Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Югалтасым килми!..

Синең ярдан минекенә cузылмас шул күперләр...

Аерым, аймыл үткән гомерләр,

Хыяллар да уртак түгелләр.

Ник соң тартыла күңелләр?!

Синең ярдан минекенә

Сузылмас шул күперләр...

...Аяныч...

 

Күңелемдә урын алсаң да,

Сине уйлап көйсәм, янсам да,

Яныңа баралмыйм,

Күзеңә багалмыйм,

Кулыңнан алалмыйм...

...Кызганыч...

 

...Сине югалтасым килми,

Ничек яшим сине сөйми?!

Сине уйлап очып йөрү,

Җырларыңнан хыял үрү,

Уйларымны назга төрү –

Куаныч!!!  

 

Зөһрә Хәкимуллина. Биектау

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев