«СИН ТӘКӘББЕР КЫЗ ИКӘН...»

Мин «Казан утлары» журналында беренче тапкыр моннан 44 ел элек басылдым (1977 ел иде). Әле студент кына чаклар, ничек җөрьәт иттем икән, белмим. «Су хикәяте» дигән күләмле генә хикәямне редакциягә китердем. «Ничек җөрьәт иттем икән» дим, чөнки каләм тибрәтүче яшь авторларга ул чорларда мөхәррирләрнең әллә ни исләре китми иде. Карап торган бердәнбер әдәби журнал бит, анда Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Вакыйф Нуруллин, Атилла Расих, Нурихан Фәттах һ.б. кебек «бүреләр»нең (яхшы мәгънәсендә) әсәрләре чиратка тезелгән дип сөйлиләр иде. Һәм менә сиңа мә, хикәямне бастыру белән генә чикләнмәделәр, конкурста катнаштырып, икенче урын бирделәр. Шулай ук Камил Кәримов та «Тәнәфес» дигән хикәясе белән икенче урынны алды. Аның иң гаҗәбе шул: эчке тышлыкта җиңүчеләрнең фотосы балкып утыра! Камил белән безнең искиткеч матур йөзләребез! Укучылар арасында танылу, бәлки, шуннан башлангандыр да әле. Тагын бер сөенеч: гонорар, ягъни каләм хакы, күләмле булды – 75 сум! Ул елларда бу бит кемнеңдер айлык хезмәт хакы иде. Извещение тутырып, акчамны алганда почта хезмәткәре шаккатып:

– Сезгә моның кадәр акчаны ни өчен түләделәр соң? – дип сорады. Күрәсең, сөенеч белән горурлык бергә буталгандыр, эре генә:

– Мин – татар язучысы! – дидем.

Кая туздырдың, дисәгез: күчтәнәчләр төяп, Үзбәкстанга апаларга кунакка бардым, авылда әниләргә яңа диван кайтарттым. Стипендиягә генә яшәгән студентны баетып җибәргән журналыма әле дә рәхмәт укыйм.

Әлеге уңышлардан баш әйләнмәде, билгеле, ул бары тик алга табан да иҗат өчен стимул гына иде. Икенче юлысы зур өметләр баглап, «Казан утлары»на тапшырган бәянымның язмышы кызганыч тәмамланды. Рашат Низами кулына эләкте анысы. Ул мине редакциягә чакырды да баш мөхәррир Ренат абый Харис бүлмәсенә алып керде. «Бастырабыз, ләкин кыскартабыз», – диләр. Үземнең күз алдында ук яртылаш киселде-туралды, әсәр койрыксыз әтәчкә әйләнде. Ризалашмадым, алай гына түгел, икесенә дә рәнҗедем. (Бүген инде боларны көлеп кенә искә төшерәм.) Кире алып киттем. Кояш апа Тимбикова «Казан утлары»нда эшли иде, ачуланды: «Тарихта булмаган хәл, кеше ярты битлек әйберенә дә риза, син бигрәк тәкәббер кыз икән», – диде. Бәлки, шул чакта күңел суынгандыр, «Казан утлары» белән элемтәм шартлап өзелде. Ә беркөнне Язучылар берлеге баскычыннан Равил Фәйзуллин менеп килә. Ул журналга чираттагы баш мөхәррир итеп билгеләнгән иде.

«Кара әле, сеңлем, – диде Равил абый. – Нишләп син безгә әсәрләреңне китермисең, китер?!»

Рәхмәт аңа, шул бер җылы сүз җитте, журнал белән кабат «очраштым». (Сүз уңаенда, еллар үткәч, тулысы белән имгәтелмичә чыкты ул, һәм Туфан абый Миңнуллин: «Синең әсәреңне Миркасыйм Госманов бик ошаткан», – диде. Ә Миркасыйм абый минем өчен зур дәрәҗә иде.)

1989 елда Малеевка иҗат йортында «Сихерче» исемле бәян язылды. Үзем өчен генә. Цензура аны матбугатка якын да китермәс кебек иде. Нияз Акмал минем язганнарымны ярата, бир әле, беркемгә дә күрсәтмим, укып карыйм дигән иде, өч-дүрт көн уздымы-юкмы: «Без тупланып беткән яңа саннан бер әйберне төшереп калдырып, синең «Сихерче»не кертеп җибәрдек, кул тыкмадым, берничә мишәр сүзен генә татарчага тәрҗемә иттем», – диде.  

44 ел «Казан утлары» белән яшим, минем өчен бу – бәхет. Аны иң затлы әдәби басмабыз дип саныйм. Һәм әлбәттә инде, аның янәшәсенә шундый ук асыл сыйфатларга ия «Идел» журналын да куям. 

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 11 сентябрь 2021 - 19:54
    Без имени
    Нэбирэ апа - ин яраткан язучым. Ижат чишмэлэрегез беркайчан да саекмасын🌹