Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Беренче кар яуган болынлыкта...

Агачлардан йолкып минем җанны, Таратмакчы әллә кайларга...

Беренче кар яуган болынлыкта

Синсез калдым... Өнсез. Ил белән

Шәбәрешкән, шиңгән каен төсле,

Сыкы сара, ахры, мине дә.

Эзләреңне җилләр ялап алды,

Шәрә һәм буш хәзер иңкүлек.
Җаным урман сыман шаулый иде,

Куырылды – яфрак шикелле.

Әрнүемә гүя чыдамыйча,

Улый дөнья, шаша, чалара.

Агачлардан йолкып минем җанны,

Таратмакчы әллә кайларга...

(Рүзәл МӨХӘММӘТШИН тәрҗемәсе)

 

"КУ" 04,2023

Фото: unsplash

Теги: шигърият проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев