Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Юк, кирәкми

Адашканга ярдәм кулы сузу - бәхет үзе шушы түгелме?

Юк, кирәкми миңа дан һәм шөһрәт,

Хисләремне сырлыйм кәгазьгә.

Икеләнгән чакта урын калсын,

Язган сүзне укып вәгазьгә.

 

Онытып торсын әче әрем тәмен

Кайгы иңгән җаннар беразга.

Язган сүзләремне укып алар

Төрсен җанын назга, тик азга.

 

Барыр юлын тапмый адашканнар

Туктап бераз уйга калсыннар.

Хаталарын аңлап, ялгышканнар

Тормыш ямен тоеп алсыннар.

 

Бу дөньяда алар ялгыз түгел,

Янда гына ярдәм сузучы.

Соң күлмәген салып сиңа сузар,

Иманы саф юлчы - узгынчы.

 

Икеләнми ач син йөрәгеңне,

Йөз кат биккә бикләп яшергән.

Коргаксыган күлдәй булып калган,

Күңел күлең кибеп яшеннән.

 

Язганнарым әгәр ярдәм итсә,

Тик бер җанга үзен аңларга.

Югалтканга барыр кыйблаларын

Булышсам мин әгәр табарга.

 

Нигә тудым, нигә яшим диеп,

Аптыратмас идем күңелне.

Адашканга ярдәм кулы сузу -

Бәхет үзе шушы түгелме?

Флера Габдуллина. Балтач районы

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев