Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Юк бит балам...

Күкрәгемә кысып кочар өчен булмады шул балам - җимешем...

Һәрбер бала - сөю җимешедер,

Тик ул гөлем чәчәк атмаган.

Балам, диеп, кайнар кочагымда

Назлап үстерергә язмаган.

Өебездә уенчыклар бик күп,

Алар белән беркем уйнамый.

Бүлмә уртасында нәни бишек,

Ул бишектә сабый еламый.

Урамнарда, комда уйнап йөргән

Сабыйларга илтә юлларым.

Балам, диеп, чит-ят баларга

Тартылалар минем кулларым.

Нәни сабыйларны күргән саен

Кызулана йөрәк тибешем.

Күкрәгемә кысып кочар өчен

Булмады шул балам - җимешем...

Гөлбаниз Сәгыйдуллина. Теләче районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев