Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Зур әтигә

Яу кырына ирләр белән киткән Авылымның күпме атлары...

Кырык бернең җәе искә төшә

Тугайлардан атлар кайтканда.

Кешеләр генә түгел, ул елны бит

Армиягә китте атлар да.

Рәшит Гәрәй

Яу кырына ирләр белән киткән

Авылымның күпме атлары.

Булган диләр алар арасында

Алмачуарлары, аклары.

Зур әти дә аты белән киткән,

Ат атланып яуга ташланган.

Дүрт ел буе барган бу мәхшәрдә

Аның юлы шулай башланган.

Тугры дусты – аты булган янда,

Йөргән чакта үлем янәшә.

Әйткәндер ул, атын юаткандай:

“Чын ир-егет шулай көрәшә!”.

Бирешмәскә теләп салкыннарга,

Кочкандыр ул газиз аткаен.

Аның белән серен бүлешкәндер,

Сагынганда туган якларын.

Туплар шартлап, җирләр тетрәгәндә,

Төтен тулган чакта күзләргә,

Аты янда булу булышкандыр,

Бәлки, зур әтигә түзәргә.

Ат атланып яу кырларын үткән,

Иң катлаулы чагын сугышның.

Аты белән алгандыр ул, хәтта,

Үлем килгәч соңгы сулышын...

“Ниләр күрми, – диеп, – ир-ат башы”

Җырлаганнар безнең бабайлар.

Зур әтигә шушы шигырем белән

Телим бүген һәйкәл куярга.

Юныс Миңнемөхәмәтов. Башкортстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев