ӘДӘБИ ХӘРӘКӘТ ҮЗӘГЕНДӘ

Мин «Казан утлары»нда баш редактор булып 1982 елның 11 октябрендә форсмажор шартларда эшли башладым. Журналның 11нче, ягъни элеккеге баш редакторы Зәки ага Нури җитәкчелегендә тупланган ноябрь ае саны басылып ята, 12 нче санның да эше беткән: «Обллит» аша үтеп, типографиягә төшеп киткән. Ул елларда текстлар линотипларда эретелгән кургаштан коела иде. Аны җыю, хаталарны төзәтү, сүзләрне, җөмләләрне алыштыру, берничә кат корректура уку күп вакыт ала. Шуңа күрә журнал типографиягә 3 айга алданрак тапшырыла иде. Без 1983 елның 1нче санына тотынган идек инде. Мин «Казан утлары»ның тышкы кыяфәтен дә, архитектоникасын да яңартырга булдым: рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов белән тышлыгын үзгәрттек, журналның рубрикаларын алыштырдык, авторлар белән эшләү системасын билгеләдек... 

Көтмәгәндә барлык газета-журнал редакцияләренә КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре Л.И.Брежневның 12 ноябрьд ә үлүе, партия Үзәк Комитеты Пленумы булуы турында хәбәр килеп төште. Китте ыгы-зыгы: республиканың төп газетасы «Социалистик Татарстан» һәм «Татарстан коммунисты» журналы тәрҗемәчеләре үзәктән килгән материалларны ашыга-ашыга татарчага аударалар, башкаларыбыз борчыла-борчыла, Брежневның, Андроповның портретларын эзли, «Обллит» аша үткән татар телендәге материалларны көтә... 

Мин аптырап калдым: ноябрь ае санына инде өлгермәдек – басылып ята, декабрь саны җыелган, басылырга әзер, киләсе елның 1нче санына калдырсак, материаллар актуальлеген югалта. Әдәби журналга бу материалларны бирми калдырырга да ярыйдыр дигән өмет белән мин өлкә комитетының мәдәният бүлегенә шалтыраттым һәм «Кайсы төшегез белән уйлыйсыз?..» дигән сорау ишеттем. Барысы да аңлашылды – декабрь санын яңадан сүтепҗыярга туры киләчәк. Ә ул сан гади генә сан түгел, чөнки СССР төзелүнең 60 еллыгына багышланган. Матәм материалларын кертер өчен ниндидер язмаларны алып ташларга кирәк, чөнки журналның бит саннарын да киметергә ярамый, хәрефләрне дә кечерәйтеп  булмый – барлык 192 битне яңадан линотип аша үткәрергә кирәк... Журнал расланган көнгә чыгып җитәргә дә тиеш... Журнал вакытында чыгып җитте: беренче битләрендә үк Леонид Ильич Брежневның сул күкрәгендә 5 Алтын Йолдыз медале, СССР Югары Советы депутаты билгесе, уң күкрәгендә Ленин премиясе лауреаты медале таккан сурәте кара рам эчендә басылып чыкты...  Кыскасы, әнә шундый шартларда миңа «баш редакторлык чирканчыгы» алырга туры килде. Әлбәттә, миңа Зәки ага Нури туплаган коллектив булышты: баш редактор урынбасары Ринат Мөхәммәдиев, җаваплы секретарь Роберт Миңнуллин, бигрәк тә техник редактор Роза ханым Сөләйманова, корректорлар Фәүзия Бәйрәмова (ул вакытта Кадыйрова иде) һәм Гөлшат Салихҗанова... Зур-зур материалларны линотипта җыйдырулар, сәяси хата җибәрүдән курка-курка, аларны ничәмә кат укулар, «Обллит» (цензура) аша үткәрүләр, журнал битләренә салулар – ул заман типография техникасын белгән кешеләр аңлыйдыр – шактый матавык эш. 

Форс-мажор хәлләр алда да була торды. Мин эшләгән елларда без Хисам Камаловның Бөек Ватан сугышына багышланган ике романын чыгардык: «Безне өйдә көтәләр» һәм «Үлгәннән соң яздым». Кырыс реализм ысулы белән язылган «Безне өйдә көтәләр» романы чыгасы сан әзер, аны «Обллит»ка төшереп җибәрдек һәм алдагы саннарга керештек. Мине «Обллит» чакырып алды һәм романны журналдан төшереп калдырырга кушты – әсәрнең персонажлары штраф батальоны сугышчылары икән, ә алар турында совет матбугатында язарга ярамый. Монда бәхәскә урын юк – закон барыбыздан да өстен. Журнал күләменең өчтән берен алып торган роман урынына бер-ике көн эчендә нәрсә куярга? Мин тиз генә җыелыш җыйдым – нишлибез? Әлбәттә, әзер берничә повесть, хикәяләр бар. Ләкин сугышта бер аягын калдырып кайткан авторга биргән вәгъдә дә бар! Редакциянең принцибы, абруе да бар. Мин романны яңадан укып чыктым һәм аны «коткарып» була дигән фикергә килдем, үземчә редакцияләп тә чыктым – Хисам Камал белән генә килештерәсе калды. Хисам ага бу хәбәрне авыр кабул итте. Өенә бардым. Озак утырдык... Төзәттек: бераз кыскарттык, сүзләрне, җөмләләрне алыштырдык... Персонажларның биографияләре бераз үзгәрде. Редакция, бигрәк тә корректорлар, җиң сызганып эшләделәр... Линотипистлар да безнең хәлгә керде. «Обллит»ка яңа корректура бирдек. Журнал вакытында диярлек укучысына барып җитте. Китап булып басылгач, 1986 елны бу роман Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.  

Көннәрнең берендә редакциягә тарихи романнар авторы Нурихан ага Фәттах килде. Бу юлы ул «Фест дисбесе серләре» дигән хезмәтен алып килгән. Борынгы Фест шәһәрендә табылган серле терракота диск турында минем «Наука и жизнь» журналыннан укыганым бар иде. Нурихан ага ул дискның фотосурәтен папкасыннан алып, аның тарихын, андагы язу бүгенге көндә дә укылмаган булуын, дөнья галимнәре бу мәсьәләдә ялгыш юлдан барулары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Аннары бу серле дисктагы язуны татар теле, төрки телләр нигезендә укыганлыгын әйтте. Дөресен әйтим – «диск»ны «дисбе» дип тәрҗемә итүе үк минем күңелемә шик салды, ләкин Нурихан агага да ышанасы килде. Әгәр дә башка халыкның бер кешесе шундыйрак «ачыш» ясаса, шикләнүләрне бер якка алып ташлап, һичшиксез, авторның приоритетын, беренчелеген ничек тә булса беркетергә тырышырлар иде: әгәр дә ачыш расланса – шул халыкка дәрәҗә, расланмаса – халык берни дә югалтмый. Шундый уйлар белән мин «Фест дисбесе серләре»н алып калдым һәм рәхәтләнеп укып чыктым. Нурихан аганың эзләнү логикасы, чынлап та, кызыклы, үзенә күрә бер системалы иде. Редакция хезмәткәрләре, кайбер редколлегия әгъзалары белән дә сөйләшеп алдым. Әсәрне журналда күрергә теләүчеләр дә, журналыбыз фәнни басма түгел, аны Мәскәүнең берәр фәнни яки фәнни-популяр басмасына җибәрсен, диючеләр дә булды. Ә минем исә, инде әйтеп киткәнемчә, әсәрне «Казан утлары»нда күрәсем килде – фәнни ачыш булса, бер татар кешесен сенсацион киңлекләргә чыгарачакбыз, журналыбызның, редакция хезмәткәрләренең абруе артачак, ачыш булмаса, әдәбият сөючеләр танылган авторның матур язылган, укыла торган гипотезасы белән танышачаклар. Начармыни?! Ләкин баш редактор буларак, мин авторны да, журналны да, үземне дә кайбер нәрсәләрдән гарантияләргә тиеш идем. Шул ният белән Казан университетының татар теле кафедрасы мөдире профессор Диләрә Гарифовна Тумашевага шалтыраттым һәм бу әсәрне кафедра утырышында карауны үтендем. Профессор бу эшкә алынырга теләми иде. Мин аңа икенче тапкыр әзерләнебрәк шалтыраттым: Нурихан Фәттах лингвистикада «иҗек методы» дигән яңа метод уйлап тапкан, шул метод аңа Фест дискын татар теле нигезендә укырга юл ачкан, дидем. Проблеманы татар теле белән бәйләү  күренекле татар теле белгеченә тәэсир итте булса кирәк, ул ризалашты. Бер-ике атна үткәч, профессор үзе миңа шалтыратты һәм Нурихан Фәттах эзләнүләрендә фәнни нигез юклыгын, дисктагы текстның андый дешифровкасы белән килешеп булмавы хакында язып бирә алабыз дип әйтте. Мин Диләрә Гарифовнадан «әсәр мавыктыргыч,  укыла, журнал укучыларына гипотеза буларак тәкъдим ителә ала» дигәнрәк сүзләр дә өстәвен үтендем. Ул шулай итте дә. Аның хаты «Казан утлары» архивында булырга тиеш, копиясе минем архивта да саклана. Кыскасы, «Фест дисбесенең серләре» журналда басылып чыкты, ләкин сенсация булмый калды. 

Баш редактор булып эшләгән елларда миңа кайбер әсәрләр өчен «кыен ашарга» да туры килде. Күп нәрсәләр вәгъдә иткән «перестройка» чоры башланды. Һәр дәвернең башы күпмедер дәрәҗәдә хаос була – идеологик бушлык барлыкка килә, ә юнәлешләр аныкланмаган. «Ярый» белән «Ярамый» арасында да билгесезлек, ә билгесезлекне ул якка да, бу якка борып була. Әкрен генә «Идегәй» дастаны турында да сөйләшүләр ишетелә башлады. Мин ул дастанны, дөресрәге – «Совет әдәбияты» журналының 1940 нчы елгы 11-12 нче саннарын – ничәнчедер класста укыганда, Казмада (Буа районындагы әтием туган авыл) төп йорт чормасында иске чемоданда тапкан идем һәм кайбер өлешләрен күчереп тә алдым, ятладым. Журналны яшь укытучылар әтием белән әнием яздырып алганнар икән. Әтием сугышта йөргәндә, ул елларда әнием үзенең туган авылында Ульяновск өлкәсендә эшләгәндә, журналның бу саннарын, ВКПб Үзәк Комитетының 1944 елның августында чыккан карарыннан куркып, кем яшерде икән? Бәлки, Харис дәү әтиемдер, бәлки, сугыштан кайткач, әтием үзедер. Кыскасы, форсаттан файдаланып, «Идегәй»не яңадан татар укучысына кайтарырга булдым. Бу идеяне Ринат Мөхәммәдиев тә, Мөдәррис Вәлиев тә, башка хезмәткәрләр дә хупладылар. Керереңнән әүвәл чыгарыңны уйла, ди халык. Феодаллар, ханнар дастаны дигән мөһер сугылган, рәсми акланмаган әсәрне басып чыгару – хәтәр эш, аны җиренә җиткереп әзерләргә кирәк. Шул көннәрдә мин ниндидер эш белән Бакый ага Урманчеларга бардым. Сүз ара сүз чыгып, «Идегәй» турында да әйттем. Бакый абзый хуплады, ә аның хатыны, күренекле фольклорчы Флора Әхмәтова ханым уйга калды, дастанның катлаулы язмышы хакында сөйләп алды. Ул «Совет әдәбияты»нда Нәкый Исәнбәт бастырган вариантны түгел, ә репрессияләр корбаны булган Нигъмәт Хәкимнекен, ягъни төп вариантны чыгаруны яклады, чөнки 1940 ел басмасында Нәкый аганың компиляцияләре, үзе язып өстәгән кисәкләр дә бар икән. Мин Флора ханым белән ризалаштым, ә ул журналга Г.Ибраһимов исемендәге институт вариантын әзерләп бирергә булды. Без шулай иттек тә. Ләкин Нәкый ага алдында итагатьлек саклап, аның хезмәтен хөрмәт итеп, мин аңа журналның ниятен белгертеп, кереш мәкалә язуын һәм фатиха бирүен үтенеп хат яздым, берничә мәртәбә өенә телефоннан шалтыраттым... Хатка да җавап алмадык, өй телефоны да галимнең хатыны Нәҗибәк ханым тавышы белән: «Нәкый ага әлегә сөйләшә алмый», – диде.

 Ниһаять, «Идегәй» басылып чыкты. Галимнәрдән, язучылардан, журнал укучыларыннан рәхмәт сүзләре ишеттек. Бу эшебез – «Казан утлары»ның кыюлыгы, редакциябезнең әхлакый, эстетик, идеологик позициясе иде. 1988 елда Татарстан китап нәшрияты директоры Ринат Мөхәммәдиев тырышлыгы, Илбарис Надиров кереш сүзе белән татар халкының бөек дастаны китап булып басылып чыкты – Г.Ибраһимов исемендәге фәнни институт әзерләгән җыелма текст нигезендә Нигъмәт Хәким варианты. 

«Кыен ашаткан» әсәрләрнең тагын берсе – Гаяз Исхакый хикәясе булды. Эмиграциядә үлгән әдип әле беркем тарафыннан да акланмаган, аның әсәрләре әдәби хәрәкәткә әлегә кайтмаган. Ләкин пышылдап сөйләшүләр әкрен генә тавыш ала бара, бигрәк тә яшь һәм урта буын язучылары һәм галимнәре арасында. Ләкин республика партия җитәкчеләреннән берсенең «только через мой труп» дигән сүзләре дә ишетелгәли, сискәндерә – Дәрдемәнднең «Дилең өчен телең булсын тозаклы, Йөз аклыгың өчен – авызың йозаклы» дигән шигыре дә искә төшеп куя. Ләкин Гаяз Исхакыйны халыкка кайтаруда «Казан утлары» беренче булып юл яра ала, дигән татлы фикер дә тынгы бирми. Уйлаштык, киңәштек һәм, татлы фикергә кушылып, Гаяз Исхакыйның сәясәттән бик ерак торган «Башкорт бәхете» дигән лирик хикәясен бирергә булдык. Хикәя журналда басылып чыкты – күк күкрәмәде, яшен яшьнәмәде, таш яумады. Атна-ун көн узгач, мине партия өлкә комитетының мәдәният бүлегенә чакырдылар. Сәяси сукырлыкта гаепләрләр микән дип, Исхакыйның революциягә хәтле үк Тукай, Ибраһимовлар белән янәшә торганлыгын сөйләргә,  бәхәсләшергә әзерләнеп бардым мин анда. Ләкин проблема авторда түгел, әсәрдә, дөресрәге – хикәянең исемендә – булып чыкты. Башкортстан обкомында эшләүче бер ханымнан шикаять килгән икән. Янәсе, «Казан утлары» тугандаш башкорт халкын хурлаган. «Нәрсә, Исхакыйның башка хикәясе юк идеме?.. Ярар, аларга журналның баш редакторы белән кырыс сөйләшү үткәрдек дип, җавап язарбыз...» диде бүлек мөдире. Бу сөйләшүдән мин бер нәрсәне ачык аңладым: республика җитәкчелеге  аңында кардиналь үзгәрешләр бара... 

Әдәби хәрәкәт (процесс) язучының эш өстәле һәм әдәби басмалар, нәшриятлар берләшкәндә генә барлыкка килә – укучысына барып ирешмәгән әсәр, язылмаган әсәр кебек үк. Әсәрнең актуальлеген, аның әхлакый, эстетик, иҗтимагый кыйммәтен бәяләү дә әдәби процессның нигезендә ята. Ул елларда әле «Мәдәни җомга» юк, ләкин башка журналлар, хәтта партия газеталары да, әдәбият битләре аша, татар әдәби процессында хәл кадәри катнаштылар. Әмма бу эшнең үзәгендә «Казан утлары» булды. Без журналның һәр өч санын редколлегия утырышында жанрлап тикшерә идек. Редколлегия әгъзалары – күренекле шагыйрьләр, прозаиклар, тәнкыйтьчеләр – әзерләнеп киләләр, шул саннарда әсәрләре чыккан авторлар да катнаша. Мондый утырышларны редакция дә, авторлар да көтеп алалар, чөнки әсәрләре турында җәһәт тәнкыйть ишетәләр иде. Тәнкыйди фикер үсеше, ягъни әдәби тәнкыйть, иң беренче чиратта, язучыларның әдәби әсәр турында сөйләшүләреннән башлана. Әдәби хәрәкәт шунсыз була алмый. 

Әдәби хәрәкәт белән идарә итеп буламы? Әлбәттә, була. Журнал, нәшрият, радио-телевидение үзенә кирәкле әсәрне күпләр арасыннан сайлап ала, үтә дә мөһимнәренә заказлар бирә, конкурслар игълан итә, кайбер язучыларны махсус иҗади командировкаларга җибәрә, үз әдәбиятында булмаган жанрларны башка әдәбиятлардан ала, тәрҗемә итә. Бу әдәби хәрәкәткә юнәлеш бирү яки аның белән идарә итү түгелмени?! Әдәби журналда һәр санның нигезендә күләмле, мавыктыргыч, укучыны җәлеп итә торган проза әсәре булырга тиеш. Үзагым белән редакциягә килеп кергән әсәрләр арасында андыйлар сирәк очрый. Шуңа күрә редакция алга карап эш итәргә тиеш. Без ул елларда һәр күренекле прозаикның нинди әсәр язганын белеп, барлап тора идек – шулай ышанычлырак. Кайбер авторларыбызны  хәтта срок куеп ашыктырдык та. «Казан утлары» – үзагым журналы түгел, ә әдәби хәрәкәтне оештыру үзәге иде.

Без Габдулла Тукайны дөньякүләм билгеле шагыйрь дип әйтергә яратабыз. Тукай татар халкының иң бөек шагыйре, бәлки, иң даһи улыдыр да! Ләкин аны кайбер төрки халыклар гына яхшы белә. Тукайны, аның иҗатын киңрәк пропагандалау максаты белән «Казан утлары» шагыйрьнең 100 еллыгына әзерлекне 1984 елда ук башлады. Без союздаш, автономияле республикалар әдәби журналларына, Язучылар берлекләренә Тукайның русча әсәрләрен, йә булмаса юлга-юл тәрҗемәләрен (подстрочникларын) юлладык, фикерләрен журналга язып җибәрүләрен үтендек. Материаллар килде. Аларны өч ел буена  журналның һәр санында  биреп бардык – бөек халык, бөек әдәбият үзенең бөек шәхесләрен, бөек әсәрләрен пропагандаларга тиеш! 

Татар әдәбиятында ерак гасырлар эпизодларына ишарәләнгән, язучы фантазиясеннән генә торган әсәрләрне без җиңел генә тарихи жанрга кертәбез. Аларның күбесе, минемчә, Вальтер Скотт, Фенимор Купер, Александр Дюма романнары кебек үк, тарихи маҗара жанры әсәрләре. Безгә андыйлары да бик кирәк. Фәнни расланган документларга корылган чын тарихи романнар, повестьлар татарда бүген дә аз. Татар язучысы нигәдер архив белән дус түгел. Шуларны истә тотып, күрше бинадагы архив белән сөйләшеп, без анда кызыклы документлар күргәзмәсе оештырдык, яшь язучыларны чакырдык. Унбишләп язучы килде, кызыксынып тыңладылар... Сүнделәр... Бүген тарихи жанрны тергезү өчен хөкүмәт грантлар бирә – дөрес итә, чөнки тарихи әдәбияты булмаган халык пассионар, үз эченнән үзе көч таба ала торган халык була алмый. 

«Казан утлары»нда 7 ел эшләү дәверендә  минем күзем һәм күңелем аша үткән 84–85 том татар әдәбиятының өр-яңа әсәрләре укучыларыбызга барып иреште. Ул елларда журналда чыккан Хисам Камалның «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым», Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган», Ибраһим Салаховның «Колыма хикәяләре» («Тайгак кичү») романнары, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» повестьлары Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдылар. Берничә хезмәткәребез республикабызның мактаулы исемнәре, медальләре белән бүләкләнде, яңа фатир алды. «Казан утлары»ның профсоюз оешмасы «Азат хатын» журналында иде, без үзебезнең мөстәкыйль оешмабызны төзеп җибәрдек һәм эчке эшләребезне тышка чыгармыйча, дус гаилә булып яшәдек. «Әллә полный автономиягә күчәргә исәпме?» диде җитәкчеләребезнең берсе. «Журналыбыз – Язучылар берлеге органы, иҗади хезмәткәрләребез – Язучылар берлеге әгъзалары, партия әгъзалары Язучылар берлеге партия оешмасында тора, планнарыбызны Язучылар берлеге идарәсендә раслыйбыз» – дидем мин, аны тынычландырып... 1989 елның маенда Татарстан язучыларының ХI съезды булды, бик кызыклы съезд! Беркайчан һәм бер генә республикада да булмаган хәл – әдәби журналның баш редакторын сайлауны съездның көн тәртибенә кертеп, яшерен тавыш биреп сайладылар. Беренче турда ук съезд «Казан утлары» журналының баш редакторы итеп өч кандидат арасыннан Ренат Харисны сайлады. Шулай итеп, мин Россиядә, БДБ илләрендә беренче һәм әлегәчә бердәнбер съезд тарафыннан сайланган баш редактор. Кызык бит?!   

Әтием татар теле һәм әдәбияты укытучысы булганлыктан, «Казан утлары»на без һәр ел языла идек. Мин журналның баш редакторы булып эшләгәндә дә, әтием традициясен бозмадым – аны өемә яздырып алдым. Хәзер дә шулай итәм. Бүген дә «Казан утлары» минем иң көтеп алган рухи хәзинәм. «Казан утлары» аша мин, үзем өчен генә булса да, татар язучысының иҗади, иҗтимагый, эстетик, әхлакый, милли аңы дәрәҗәсен билгелим. Журналның һәр яңа санын кулыма алган саен 38 ел буе үзгәрмәгән тышлыгын күреп куанам. Миннән соң редакцияне җитәкләгән Равил Фәйзуллин, Илфак Ибраһимов, Рөстәм Галиуллиннар «перестройка» модасына бирелмәделәр, журналның инде укучы күңеленә кереп урнашкан кыяфәтен саклап калдылар, ә эчке архитектоникасына сак кагылдылар. 

Менә почта ящигыннан алып кергән журналның 2021 елның июнь ае китабы: № 6 янында җәяләр эчендә 1184 санын күрәм. Бу – төрле елларда «Безнең юл», «Атака», «Совет әдәбияты», «Казан утлары» дигән исемнәр йөрткән, Бөек Ватан сугышы вакытында да тукталмыйча-өзелмичә чыккан журналыбызның йөзгә якын ел дәвамында нәшер ителгән китапларының гомуми санын күрсәтүче цифралар. Аларны да мин эшләгән чорда архивларда актарына-актарына тапкан идек, «Казан утлары» җитди, классик журналга хас тагын бер күрсәткечкә ия булды дип шатланган идек. Мин шул елларны, әлбәттә, сагынам, бергә эшләгән каләмдәшләремне рәхмәтләрем белән искә алам. Ринат Мөхәммәдиев, Рәдиф Гатауллин, Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Мөдәррис Вәлиев, Мансур Вәлиев, Рәшит Әхмәтҗанов, Тәүфикъ Әйди, Фәүзия Бәйрәмова, Җәүдәт Миңнуллин, Нияз Акмал, Рашат Низамиев, Солтан Шәмси (кемнедер оныткан булсам, гафу үтенәм) – нинди талантлы язучылар, кызыклы шәхесләр белән эшләгәнмен мин! Алар арасында соңыннан  халык шагыйрьләре, Язучылар берлеге җитәкчеләре, телевидение баш мөхәррирләре, газета-журналлар баш редакторлары, университет укытучылары, нәшрият директорлары булып үсеп киткәннәре дә, Тукай, Җәлил, Державин, Исхакый һәм башка премияләр лауреаты булучылар да бар. Алар миңа ихлас булыштылар, «Казан утлары» редакциясе мәктәбе аларга да тормышларында ярдәм иткәндер дип уйлыйм. 

1989 елның 25 сентябрендә мине башка, тагы да җаваплырак, катлаулырак, хәтәррәк эшкә күчерделәр – ил олы болганышлар бусагасына басарга тора иде... 

Ренат ХАРИС,

Татарстанның халык шагыйре,

Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты (2005),  журналның 1982-89 еллардагы баш мөхәррире.

 

"КУ"10, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: