Агылый белән тагылый (хикәя)

Бик эссе җәйге көн. Тавыклар койма буендагы корыган агач ботаклары өстенә тезелешкән, томшыклары ачык, кымшанмыйлар да. Авырдан сулыш алганнары унунбиш адымнан да бик ачык күренә. Песиләр дә аяк астында сырпаланып йөрми, этләр дә, кайда бераз күләгәле җир тапсалар, шунда сузылып, йокымсырагандай изрәп ята. Вәйсәл белән без дә тут агачы күләгәсендә өч таш уйнап туйдык. Мин ничә тапкыр җиңдем, ничә уенда Вәйсәл җиңде — икебездән беребез ник хәтерләсен.

Кинәт җил исеп куйгандай булды. Тәннәребезне йомшак кына сыйпап үткән бу һава агымы тынны буа торган көндезге эссенең бераз кимисен хәбәр итте.

Вәйсәл, нигез буена өелгән печән чүмәләсенә күрсәтеп:

— Әйдә, сикереп уйныйбызмы? — диде.

Мин каршы киләмме соң инде:

— Әйдә! — дидем.

Без — ике дус, агылый белән тагылый, бераз читтәрәк сөяп куелган агач баскыч буйлап өйнең сөзәк түбәсенә менеп тә бастык. Икәү янәшә аска карап торабыз. Уенны Вәйсәл уйлап чыгарды, димәк, беренче булып сикерү хокукы да аңа бирелә. Шулай фикер йөрткәнгә, мин көтәм. Кулларын очкыч канаты кебек ике якка ачып, беренче булып сикерүче — дөрестән дә, Вәйсәл булды. Ул аякларын тездән аз гына бөкте дә гәүдәсен аска ташлады. Өй түбәсеннән аерылып, печән өстенә килеп төшкәнгә кадәр «Һоооооп!» дип кычкырганы ишетелеп торды. Кибәннән шуып төшеп, җиргә баскач, миңа күтәрелеп каравы белән мин дә, ул ясаган хәрәкәтләрне кабатлап, түбәдән сикердем.

Тут агачы астында шактый озак утырып оеган гәүдәләр язылып киткәндәй булды. Шунда ук кабат баскычка таба йөгердек, тагын түбәгә менеп бастык.

Сикергәндә, кызган һава бераз җилләнеп, безгә азрак рәхәтлек биргәндәй була. Бушлыкка ташланганда, кулларыбызны җәеп, бик аз вакытка гына булса да үзебезне кошлар кебек очкандай хис итәбез.

Тагын бер сикердек, шуннан тагын...

Башта санап барган идек, аннары санаудан да туктадык. «Егерме бе-ее-р» дип кычкырып сикергәнем генә исемдә.

Бу уен да бераздан туйдыра башлады. Түбә читенә килеп бастык, сүлпән генә тагын сикерергә әзерләнә идек, Вәйсәл кинәт:

— Мостафа, берәр тапкыр баштүбән сикереп карыйбызмы? — диде.

— Ничек итеп? — дим гаҗәпләнеп. Моңа кадәр өй түбәсеннән баштүбән сикергән кешене күргәнем дә, ишеткәнем дә булмады. Тик болай сикереп төшү дә туйдыра башлаган иде шул. Икеләнеп кенә:

— Ярый, тик башта син сикер, — дидем. Вәйсәл, әлбәттә, моңа әзер иде.

— Ярый, — диде дә түбә читенә үк килде, аска карап, ничегрәк сикерергә кирәклеге турында уйланып торды, бераз курыкканы сизелә иде сизелүен. Тик, бу уенны үзе тәкъдим иткәнгә, сүзеннән кире кайта алмый иде, билгеле. Иелде дә, чүмәлә өстенә төшкәндә, башы аста калсын өчен, гәүдәсен ничек тотарга, нинди хәрәкәт ясарга икәнен чамалап, түбәнгә мәтәлде.

Чынлап та, печән өстенә иң әүвәл башы белән төште, аннары җилкәсе тиде, йомшап калган гәүдәсе бер якка кыйшайды да чүмәлә төбенә таба, җиргә кадәр тәгәрәде.

Аягына бераз авырлык белән торып басты кебек. Башын боргалап, өстенә-башына ябышкан печәннәрне каккалаганда, мин аның йөзен күрергә тырыштым. Бу сикерүдән әллә ни кызык тапканы сизелми, ләкин еламый да.

— Авырттымы? — дип кычкырдым.

Күлмәк-ыштанын печәннән чистарта-чистарта, «юк» дигән мәгънә белдереп, башын артка чөеп алды:

— Авыртмады.

Болай сикерүдән әллә ни кызык тапмаганы аңлашылды, ләкин шул ук вакытта бер җире дә авыртмаган. Миңа да сикерергә кирәк.

Түбә читенә килдем дә икеләнебрәк торам. Баштүбән сикерергә бераз шүрләгәнгәме, әллә Вәйсәл, авыртуга түзә алмыйча елап җибәрсә, ваз кичәргә сәбәп булыр иде, дип уйлагангамы — бер карарга килә алмыйм.

Вәйсәл миңа текәлеп тора, һаман еламый да еламый.

Моннан да артык көтеп торып булмас. Мин дә печән эченә баш белән чумар өчен әзерләндем дә аска томырылдым.

Аяк өсте төшәрлек итеп сикергәнгә караганда, күпкә күңеллерәк иде, әлбәттә. Әгәр чынлап та бер җир дә авыртмаса, бераз бу рәвешле сикерергә дә була икән.

Вәйсәл кебек мин дә, башым белән төшкәннән соң, бер мизгелгә гәүдәм үземә буйсынмаганга, читкә тәгәрәдем.

Бераз авырлык белән булса да, бар да яхшы, дигән кыяфәт чыгарып, тураеп бастым.

Вәйсәл миңа карап тора. Карлыгыбрак киткән тавыш белән:

— Йә, ничек? — ди.

Бөтен җирем авырта, үземне көчкә генә тотып торам.

— Минеке бераз авырта, — диюем булды, кулым шунда ук ачытып сызлаган билемә таба шуды. Вәйсәл:

— Минеке дә бераз авыртты, — дип әйтеп бетерер-бетермәс, бер-беребезне кочаклагандай итеп тотыныштык та кычкырып елап җибәрдек.

Төрек теленнән Асия РӘХИМОВА тәрҗемәсе

Якуп ӨМӘРУГЛЫ (1966) – прозаик; Евразия Язучылар берлеге рәисе, «Кардәш Каләмнәр» әдәби журналы баш мөхәррире һәм Тел өйрәнү фәнни журналлары берлеге рәисе. Күпсанлы әдәби премияләр, шул исәптән TЮРКСОЙ (2010) премиясе лауреаты. Төркиянең Анкара шәһәрендә яши.

 

"КУ"  9, 2015

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: