Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Зәңгәр иртәләрдә

Зәңгәр иртәләрдә иркә таллар Былбыл моңнарында коена. Яшь талларга тиңдәш яшь гомер дә Мәңге ʏтмәс кебек тоела. Алсу тасма сузып таң сызыла Тыңлый-тыңлый былбыл моңнарын. Яңа туган таңдай чагу төстә Ѳмет тулы яшьлек хыялы. Тал яфрагы гʏя хыял-канат, Җилфер-җилфер итә, җил иссә. Yткенче бер мосафирдай, гомер Яшьлек чишмәсеннән су эчә. Көзге җилләр койгач, тал яфрагын Алып китә чишмә сулары. Иркә талын ташлап китә яфрак, Ә гомерне - яшьлек еллары. Зәңгәр иртәләрнең алсу таңын Яшь былбыллар моңы иркәли. Кʏз яшьләрен сөртә өянке-тал, Гомер шулай ʏтә микәнни?  

Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина. Башкортстан


Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев