Зилә әни (хикәя)

Җәй узды. Көзнең салынкы көннәре килеп, зәңгәр күк йөзен калын болытлар белән япты. Кояш та күренми, болытлар астында гына кемгәдер яктырта калды. Мондый салынкы көннәрдә бөтен дөнья өстән юрган белән япкан кебек баса. Агачлар, чәчкәләр, өйләр - бөтенесе караңгы төстә, якты төсләр юк. Чәчәкләр ябылган. Шундый көнне бер нәрсә дә шәүлә җибәрми. Бөтен дөнья бер төстә. Кара офык, кара диварлар, күк йөзе кара, күңел төшенке, кайгы, моң баскан.

Болар бөтенесе дә чынмы икән? Әллә инде тәрәзәдән карап торган Зайрәгә генә шулай тоеламы? Бүген аның киңәшчесе, авыр һәм җиңел вакытларында бергә булган иң якын кешесе - әнисенең якты дөнья белән хушлашуына өч ел. Әнисенең үлүе Зайрәне аяктан еккан иде. Озак вакытлар ашамады, эчмәде, мәктәпкә дә йөрмәде. Аны кем генә аңласын иде? Әтисе сугышта, бер әбисенә өч бала өелеп калды бит. Җиде яшь кенә булса да, Зайрә барчасын да аңлый инде, кече энесе белән сеңелесе генә бернәрсә дә аңламый: көләләр, шаяралар.

Шундый уйлар, төннәр буе елаулар белән авырлыкларны кичә-кичә ике ел үтте. Әтисе, арып-талып, яраланып, сугыштан кайтты.

Озак та үтмичә, әтисе өйгә яңа хатын китерде. Бер караганда яхшы гына, ягымлы да булып күренә үзе. Әни назын оныткан кечкенә балалар аңа тиз ияләштеләр, әни–әни дип яудыра башладылар. Ә Зайрә алай булдыра алмады, әнисенә тугрылыклы булып калды. Ул үги анага кырын карый иде. Үги әни Зайрә белән якынаерга, дуслашырга ничек кенә тырышмасын, кыз аны үз итмәде, хәтта үги әнинең читкә китеп, озак-озак елаганын күрсә дә. Шундый вакытларда Зайрә бераз курка иде, кич белән әтигә әйтмәсме дип. Әбигә дә сиздерми иде Зайрә, чөнки әбисе соңгы елларда бик биреште, хәле бетте. Шулар гына туктата иде Зайрәне, ул моңардан да артык этлекләр эшләр иде. Тик ни хикмәт, үги ана беркайчан да иренә дә, кайнанасына да зарланмый иде. Ник әләкләми икән? Бу хәл Зайрәнең башына сыймый. Хәер, барыбер түгелме? Зайрәгә бервакытта да бу хатын әни булмаячак!

Шулчак ишек ачылды. Күрше авылга кияүгә чыккан әбисенең кече кызы - Зайрәнең яраткан Разыя апасы кайтты. Үги әни аның тирәсендә бөтерелә башлады, самавыр өлгертте, кайнанасына өстәл янына килергә ярдәм итте. Зайрәнең бу күренешкә идән тибеп елыйсы, кычкырасы килде. Юк, барыбер, барыбер син начар диде ул, күңеленнән генә... Апасы һәм әбисе каршында тыелып калды, ачу тулы күзләре белән генә карады.

Разыя апасы, нидер аңлагандай, озак кына сүзсез торды да, ашап-эчкәч, Зайрәне су буена чакырды:

- Әйдә, чишмәне күрик әле. Исеңдәме, ничек аннан су ташый идек? Сиңа чиләк төбенә генә чумырып бирә идем. Ә син, юк, мин зур инде, тутырып сал дип карыша идең.

Апасы су юлын онытмаган. Зайрә рәхәтләнеп аңа иярде.

- Зайрә, кызым, мин синең нәфрәтеңне тоямм, тик шуны сорагым кели: нәрсә эшләде сиңа Зилә апаң, кыйныймы, бик күп эшләтәме, авыр сүз белән тиргиме? Кара, ничек кечкенәләрне, хәлсез әбиеңне карый! Мин бит еш килә алмыйм, үземнең дә кайнанам карт, хәлсез, калдырып китеп булмый. Киленнәр кайнананы карарга тиеш, безнең татарда гомер-гомергә шулай булган. Зилә дә бу гадәтне белә, үти.

Мин беләм, син әниеңне бик яраттың. Тик дөнья бетмәде. Без сугышта да җиңдек, авыр сугыш елларында әниең, үзен-үзе җәлләмичә эшләп, сезнең бәхетле киләчәгегез өчен үлде. Ул, синең шулай кайгырып йөрүеңне, теләмәс иде. Аңла, ул синең йөрәгеңдә гел торыр, син аны бервакытта да онытма, тик шуны бел: Зилә дә сине ярата, ул әниеңнең урынын алырга теләми.

Юл буе алар апалы-сеңелле һәрберсе үз уйларына чумып кайттылар. Өйгә кайткач, Зайрәне әллә уйлары арытты, ул бик тиз йокыга китте.

Иртәсен ул әллә кояш нурларыннан, әллә Зилә әнисенең ягымлы карашыннан уянды. Зайрә, күзенә килгән яшьләрне Зилә әни сизмәсен дип, тиз генә тәрәзәгә карады. Кичәге көн төш кенә булган. Болытларны ертып, кояш та чыккан, җылылыгы тәрәзә аша сизелә. Үлән дә сары, корыгын түгел, яшел кебек күренә. Юк, бу  -кояш нурлары. Алар пыяладамы, әллә күз яшьләрендә ялтырый микән. Зайрә сикереп торды, Зилә әнисен кочаклап алды:

- Зилә әни, гафу итегез мине... Тик ул артык сүз чыгарырга өлгермәде, ишектә әтиләре күренде. Әти кеше идән уртасында, бернәрсә дә аңмамыйча, басып калды.

Никтер кызы да, хатыны да үзләре елыйлар, үзләре көләләр...

Юлия Девликамова. Пенза өлкәсе Каменка районы 

фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: