Гөлҗимеш (мини роман)
Ул иң гүзәл чәчәктән таралган назлы тәмне тойды – бу күрше кызының чәчләреннән аңкыган гамбәр чәчәге исе иде. Мизгел эчендә егетнең башы татлы әйләнеп куйды... Шушы мәлдә аның язмышы хәл ителеп тә куйган иде инде...
Кеше дөнья йөзендә ни күрергә теләсә,
Дөньяның да ул кешедә шуны ук күрәсе килер.
(Акыл ияләре шулай сөйлиләр...)
I
Ике күршенең дачаларын аерып торган коры межада кайчандыр гөлҗимеш куагы үсә иде. Әлеге куакны беркем дә утыртмаган, ул үзеннән-үзе үсеп чыкты, хәер, чынлыкта, язмышның серле балдагы сыман, көтмәгәндә ике күршенең тормыш юлында барлыкка килде бит ул... Бәлки, кем белә, аның юлына бу кешеләр үзләре килеп чыккандыр...
Гөлҗимеш елдан-ел биеккәрәк үсә, күккә үрелү генә җитмәгән, киңлеккә дә җәелә, дүрт якка тармаклана, ерактан инде бу куак зур бер агачны хәтерләтә башлады. Ике күрше гөлҗимешкә игътибар да итмәделәр, әллә бар ул, әллә юк, кызның әти-әнисе дә, үсмер егетнең гаиләсе дә аны үзләренеке итеп санамыйлар иде. Көз җиткәч, һәр ике дача бакчасындагы барлык уңышны җыеп алалар, фәкать гөләп чыбыкларындагы җимешләр генә дөньяга ятим күзләр белән багып кала торган булдылар. Үсмер гаиләсендәгеләр күршеләренә шелтәләгән кыяфәттә: «Гөләп җимешләрен нигә җыеп алмыйсыз? Тиздән кар явачак. Ходай биргәнне җыеп алмасаң, гөнаһ булыр бит!» – дисәләр, кыз ягы, мутланып җавап бирде: «Ни сөйлисез, хөрмәтле күршекәйләр? Гөлҗимешнең күпчелек ботаклары сезнең якта асылынып тора ласа, шуңа күрә куакның җимешләре дә, шиксез, сезнеке саналырга тиеш. Күп сүз итми генә, бөтенләй юкка чыкканчы, җыеп алыгыз җимешләрне...»
Шул рәвешле, буш бәхәс корбанына әйләнеп, җимешләр җыелмыйча кала бирде...
Ә ул арада, бер-берсен алыштырып, еллар үтә торды...
Бер язда үсмер егет дачага килде. Кулына кәтмән тотып бакчага чыккан иде, чәчәкләргә күмелгән гөлҗимеш куагы белән рәттән торган күрше кызын күреп имәнеп китте. Егет, авызлыгыннан кисәк тартып туктаткан тай шикелле, баскан җирендә катып калды. Үз уйларына чумган кызны куркытырга теләмәгәндәй, йөткереп алган булды, аңышып та җитмәстән, ирексездән, кызга табан ике-өч адым атлады. Кыз, җәһәт кенә зиһенен җыеп, бераз арткарак чикте, күрше егетенә сәлам бирде һәм, киеренкелекне йомшартырга теләп, күтәренке төстә әйтеп куйды: «Чүт-чүт кенә карап алыгыз әле, нинди матур чәчәкләр!» Кыз көтмәгәндә телдән калды: тирә-юньне тылсымлы болыт сыман каплап алган кызгылт-алсу чәчәкләрдән күзен ала алмыйча, егет аның үзенә табан атлый иде. Чыннан да, чәчәккә төренгән әлеге могҗиза бөтен тирә-якны хушбуй исенә батырган, шушы искә туктаусыз бал кортлары җыела, алар чәчәктән чәчәккә кунып, гөж киләләр. Егет, куак янына җиткәч, иелә төшеп, күз явын алырдай якты чәчәкләрне сак кына иснәп алды. Гөлчәчәк исенә чак кына ниндидер йомшак тәм дә кушылган сыман иде. Бәлки, гөлләрдәге нектар шулай балланып аңкый торгандыр.
Бу ис назлы, исерткеч, һушны ала иде!..
Иелгән җиреннән гәүдәсен турайтып, кабат тирән сулыш алды, үпкәгә гөләп чәчәкләренең хуш исе кереп тулды һәм, шушы мәлдә, үз янында торган, дөньядагы иң гүзәл чәчәктән таралган назлы тәмне тойды – бу күрше кызының чәчләреннән аңкыган гамбәр чәчәге исе иде. Мизгел эчендә егетнең башы татлы әйләнеп куйды... Шушы мәлдә аның язмышы хәл ителеп тә куйган иде инде...
– Күрәсезме, теге елдан калган җимешләр һаман да коелып бетмәгәннәр икән бит, алар быелгы чәчәкләр артына яшеренгәннәр, яфраклар астына кереп качканнар! – дип, үзен камап алган исерткеч хис-боҗрадан арынырга теләп, сөйләнгән булды кыз. – Моның ни аңлатканын беләсезме?
– Ничек инде белмәскә? Күршеләрнең ялкаулыклары турында сөйли ул. Башкача ничек булсын? Җимешләрне вакытында җыярга өлгермәдегезме? – Егет шукланып өстәп куйды: – Шушындый кызга иренү килешми инде.
– Сез үзегез ялкау! – дип чытлыкланды кызый. – Ярый, тулысынча килешәм, көз көне ике еллык уңышны җыеп алып, үзегезгә кертеп үк бирермен.
– Ха-ха-ха! – Егет үтә канәгать кыяфәттә көлеп җибәрде. Аңа кызның чыркылдап көлүе кушылды...
Вакыт тәгәрмәче янә бер әйләнеш ясап өлгерде, теге чакта кызый әйткән көз мәле тагын килеп җитте. Көз!.. Табигать нигъмәтләрен җыяр чаклар!..
...Атна арасында, дачада беркем юк чакта, егет бакчада пәйда булды. Кояш баеп барган вакыт иде бу. Кулына чиләк алып, үз якларына чыккан ботаклардан мәмрәп өлгергән гөләп җимешләрен җыеп алды һәм, тулы чиләкне куак астына куеп, кире шәһәргә кайтып китте...
Гадәттәгечә, ял көннәрендә ике гаилә – ике күрше шәһәр читендәге шушы бакчаларына җыелдылар. Егет, ирен читләренә тантаналы елмаю кунган хәлдә, куак астына яшереп калдырган җимешле чиләкне алып, сукмак буйлап күрше ягына юл тотты, исәбе – телләшергә оста кызны бераз акылга утырту иде. Нәкъ шул чагында ашкынып каршысына атлаучы кыз белән йөзгә-йөз очрашты. Кыз кулына пластмасса чиләк тоткан иде.
– Әссәламегаләйкүм, – дип, иелә төшеп сәлам бирде егет.
– Вәгаләйкемәссәлам! Йортыгызга бәрәкәт иңсен! Бакчабызга рәхим итегез, күрше. Менә, теге ялкаубикәнең вәгъдә иткән җимешләрен алыгыз. – Кыз гөләп җимеше белән мөлдерәмә тулган чиләген югалып калган егеткә сузды! Шул мизгелдә, ирексездән, егет кулындагы чиләккә караш ташлады, кыз да гаҗәпләнүдән авызын ачып калды. Чиләкләрне сукмакта калдырып, алар куак янына йөгерделәр... ә анда... куакта бер генә җимеш тә калмаган иде: кыз егеткә дип үз якларына чыгып үскән ботаклардан, егет исә кызга атап үз ягындагы ботаклардагы җимешләрне җыеп алганнар икән бит. Тик кыз җимешләрне алдагы көнне иртән иртүк килеп җыйган, ә егет шул ук көнне кичен җыеп куйган, ул каршы яктагы җимешләрнең җыелып беткәнен абайламаган да иде...
...Тәмле ис бөркелгән гөлҗимеш тирәсендәге хәлләр белән моңарчы да таныш булган һәм туганлашып китүгә яшертен генә өмет иткән ике әни бу вакыйганы гаилә башлыкларына төрле төсмер, ямьнәр белән баетып сөйләп бирделәр... Инде, шушы хәлләрдән соң, уйда йөргәнне тормышка ашыруны сузудан ни мәгънә бар, әтиләрнең теләге – Ходай теләге бит!..
Туйны яз көне, гөлҗимешләр чәчәк аткан чакта ясадылар...
Кеше дөнья йөзендә ни күрергә теләсә,
Дөньяның да ул кешедә шуны ук күрәсе килер.
(...шулай сөйлиләр...)
II
Бу вакыйгадан соң гөлҗимеш тагын, тагын чәчәк атты, күп тапкырлар яфрагын койды, тагын язын яшәрде. Егет белән кыз гаилә кордылар, гөлҗимеш шикелле тормыш кырында тамырландылар, ябалдашлары елдан-ел киңәйде, мул җимешләре күпләрне сөендерде. Шундый вакыт җитте, гөлҗимеш куагы яшәү җегәре белән якын-тирәдәгеләрне сокландыра бирде, ә ир белән хатын картайдылар, бирештеләр, аларның куанычы – тупырдап торган ике малай һәм ике кыз үстерделәр, алардан исә унбер оныклары туды.
Ир белән хатынның, алар инде үзләре әби белән бабай, ата-анасы, балаларына фатихаларын калдырып, күптән бакыйлыкка күчкәннәр иде, ә бу бәхетле пар, картлык баскан көннәрендә, бөтенләй дачага күченеп яши башлады, шәһәргә кайтып та килмиләр иде диярлек. Гади генә әйткәндә, алар бу җирне яраттылар, тормыш мәгънәсен шушында гына таптылар. Гомерләренең соңгы көннәрендә карт белән карчык балаларына васыять әйттеләр: вафатларыннан соң икесен дә әлеге, шундый да якын булып киткән бакчада, рәттән казылган каберләргә күмәргә куштылар.
Ә гөлҗимеш чытырманлыкка әйләнде. Карт белән карчык гомерләренең соңгы көннәренә кадәр куаклыкны карап тордылар, картайган ботакларын кистеләр, яшь үсентеләр белән сабый баланы караган дәрәҗәдә мәш килделәр, аларга ата-ана назын, бар шәфкатен бирделәр; бу игътибарның нәтиҗәсе шул – гөлҗимеш, күпме вакытлар үтеп тә, күпме вакыйгалар кичереп тә, ике дача арасында һаман үсә, һаман исән-имин, һаман чәчәк ата, җимешләрен бүләк итә; аңа карагач, вакытның туктаганын тойган кебек буласың, яңа буыннарга элгәрге чакларның матур мизгелләрен искә төшерә сыман, менә-менә шушы мәлдә теге егет белән кыз йөгереп килеп керерләр шикелле; килеп керерләр дә гөлҗимеш чәчәкләрен күреп, гүзәллеккә һушлары китеп, бер-берсенә сыенып торырлар, аннары исләренә килеп, үткән ел җыелмый калган җимешләрне чиләкләренә өзеп сала башларлар кебек; ә шуннан соң, шуннан соң... күңелле туй мәшәкатьләре башланыр...
Әмма болай булмый шул. Вакыт аяусыз, барыбыз да аның ихтыярында гомер сөрәбез – егет белән кыз үзләренең тормыш юлларын тиешенчә үттеләр, картлык гомерен кичтеләр һәм бакыйлыкка күчтеләр. Аларның кояш астындагы урынына алмашка яшь буын килде. Һәм кабат, моннан күп еллар шикелле, гөлҗимешле межаның бер ягындагы йортта дөньяга карт белән карчыкның төпчек малайларының улы туды, ә күрше дачада, нәкъ шул көннәрдә, карчыкның якын туганы дөньяга яңа варис алып кайтты! Шунысына игътибар итик: яңа буыннарның тормышлары да шушы ук гөлҗимеш куагы тирәсендә бөтерелде. Кызык бит, әйе, кызык шул, бу куак белән мөнәсәбәттә яңа буын күршеләрнең үзара аңлашулары ничегрәк булыр микән: алар бер-берсенә «син» диярләрме, әллә, бер-берсен чит итеп, «сез» дип эндәшерләрме?..
– Гөлҗимешнең хуҗасы мин. Балаларыңа әйт, алар куакка якын да килмәсеннәр. Җимешләрне без үзебез җыеп алачакбыз! – дип, янаган сыман тавыш күтәрә бер як.
– Кесәңне киң тот! Гөлҗимешнең иң зур ботаклары безнең якка салынып төшкән, күреп торасың, ярты бакчаны каплап алган, димәк, куак минем мөлкәтем! Алдан ук әйтеп куям, әгәр бер генә җимешкә кагылсаң да, бакчаңның астын өскә китерәчәкмен! – дип, куркытуга күчә икенчесе...
Шулай итеп, ике күрше арасында ызгыш килеп чыкты. Бер генә як та үз сүзеннән кире кайтырга уйламый иде. Каршылык көчәйгәннән-көчәя барып, ахырда, күршеләр бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җиттеләр, күрә алмаучылык исә салкын сугышка әверелде. Нәтиҗәсе шул: якын туганнар кан дошманга әйләнде.
Эшләр шуңа барып җитте: көннәрдән бер көнне көрәшкә күтәрелгән ике як ике йорт арасына койма коярга карар кылдылар. Әмма чикне ничек гадел итеп билгеләргә? Тагын каршылык килеп чыкты. Һәр як гөлҗимеш куагының нәкъ менә алар ягында калуын тели иде. Чебешләрне көз көне саныйлар бит, бер күрше хыялында арага дивар коеп куйса, икенчесе аны шундук җимереп атарга тели, чөнки гөләпнең теге якта калачагын чамалый иде ул. Моңа һич тә юл куярга ярамый!..
Күңелсезләнеп йөргән бер көнне бер як күрше үзләренең бакча ягына салынып төшкән ботак-яфракларының саргая башлавын күреп алды. Бакча хуҗасы пошаманга төште, ашламасын мулдан бирә, су сибүдән өзгәне юк, моңарчы сау-сәламәт булган куакка ни булды соң әле? Күрше ягына караш ташлады, ул яктагы яфраклар ямь-яшел, әкрен җилдә лепердәп тик утыралар, җимешләре дә хәйран гына күренә. Үз ягындагы сабак төпләрен җентекләп карарга кереште, шикләнүе дөрес булган – төп саен акбур сибеп чыкканнар иде. Ачуы бугазына килеп тыгылды, Кыямәт көне җиткәнен аңлатырга кирәк теге иблискә!
Күршесенең бу явызлыгына чыдый алмыйча, ул ике малаен чакырып китерде, өчесе дә кулларына балталар алып һәм, ничектер, кайчандыр ике дача арасындагы межага үсеп чыккан гөлҗимеш куагының сабакларын тураклап өя башладылар. Куакны тураклаган мәлдә, бу күрше теләсә нинди ерткычлыкны эшләп атарга сәләтле иде инде, хәтта, шушы куакны тураклап өйгәч, аның өчен чикләр бетте, инде кемнеңдер канын коюдан да чирканмый иде. Яшерен түгел, күңелендә шундыйрак уйлар чабышты.
Икенче күрше бакча ягында балта тавышын ишетеп, гөлҗимеш куагы янына йөгереп килде, анда өч ир-ат, җан-фәрман балта селтәп, куакларны кисеп бетереп яталар иде. Үз якларында берничә сабак кына калган, үз- үзен белештермичә, бу явызлыкка чик куярга теләп, теге кабахәтнең балта тоткан кулына килеп ябышты. Тегесе балтасын бирмәс өчен җан көче белән тартышырга тотынды. Бер мизгелгә карашлары очрашты, тамырлардан гөжләп, котырып кайнар кан ага, ничә еллар буе кодрәт җыеп яткан вулканның телгә килүен күз алдына китерегез! Тәннәре бер-берсенә килеп орынды, чигенү юк, һәркайсы соңгы алышка чыкканын аңлый иделәр.
Нәтиҗә шул: әле генә агачның каты кәүсәсен кыеп алган балта йөзе, тукталып калмастан, күршесенең муенына килеп эләкте...
Берничә елдан соң, күршесен үтергәнгә хөкем ителеп, рәшәткә арасына эләккән тоткын үзе дә бу дөньяны ташлап китте, үпкә туберкулёзыннан, диделәр...
Кеше дөнья йөзендә ни күрергә теләсә,
Дөньяның да ул кешедә шуны ук күрәсе килер.
(...сөйлиләр...)
III
Кан коелган вакыйгага бәйле рәвештә ике күрше дә юкка чыккач, алдагы язда туракланып беткән гөлҗимешнең исән тамырларыннан яңа үсентеләр баш төртте. Еллар үткән саен, гөләп тармакланды, куәтләнде... Тагын яңа яз килде, табигать кабат уяну сөенечен кичерде! Кошлар күңелле чыркылдаша, бал кортлары гөж килә, җилләр үз телләрендә, пышылдап кына, килеп-киткән адәм балаларына кагылышлы гыйбрәтле хәлләр хакында бәян итәләр. Гаҗәеп җанга ятышлы бөтенлек һәркемне сафландыра, һәркем бу дөньяның бар матурлыгын күңеленә сеңдерүдән ләззәт кичерә иде. Әмма җилләр телен аңлаучы берәү бармы монда? Яфрак лепердәвеннән бөтен дөньяның яшерен серләрен ача алырлык кеше җиргә кабат туачакмы? Җирдәге барлык байлыкларны Ходай нигъмәте итеп кабул итәрлек кеше калдымы?
Беренче көн
Менә Адәм баласы дөньяның бар гүзәллегенә дан җырлау өчен үз алачыгын ташлап китте: яшүсмер кызый өйләреннән атылып килеп чыкты да бакча ягына йөгерде, гөлҗимеш куагы яныннан үткән чакта сизмәстән таеп китте. Яшь ботакларның шау чәчәккә күмелгәнен күреп, биһуш китеп, баскан җирендә катып калды. Каршы яктагы бакча башында нәкъ шушы яшьтәге, бәлки бер- ике яшькә олырактыр инде, яшүсмер егет күренде. Кыз янына килеп җиткәч:
– Болай исең китеп ни карап торасың? – дип сорады.
– Бу куакны кем утырткан микән? Чәчәкләре шундый матур! Кем утырткан аны, беләсеңме?
Үсмер «белмим» дигәндәй, башын чайкады. «Ә чәчәкләре, чыннан да, бик матур», – дип уйлады ул. Иелә төшеп, чәчәкләрне иснәп алды.
– Матурын-матур да бит, әмма шушы куак аркасында... аның аркасында! – кыз ярты юлда сүзен өзде. Аның тамак төбенә төер утырды. Ул бераз басып торды да үкереп елап җибәрде һәм кире өйләренә табан йөгерде...
Икенче көн
Үсмер иртүк уянып, күзләрен ачты. Хәер, болай да йокы эләкмәде аңа. Яткан килеш уйланды да уйланды, әмма күңелсез уйларының очына чыга алмады. Ниһаять, үсмер авырлык белән генә аякларына торып басты, ишегалдына чыгып, боздай салкын су белән юынды, әмма тәнендә дә, уйларында да җиңеллек тоймады, шыксыз уйлар аның җанын һаман талкый бирделәр. Аяклары, ирексезләп, кабат терелгән теге гөлҗимеш куагы янына атлап китте. Аны билгесез көч тартып бара иде, ул исә бу көчкә каршы килә алмый. Гөлҗимеш янына җитүгә, аның каршында тезләнеп, тын калды...
Вакыт тәгәрмәче әйләнде дә әйләнде...
Әнисе ашарга чакырды, тик малай урыныннан кузгалып та карамады: тезләрен кочаклап, ул кичәге кызны көтә иде. Кемдер колагына пышылдап алды: «Көт кенә, ул һичшиксез киләчәк». Ул шушы эчке тавышка буйсынып, көтүен дәвам итте. Кинәт шәфәкъ нурлары як-якка сибелде, агачлар арасыннан кызның таныш күлмәге күзгә чалынды. «Ниһаять!» Үсмер тирән итеп сулыш алды. Бу сулыш татлыдан-татлы иде.
– Син еладың бит?
Кыз эндәшмәде.
– Еладың шул, бик озак еладың, – дип дәвам итте малай, өлкәннәрчә һәр сүзен ярып салып... – Нигә елаганыңны белдем... кичә әнием барысын да сөйләп бирде. Элек мин бу хәлләрне ишетмәгән идем. Әмма безнең әтиләргә кадәр әби-бабаларыбыз да яшәгәннәр, алар бер-берсен сөйгәннәр, өйләнешкәннәр, мәхәббәтле тормыш корганнар. Син болар хакында белә идеңме?
Кыз һаман бер сүз дә әйтмичә торуын белде.
– Әйе, барысы да шушы гөләп куагы аркасында булган, – диде үсмер. Кыз тын да чыгармыйча тыңлап тора бирде. Ул үзе дә әбисе белән бабасының күңел тарихларын белә иде бугай. Кыз тагын бераз шулай бер сүз дәшми торды да агачлар арасына кереп югалды.
Өченче көн
Алар янә шушы гөлҗимеш янында очраштылар.
– Бу куакны кем утырткан инде? Әниеңнән сорадыңмы?
– Юк. Ә син?
– Оныттым...
Алар уйларына бирелеп, бер мәлгә тын гына тордылар.
– Гомумән, моның кирәге бармы соң? – диде малай, тынлыкны бозып.
– Кем белә инде. Мөһим кебек тә... – уйларыннан аерылмый гына җавап бирде кыз.
Алар кайчандыр, кемдер утырткан (үсмер белән кыз шулай уйлыйлар иде)
куак янында әле шактый озак басып тордылар. Читтән күренгән кадәресе шул: бу ике өлгереп җитеп килүче яшүсмер малай белән кыз, әлеге гөлҗимешкә нинди мөнәсәбәттә булырга белмичә, әмма билгесезлекне бик тә чишәселәре килеп, куак тирәсендә бөтереләләр, кызып-кызып, кулларын болгаштырып, бер-берсенә нидер аңлатырга тырышалар иде.
Кем белә, бәлки алар үзләренең борынгы бабайларын искә алганнардыр, ә бәлки, үзләренең әтиләрен хәтерләренә төшергәннәрдер, бәлки инде аларның уйларында бөтенләй башка нәрсә булгандыр? Кем белә бит...
Кеше дөньяның йөзенә нинди күзләр белән карый,
Дөнья да аңа шулай җавап бирәчәк.
"КУ" 4, 2019
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев