыен алдыннан Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы эшмәкәре, «Россиянең татар авыллары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов белән әңгәмә корып алдык.
– Фәнир абый, сез – бөтен җаныгыз-тәнегез белән авыл малае. Авыл – сезнең кыйблагыз. Шулай да сез үскәндә, ул башка булган. Ә менә XXI гасыр авылын ничек күрәсез? Сөйләшүне турыдан-туры шуннан башлыйк әле.
– Авыл – безнең кендек каны тамган җир ул. Безнең бабаларыбыз ничәмә-ничә гасырлар яшәгән җир. Әтиләр шунда дөньяга килгән, без шунда туганбыз. Без аны киләчәк буынга тапшырырга бурычлы.
Ә XXI нче гасыр балалары исә башка. Без атка атланып үссәк, алар машиналарда җилдерә. Без атта күрше авылга бара идек, алар самолётта чит илгә оча. Ләкин аңа карап, адәм баласының асылы үзгәрмәде бит. Ул ничек кенә ерак китсә дә, биеккә үссә дә, аңа тамыр кирәк. Авыл – безнең тамыр инде ул. Без аны яратканбыз. Балалар да яратыр. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр бит. Исенә генә төшерергә кирәк. Аның өчен XXI гасыр авылы яңа заманга яраклашырга гына тиеш. Авыл кешесе бер, ике, өч сыер асрап кына яши торган заман үтеп бара.
Ярый да без мал арасында үстек. Элек сыеры булмаган кешенең яшәвенең мәгънәсе юк иде. Сыер бозауласа да, сарыгы бәкәй китерсә дә, авыл кешесе өчен сөенеч иде. Күрше-күлән белән әнә шулар турында сөйләшеп сүзе бетми иде аның. Бәләкәй чакта без йокыдан торганчы, әниләр сөйләшкәне колакка керә иде. Иртән-иртүк сыер савып керүгә сөт аерталар. Шуның кадәр каймак чыкты дип шатланалар иде. Ә хәзерге бала аны белми. Ипинең дә кырда үскәнен күрми бит ул. Шуңа да аларны табигатькә тартырга кирәк. Узган елдан башлап, без үзебезнең Бабай утарында (Төмәнәк авылындагы этнокомплекс. – авт.) «Алга» дигән эколагерьлар оештыра башладык. 8-12, 13-17 яшьлек балалар килә. Анда без аларны урман белән, җир белән яңадан таныштырабыз. Үләннәр танырга, бу үләннән нинди чәй кайнатырга, бу җиләктән нинди кайнатма ясарга була – шуларны өйрәтәбез. Ат җигәргә, арыш, бодай, арпаны бер-берсеннән аерырга, ипи пешерергә өйрәнәләр. Болар – ата-бабадан килгән гыйлем. Авылның киләчәген шушы балаларда күрәсебез килә. Хәтта себерке бәйләп, мунча 
чабынырга да өйрәтәбез. Саф һавада футбол, волейбол уйнауларны әйтеп тә тормыйм. Кичләр җыр-бию белән үтә.
– Сезнең «татар халкын фәкать авыл гына саклап калачак» дигән гыйбарәгез бар. Тарихта татар милләте авыл аркасында гына исән калган бер вакыт булган инде. Бу юлы ничегрәк күзаллыйсыз Сез аны?
– Авылны саклап калу өчен телебезне сакларга кирәк, телне саклау өчен авылны сакларга кирәк. Шәһәрдәге кеше, ни әйтсәң дә, русча сөйләшә инде ул. Шәһәр тирәсендәге авылларда да балалар күбрәк русчага күчә әле. Үземнең дә милли хисләрем илле яшькә җиткәндә генә уянды. Фән абый (безнең әңгәмәдә Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов та катнашты. Фәнир Галимов үзе 150дән артык җыр авторы. – авт.) мине Татарстанга алып чыгып йөреп, татар җанлы булып киттем. Аңа кадәр электромеханик булып эшли идем. Мәктәпне тәмамлагач, укырга чыгып китәргә җыенам, Бибинәкыя әбием (ул йөз яшеннән узып, мәрхүм булды) мине җибәрмәскә исәпли бит. «Улым, кая барасың? Фермада эшлә! Дуга кергән йортка дога керә, диләр. Авылда кал!» – дип, каршы төште. Ул вакытта укымыйча да булмый иде, әмма әбинең догалары кабул булды, барыбер туган авылыма кайтып төпләндем.
Минем кебекләр күп булды. Хәзер исә яшьләр китми дә. Әле соңгы елда гына да Төмәнәктә тагын 200 ихатага урын бүленде. Күбесе – үзебезнең авыл яшьләре. Йорт салалар, кайберләре әти-әниләре белән яшәп кала. Кош-корт асрыйлар, яшелчә, җиләк- җимеш үстерәләр. Фермер булып китәләр яисә шәһәргә йөреп эшлиләр. Бу – бер.
Икенчедән, авылда яшәгән кеше чиста ризык ашый. Сәламәт туклану проблемасы хәзерге заманда көннән-көн кискенләшә бара. Милләтне авыл саклап калачак, дигәндә, мин менә шушыны да күздә тотам. Хәзер шәһәр кешесе экологик яктан чиста ризык эзләп, авылга кайта. Безгә сәламәт буын үстерергә кирәк. Мин үзем ишегалдындагы чирәмдә яланаяк йөрергә яратам. Кич белән шәфәкъ кызыллыгын күзәтеп, капка төбендәге эскәмиядә утырам. Менә шунда бөтен тән ял итә, уйлар тәртипкә килә.
Өченчедән, әдәбиятны онытып барабыз. Милләтне әдәбият та саклый бит әле ул. Язучылар авылдан чыга иде. Хәзер менә бу турыда «иде», дип сөйләшәбез...
– Фәнир абый, бүген Төмәнәк кебек ел саен 200әр ихатага арта торган авыллар сирәк очрый. «Авыл бетә!» дигән чаң да ишетелеп тора бит әле.
– Әйе, берара авыллар таралды. Аллага шөкер, безнең тирәдәге авыллар, киресенчә, киңәяләр. Ярмәкәй, Бәләбәй, Бүздәк, Чакмагыш районнарында авыллар җәелә-җәелә кушылалар да хәтта.
Хәзер исә авылда фермерлар хәрәкәте көчле. Бу – XXI гасыр авылының яңа форматы. Бер фермер сарык тота, икенчесе үрдәк асрый, өченчесе сыер фермасын тергезеп җибәрә, дүртенчесе ашлык үстерә. Теплицалары бар. Татарның холкында матур сыйфат – ул булганны бәрәкәтле итеп, арттырып яши. Берсен-берсе уздырам дип тырыша. Менә безнең авылда аталы-уллы бер гаилә фабрика ачтылар. Авыл хуҗалыгы өчен кирәкле капчыклар тегеп саталар. Кайлардан гына килеп алмыйлар аларның товарын. Фабрикада бүгенге көндә 170 кеше эшли. Бу бит инде авыл үсә дигән сүз. Хәзер 60-70 нче еллардагы кебек авылдан чыгып китәргә ашкынып торган кешеләр юк инде.
– Шул ук вакытта татарның шәһәр культурасы турында да зурдан кубып, аерым сөйләп була. Бу ике дөньяны аерып кую кирәкме?
– Ул каршылык һәрвакыт бар. Шәһәр кешесе һавалырак. Авыл кешесе гади. Алар шундый булулары белән матур. Бу ике дөньяны каршы куярга түгел, бәлки, бер-берсенә якынайтырга кирәктер?
Мин менә шәһәргә караганда, авылларны карап йөрергә яратам. Кая гына барсам да, иң элек авылларны хозур кылам. Авыл халкы ничек яши? Әни, кешенең ничек яшәгәне капка төбеннән үк күренә, дип әйтә торган иде. Актанышның хакимият башлыгы Энгель Фәттахов 2017 елда Ык буе авылларының беренче Сабан туена килде. Ул вакытта мәгариф һәм фән министры иде. Бервакыт машинасы белән юкка чыкты бу. Көтәбез, көтәбез – юк. Унбиш минутлап вакыт узгач, килеп чыкты да: «Авылыгызны 
карап йөрдем, матур, төзек икән», – диде. Менә авыл кешесен шәһәрнекеннән нәрсә аера. Югыйсә авылны без аңа үзебез дә күрсәтә ала идек, ә аның үзенә генә йөрергә кирәк булган. Мин дә шундый. Австралиягә баргач та, авыллары буйлап шулай йөрдем. Миңа әле аның капка алдын түгел, артын күрергә кирәк. Элек авыл кешесе лапас артына тиресен өя, бөтен чүбен шунда түгә иде. Хәзер халык ихатасының арткы ягын да тәртиптә тотарга тырыша. Матурлыкны, пөхтәлекне белә, күрә. Өй тирәсен чәчәккә күмә.
Гасыр ахырларын әйтә алмыйм, әмма безнең гомердә авыл әле яңача үсешен кичерә. Дине дә бар аның, иманы да, моңы да исән әле. Әле менә Төмәнәктә мәчет салдык. Дин сабакларын өйрәнергә йөрүчеләр өчен 25 кешегә җитәрлек итеп парталар куйдык – сыймыйлар. Унбишләп бала мәчеткә йөри. Шушы мәчеттә никахлар укыталар. Аннан соң кафега кереп, никах мәҗлесләре үткәрәләр. Бөтен авыл каршында укылган никах ныклырак та була әле. Бу бит үзе бер тәрбия чарасы. Мәхәллә халкы алдында укылган никахтан соң, ир дә, хатын да аерылышу турында кат-кат уйлый. Соңгы елларда «фәлән-фәләннәр аерылышкан икән» дигән сүзнең ишетелгәне дә юк. Кешедән калышмыйча, тырышып дөнья көтә алар. Шәһәр җирендә гаиләләрнең 70 проценты аерылыша, диләр. Шуңа да гаилә – авылны, авыл милләтне саклый.
– Сез – Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы советы рәисе, «Төмәнәк» татар тарихи-мәдәни үзәге, «Бабай утары» этноавылы, крестьян- фермер хуҗалыгы җитәкчесе, җырчы, композитор, меценат... Боларны санагач, ирексездән, Авыл агае диясе килә. Миңа калса, авылны агайлар тотып тора. Шәхесләр. Алар нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз?
– Авылда шәхес булу өчен сине дөнья тануы кирәкми, сине авыл үзе шәхес итеп танырга тиеш. Анда шундый кешеләр бар: аны авылында, урамында, күршесендә хөрмәт итәләр. Урамны урам итә торган шәхесләр бар. Алар халыкны җыя, ышандыра ала. Ул зур шәхес, әмма ул үзен беркайчан да әлләкем итеп куймый. Ул үзенең көндәлек тормышы, сүзе, гамәлләре белән ихтирам яулый.
– Шулай ук, Сез – татар атларын бөтен дөньяга танытырга хыялланучы кеше дә. Татар аты нинди ул һәм ни өчен бөтен дөнья аны татар аты дип белергә тиеш?
– Без үзебезне дөньяга ат аша таныта алабыз. Менә Башкортстанда Шаран районы бар. Кечкенә генә үзе, бик күпләрнең андый район турында ишеткәннәре дә юк. Аның каравы Фән Вәлиәхмәтов – Шараннан, дисәң, һәркем «әйе, әйе, беләбез», дип җавап бирә. Мәсәлән, рус кешесенә русчалатып: «Мин – татар», дисәм, ул рәвеш-кыяфәтемә карап кына, мине исендә калдырмаска да мөмкин, чөнки заманы шул: бүген без барыбыз да бертөрле. Ә менә чыдам, көчле татар аты XXI гасырда да халыкны халык итеп таныта ала әле. Татар аты далаларны кичкән, Днепрлар аша чыккан ул. Татар белән ат – аерылгысыз. Ул безнең яшәү рәвеше. Элек тә, хәзер дә. Аңа һәйкәл куярга кирәк, диләр. Һәйкәл куясы юк, аны танытыр өчен үрчетергә кирәк.
– Татар авыллары ассоциациясе рәисенең теләк-омтылышлары нинди бүген?
– Шуны аңларга кирәк: дөньяда татар авылы бар. Шөкер, без күп һәм безнең киләчәгебез бар. Рәис буларак, шуңа игътибар иттем: безгә, ассоциация әгъзаларына, бер-беребезгә йөрешергә, тәҗрибә алмашырга, аралашырга кирәк. Без, фермерлар, җыелышып, бер авылга киләбез икән, бу авыл халкы өчен дә мәртәбә. Ул минем авылымны зурлап, хөрмәт итеп килгәннәр бит дип әзерләнеп, көтеп тора. Безнең бит хәтта сыер асрау алымнарыбыз да төрле, ә нигә әле шуның уңай якларын уртаклашып, үзебездә кулланып карамаска? Авылларыбызны елга ике тапкыр йөреп чыга алсак, ассоциация эшчәнлегенең нәтиҗәсе булачак.
Тагын бер теләгемне әйтим әле, инде үземнең урынга көчле рухлы бер яшь эшмәкәрне калдырасым килә. Әгәр шундый кешене ассоциациягә тәкъдим итә алсам, мин бурычымны үтәгән булып саналыр идем.

"КУ" 3, 2020

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: