ЕРАККА КИТЕП КАРАП

Кайсы гына каләм иясеннән сорасаң да, иҗат юлының «Казан утлары» журналында басылып чыгудан башлануын әйтер... Бу табигый да. Үзенең багланышы, юнәлешләре һәм таләпләре иң югары биеклеккә куелган басмада чыгуы – һәр каләм иясенең милли әдәби, мәдәни мәйданда тәүге имтихан тотуы бит ул. Имтиханны әзерлексез генә үтеп булмый шул... Төрле газета-журналларда дистә еллар шигырьләрен бастырып килгән, нәшриятларда китаплары чыгып, радио-телевидениедә җырлары яңгырап та, «Казан утлары»нда бер генә әсәре дә басылмаган авторлар белән очрашканым булды... Аларны һич кенә дә кимсетеп, гаепләп әйтүем түгел. Әмма, әдәби иҗатка җитлеккәнлек, өлгергәнлек таныклыгын, әйткәнемчә, «Казан утлары»нда имтихан тотканнан соң гына алып була... Имтиханны һәркем үзенчә тота... 

Халкыбызда «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың», дигән бик тә мәгънәле әйтем бар. Әгәр дә ки, ул арбага мең еллык мәдәниятебез, әдәбиятыбызның асыл мәрҗәннәре, бай мирасы төялгән икән, һәм ул бүгенге көндә шул нигездә олуг бер халыкның рухи алгарышына юнәлеш тота икән, нигә әле шул арбага, фәкать шул арбага гына утырмаска?! 

Моннан йөз ел элек гамәлгә куелган «Безнең юл», илдәге вазгыятькә карап, исем-атамаларын үзгәртә-үзгәртә, «Яңалиф», «Атака», «Совет әдәбияты», «Казан утлары» булып, безнең көннәргә килеп җитте... Ул дәүләт тарафыннан гамәлгә куелып, әдәби-нәфис, иҗтимагый, сәяси миссияне үтәргә, бердәнбер идеологиягә хезмәт итәргә дучар иде... Бу яктан караганда, ул чыннан да чикләнгән кысаларга күнү, яңа хуҗаларның арбасына утыру буладыр... Әмма «Безнең юл»ның – безнең милли әдәбиятыбыз, мәдәниятебезнең алгарыш юлы – рухи елъязмасы булганлыгына бернинди шик юк... 

«Адәм баласы үткәннәре белән яши, / киләчәге бары хыялда», дип язган идем кайчандыр... «Һәр яңаны эзләп табабызмы, / табып югалттыкмы күптәннән, / Киләчәккә узып барабызмы, / кайтып киләбезме үткәннән?» – дип тә сорау куелган икән... «Казан утлары» журналына баш мөхәррир булып билгеләнгәч, аңарчы ике елга якын «Мирас» журналын кабаттан гамәлләштерү вазифалары белән мәшгуль көннәрдә әлеге «Үткәннәр һәм Киләчәк» турындагы уй-фикерләр тагы да дәррәү уянып киттеләр. Редакциянең эш бүлмәләрендәге төрледән-төрле тартмалар, шкафларда журналларның беренче саннарыннан алып бүгенгәчә сакланган-тупланган 1000нән артык нөсхәсе – 300гә якын шыплап тулган томнарын күреп хәйран калган идем... Кысылып тыгызланган һәр журнал битләрен актарганда, бүлмәгә шул чорларның һавасы, исе тарала. Авторларның йөз-кыяфәтләре җанланып каршыңа килеп баса... Туксан биш елда өч имля алыштырып, репрессияләргә дучар ителеп, ничәмә-ничә күченүләр үтеп тә, бер генә санын да югалтмаган тере, исән-сау журнал бит ул. 

2006 елда үзенең 1000 нче саны басылып чыгу уңаеннан редакция хезмәткәрләре бар иткән «Сүнмәс утлар балкышы» кулыма килеп керү белән өстәл китабыма әверелде. Никадәрле ният ныклыгы, рухи кодрәт иясе булырга кирәк шундый зур хезмәтне башкарып чыгу өчен. Бу эшкә айлар буе төн йокламый әлеге томнар тавын күчергән, төпсез төбеннән энҗе-мәрҗәннәрен табып чыгарган тынгысыз каләмдәшебез Рәфикъ Юныс кына алынуына ышана аласың бүген. Алга таба китеп, тагы да шуны әйтим, журналыбызның 95 еллыгын үткәрү ниятенә кереп йөргәндә, Рәфикъ абый «Сүнмәс утлар балкышы»ның дәвамын, яңа басмасын әзерләргә кереште... Әлеге томнарның киләчәк язмышына беребез дә битараф түгел. Аларның шундый ук тулы саннары Республика китапханәсендә дә саклануын белә идем... Үзебезнең кысан бүлмәләрдән киңрәк мәйданга чыгару – «Казан утлары» музее өчен өстәмә бүлмә бирүләрен сорап та күп мәртәбәләр мөрәҗәгать иттем... Журналның 1100нче саны басылып чыгу, инде әйтеп үткән 95 еллыгын республика күләмендә билгеләп үтәргә дигән теләкләребез дә хыялда гына калды... Моны ничек аңларга?.. Үткән-беткән – җилгә очкан дипме?.. Заманабызның олуг шагыйре Мөдәррис Әгъләмнең «Үз хәлеңне анык белү өчен еракка китеп кара», дигән гыйбарәсе һәммәбезгә таныш... Шагыйрьнең әлеге сөале – ирешкәннәреңне чит-ятларның күз-карашы аша чагыштырып карарга чакыруы түгел, ә иң беренче нәүбәттә, бүгенге хәлеңә, вазгыятькә ерак бабаларың ирешкән, яулаган биеклекләрдән торып карарга, үткәндәге бөекләрнең эшен үрнәк итәргә, ялгышларыннан гыйбрәт алырга, гаепләре, гөнаһлары булса, ярлыкау сорарга, тәүбәгә килергә кирәк дигән нәсыйхәт ләбаса.   

* * *

«Еракка китеп кара» гыйбарәсенең турыдан-туры мәгънәсе дә безнең өчен бик әһәмиятле...

Халыкара төрки телле мәдәниятләрнең «ТЮРКСОЙ» оешмасы ел саен бер илдә төрки телле әдәби журналларның форумын үткәреп килә. Дистә еллар буе үткәрелгән бу җыенда «Казан утлары» үзенең эчтәлеге, сыйфаты, милли әдәбиятларның барышына тәэсире, йогынтысы, әдәбият фәненең куелышы белән иң югары бәяләргә лаек булды. 2017 елгы форум Казакъстанның рухи башкаласы статусын алган Төркестан каласында үтте. Анда кардәш әдәби журналларның баш мөхәррирләре бертавыштан Төрки телле әдәбиятларның «Ел язучысы» дип, журналыбызда үзенең даһи әсәре «Тукайча татар кодексы»н бөтен дөньяга чыгарган татар шагыйре Зиннур Мансуровны сайладылар.  

Шул ук елны профессор Мостафа Өнәр чакыруы белән Төркиянең Измир шәһәрендәге Мәрмәрә университетының татар әдәбияты кафедрасы галимнәре һәм аспирантлары белән очрашырга насыйп булды. Андагы кафедра китапханәсе киштәләрендә «Казан утлары», «Мирас» һәм башка журналларның күп еллардан тупланган саннарын күреп, тагы да хәйран калдым. Мостафа бәй Өнәр аларның Татарстанның Милли китапханәсе тарафыннан даими җибәрелеп торуын әйтте. 

– Татар әдәбияты – төрки телле әдәбиятлар мәйданында иң алдынгы әдәбият! Татар шагыйрьләре дөнья күләм мәйданда ат уйната, – дип бәяләде ул. Үземнең бер сәгать буе татар шагыйрьләренең шигырьләрен яттан (укуымны) сөйләвемне аның сүзләрен дәлилләү, дип үсендерде. Бүген еш кына, хәзер милли әдәбиятыбыз торгынлык кичерә, дигән сүзләр ишетергә туры килә... Мин моның белән элек тә килешмәдем, хәзер дә килешмим. Олы бер халыкның әдәби, мәдәни барышына 5-10 елда дөнья күргән әсәрләргә генә карап, бәя бирү дөрес түгел. Төп бәяне вакыт үзе бирә... Гәрчә соңгы 5-10 елда журналыбызда басылган роман, бәян, поэмаларның кайсысын торгынлык хилафларында гаепләп булыр икән? Үзем мөхәррирлек иткән дүрт елда журналда урын алган 18 роман, 39 бәян, 8 поэма, йөзләрчә шигырь, хикәяләргә карата да: «Нәкъ безнеңчә милли, моңлы көй» дип әйтә алам. Аеруча прозабыздагы сан һәм сыйфатның уңай үзгәрешләрен күрү, тану, бәяләү зарур... Атап үтелгән сандагы әсәрләрне бер генә кардәш әдәби журналларда да күргәнем булмады... «Наш современник», «Дружба народов», «Мир» һ.б. журналларда роман, повестьлар «журнал версиясе» дип кыскартылып, реклама рәвешендә генә тәкъдим ителә бит. Танылган тарихчы әдипләребез Р.Батулланың «Мур кырылышы», «Ил башы», Ф.Бәйрәмованың «Һиҗрәт», В.Имамовның «Карабәк», И.Гыйләҗевнең «Беренче Бөтендөнья сугышында Алманиядәге татар әсирләре», Х.Галидәннең «Патша солдаты Әхмәтнасир», Н.Яһудинның «Атлы казаклар», Ф.Садриевның «Тургай», М.Әмирхановның «Бибимәмдүдә», М.Галиевнең «Тимә – яшәсен», К.Кәримовның «Тургайлы болытлар», Ә.Моталлаповның «Гамь», Д.Салиховның «Чукрак», Н.Гыйматдинованың «Нурулла», А.Әхмәтгалиеваның «Таллы күлдә былбыл бар» роман-бәяннары, Ф.Гыйззәтуллинаның «Илаһилык вә даһилык», Ә.Рәшитовның «Мөхәммәт», Р.Харисның «Уба», Р.Шәриповның «Биш алма», «Җомга» поэмалары, Р.Фәйзуллин, Р.Гаташ, З.Мансуров, Р.Вәлиев, Г.Морат, Т.Галиуллин, Д.Заһидуллина, З.Хәким, Р.Рахман, Р.Корбан, Г.Гыйльманов, В.Нуриев, Р.Галиуллин, Р.Шаһиев, С.Шәмси, Ф.Хуҗин, А.Юнысова, Р.Ханнанов, Р.Мөхәммәтшиннарның әсәрләрендә нәфис сүз сәнгатенең күркәм төсләрен күрәбез түгелме? Галимнәребезнең дистәләрчә фәнни язмаларын бүгенге көн милли әдәбиятыбызның сулышын, йөрәк тибешен чагылдырган иҗади казанышлар дип бәяләргә кирәк... 

Журналыбыз тәрҗемә әдәбиятка да ишекләрен киң ачты. Галим, прозаик Р.Галиуллин рус язучысы А.Егинның күләмле «Үзбәк хан», Чиләбедә яшәп, рус телендә иҗат итүче Рөстәм Вәлиевның бөек Тукаебызга багышлап язган «Дөнья гаме» романнарын, тәнкыйтьче шагыйрь Мөдәррис Вәлиев атаклы Чыңгыз Айтматовның «Чыңгызханның ак болыты» кыйссасын редакциябезнең мөрәҗәгате-соравы буенча тәрҗемә итеп бастырдылар. Әйткәнемчә, үзем мөхәррир буларак укып, үз иткән әсәрләрне генә искә алдым. Исемнәрен атамаган каләмдәшләрем, зинһар, гафу итә күрегез. Дистәләрчә шагыйрьләребезнең, шул исәптән үземнең иҗатыма кагылганнарына башка бер форсат-җай чыгып тукталырбыз әле... 

«Еракка китеп кара» гыйбарәсен тагы да бер яңа мәгънәдә, ерак киләчәкне күздә тотып фаразлау да өметсезлеккә урын калдырмас дип уйлыйм... Соңгы елларда әдәбиятыбызга килеп, «Казан утлары»нда өлгергәнлек таныклыгы алган һәм алачак дистәләрчә яшь талант ияләренең иҗаты «еракка» җитәчәгенә шундый ышаныч белән карарга этәрә... Милли мәгарифебез дә газиз ана телебезне саклау, үстерүнең яңа мөмкинлекләрен ачар, халкыбызның милли үзаңы, бердәм мәдәни, әдәби мохитнең тараюына чик куяр дип ышанам... Глобаль дөньяның да уңай алшартлары табылып тора бит. Республикабызның Милли китапханәсе иң беренчеләрдән булып, үзенең тулы фондын цифрлаштыруга керешкән иде... Бер ел дигәндә, үзендә сакланган «Казан утлары»ның барлык томнарын электрон кулланышына күчереп тә куйды... Дөньяның биш кыйтгасында яшәүче һәркем санаулы минутлар эчендә аның йөз еллык мирасы белән дә, бүгенге хәзинәләре белән дә танышу мөмкинлегенә ия. Мең рәхмәт аларга... Милли ана телебезнең киләчәк язмышында Республикабыз җитәкчелегенең игътибары, дәүләти җаваплылыгы конкрет эшләр белән артуын әйтер идем... Иң мөһиме, «Казан утлары» редакциясе, үз эшләренең осталары булган яшьләребез ерак киләчәкне якынайту теләгендә яшиләр, хезмәт куялар, иҗат итәләр...  

Журналыбызның олуг юбилее – язучылар, әдәбиятчыларның гына түгел, ә дөньяның биш кыйтгасына таралган дистә миллионлы татар халкының да бәйрәме. Тагы да бергә булырга, бердәм булырга язсын! 

Илфак ИБРАҺИМОВ

"КУ" 04,2022

Фото: архив 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: