Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Юрист Шәвәли

Соңгы елларда авылларга бихисап юристлар, экономистлар килә башлады.

Җирдә эшләүче белгечләр юк ук диярлек.

(Авылларда булып үткән гражданнар җыеныннан).

Тәгәри вакыт йомгагы,

Тәгәри.

Укып кайткан авылыбызга

Шәвәли.

Укып кайткан, менә дигән

Юрист ул.

Максаты бер - күрсәтергә

Дөрес юл.

Карт–корылар язылганнар

Приемга.

Әйт, Шәвәли бездә кайчан

Су була?

Әйт, Шәвәли, кайчан кырлар

Чәчелер?

Авылыбызга кайчан безнең

Ямь керер?

Кайчан булыр кешеләргә

Эш урыны?

Әйт, Шәвәли, халыкка бул

Син тугры.

Уйлап торган башын кашып

Шәвәли.

Мин бит юрист, җавабым юк

Әллә ни.

Кызыктырмый мине сезнең

Басулар.

Сезнең басуларда минем

Ни эш бар?

Һәм юристка картлар әмер

Биргәннәр.

Син авылга кирәк түгел

Дигәннәр.

 

Рөстәм Арифуллин,

Иске Кулаткы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев