Синдә тудым...

Татар баласы өчен безнең чор әллә ни мәрхәмәт күрсәтмәсә дә, күпләребез Казанга – бәхетебез башкаласына килеп сыенды. Казанны күрү, монда булу, уку, яшәү – Максим Горький әйтмешли, «минем университетларым». Тукаебызда мәркәзебез турында фикерләр хәттин ашкан: 

«Мондадыр безнең бабайлар гүрләре, почмаклары;

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;

Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...» 

Әйе, без дә монда чыныктык, кыйблабызны барладык. Милләтебезнең дөнья тарихында тоткан урынын билгеләдек. Мескенлек, коллык, күндәмлек, буйсынучанлык хисеннән арындык. Дәүләт тоткан бөек халык булганлыгыбызны, данлыклы әдәби һәм мәдәни мираслы кавем токымнары һәм бабаларыбызның шанлы еллар гамәлен дәвам итүче варислары итеп тойдык. Шуңа, шулай булу өчен аң-белемебезне арттырдык. Кулдан килмәгән эшебез юк иде. «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс», ди бит татар халык мәкале. Үзем язмышыма рәхмәтле: монда төзелештә дә эшләргә, институтта да укырга, филармониядә, җырчы буларак, гастрольләрдә дә йөрергә, заводта аппаратчы хезмәтенә дә өйрәнергә; клубта директор, сәнгать җитәкчесе вазифаларын үтәргә, телевидениедә редакторлык кылып, күп кенә тапшырулар чыгарырга, театр училищесында да укытырга туры килде. Бөек шагыйребез Хәсән Туфан шигъри юлларына игътибар биреп:

«Дөнья мине

Үзгәртте:

Еламаска өйрәтте.

Күлмәк җиңен ертасымы? –

Бәйлисе бар

Йөрәкне»,

– дип әйтәсе генә калды.

Ә менә «Казан утлары» журналында эшләгән елларым – аеруча мөһим чор. Тормыш тәҗрибәләрен куллану һәм исәпкә алу мондый күркәм журнал өчен бик тә кирәкле сыйфат булып чыкты. Йөз еллык тарихлы басмада нинди генә абруйлы редакторларыбыз көч куймаган да, классик әдипләребез романнарын, поэмаларын, шигырь-хикәяләрен бастырмаган. Исемнәрен санап китсәң, аларның гүзәл әсәрләре янәшәсендә үзеңне бөтенләй югалтасың... Ә эшләргә кирәк! Милләт сыйфат сорый!..

Җаваплы чор – журналны укучылар саны чамадан тыш нык кимегән вакытлар... Мине тапканнар – янәсе мин генә бу эшне булдырам. Киттем мир буйлап: концертлар куям, журнал таратам. Редакциягә яңа таләпләр куям: басманың товарлыгын, ягъни эчтәлеген баетыгыз! Югыйсә мин аның әһәмияте, кирәклеге турында сөйләп мактый алмыйм. Товарлы-акчалы мөнәсәбәтләр заманы бит. Район җитәкчеләре белән сөйләшәм, журналыбызның абруе турында аңлатам, баш редакторыбыздан үтенеч хатлары күрсәтәм. Әйтәләр: «Үз исемеңнән яз!» – диләр. Язам. Кул куялар. Ләкин, соңыннан, чәй янында сөйләшеп утырганда, мондый сүз ычкындыралар: «Алмаз абый, (яки энекәш) сиңа болай көчәнеп эшләү ни пычагыма кирәк, син, әйдә, халыкка концерт куй, акчасы үзеңә булыр», – диләр. Шаярып, мине сынап карыйлар... Шулай итә-итә, концертлар, очрашулар оештырып, без – редакция хезмәткәрләре белән, югарыдан таләп ителгән тираж нормасын тутырдык. Рәхмәт коллегаларыма! Дүрт ел эшләү дәверендә «Казан утлары» журналы эчтәлеге белән дә баеды, дәрәҗәсе дә күтәрелде, авторларыбызның да активлыгы артты. Тәкъдим ителгән әсәрләр дә басмабызның товарлыгын көчәйтте. Үземә дә кайбер  кечерәк күләмдәге әсәрләрне редакцияләү вазифасын йөкли башладылар. Журналда үз сәхифәмне – «Бәләкәйләр» циклын алып баруны тапшырдылар. Яза торгач, уй-фикер арта икән – «каләм үзе тарта», диләр осталар. Эстрадада байтак еллар эшләү дәверендә бик күп күренекле артистлар белән аралашырга туры килде. Бу очрактан шуны әйтеп үтәсе килә: алар турында китаплар чыга иде. Ләкин ул китапларда артистларның, шәхес буларак та һәм чын кешелеге кебек сыйфатлары, ягъни холкы, язмыш четереклекләре язылмый – бар да ал да гөл, калганын үзең бел, сыманрак төгәлләнә. Китабының беренче битендә үк ул Президент белән фотога төшкән, аннан соң Премьер кырыенда, тагын берсе – спикер янәшәсендә... хәтта мин дә чагылып алам, кайчагында соңгы биттә... Ләкин монысы китап калынайту өчен генә бугай... 

Хыялымда үзем оештырган мәзәкчеләр төркеме – «Биш татар» артистлары турында язасы килү иде. Моны максат итеп куйгач, тормышка ашыру мөмкинлеге дә туды. «Казан утлары» журналында бөек артистларыбыз: Равил Шәрәфи, Рәшит Шамкай, Хәлим Җәләйгә багышланган бәяннарым басылып чыкты. Һәм алар җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде. Журналның 100 еллыгы алдыннан минем иҗатка уңай караш алу – зур дәрәҗә дип уйлыйм. Хәзерге вакытта татар язучыларының Үзәк басмасы – «Казан утлары» коллективы зур үзгәрешләр кичерә – әдәбиятыбызга яшь иҗатчылар туплана. Аларның көче белән милләтебезнең алгарыш юнәлеше тагын да биегрәк югарылыкка күтәрелер дигән өметтә калам.
 

 

"КУ" 02, 2022

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: