Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Юл

Югалтулар безнең бик күп - юлга ятып еларлык.

Тәгәрмәчләр тәгәриләр

Борынгы сукмак-юлдан.

Шушы юлдан төрле буын

Йөрегән, дөнья куган.

Сыер җигеп әби-бабам

Кырга уракка барган.

Үзләре дөньядан киткән,

Ә юл шул килеш калган.

Шушы юлдан әтиләр дә

Тарткан колхоз нужасын.

Сизмәгәннәр нужа куып

Күпме гомер узасын.

Вакыт дигән нәрсә һаман

Ага да алга, ага.

Үткәннәргә кайтып булмый,

Ә юл тасмадай кала.

Әтиләр дә, колхоз да юк,

Мал юк көтү куарлык...

Югалтулар безнең бик күп -

Юлга ятып еларлык.

Үзең түгел, җаның үксеп

Еласа да юк кайту.

Юл чатында калды хәзер

Безнең күңел юату.

Әрсезләнмә, салмак йөр син

Юлдан адәм баласы.

Тарих булып юллар калган,

Бабайларның мирасы...

Рөстәм Арифуллин. Иске Кулаткы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев