Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Юксыну

Әти-әни рухы тәрәзәдән көтми микән, күзен талдырып...  

Рәнҗемиләр микән безгә әти-әни,

Җавап эзлим шуңа күптәннән...

Бер без генә түгел анысы, авылын,

Нигезләрен ташлап киткәннәр.

 

Ят кешеләр белән аралашып,

Чит җирләрдә гомер итәбез,

Тик ялларда гына кайтабыз да,

Өйне бикләп, тагын китәбез.

 

Сагышлана өйнең тәрәзләре,

Кабынмагач уты кич-иртән.

Бусаганы атлап чыккач, өйнең

Авыр сулаганын ишетәм.

 

Әй, бу язмыш адәм баласын

Ни теләде шулай эшләтә,

Аера да туган туфрагыннан,

Чит җирләрдә гомер яшәтә.

 

Рәнҗетмәдек микән ташлап китеп,

Йортны ялгыз, ятим калдырып...

Әти-әни рухы тәрәзәдән

Көтми микән, күзен талдырып...  

Рушания Әхмәдуллина. Чирмешән районы

 

Фото: pinterest.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев