Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Юк

Юк шул, кычытканны алыштырыр кешем чәчәккә...

Күңел дәфтәремне ачкан идем,

Шыгырым тулы анда хаталар.

Алга таба барыр юлларымда,

Тирән чокыр булып яталар.

Өнсез калдым. Уңга – сулга атлыйм,

Урап үтәр юк бер чама да...

Чокыр саен кайгыларым тулган, –

Кычытканнар булып чагалар.

Алга юлны табалмамын инде,

Җир йөзендә күпме яшәп тә.

Ниләр эшлим. Юк шул, кычытканны

Алыштырыр кешем чәчәккә.

Рамил Рәүәл

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев