Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ышанып бетми Ана

Бу кайгыга ничек кенә Ана йөрәге түзәр?

Маңгайга языла микән

Бәндәнең күрәчәге?

Язылганмы, һәлакәттә

Балалар үләчәге...

Бала салган кайгыларның

Юк инде үтәчәге.

Начар төш итеп тоядыр

Ышанып бетми Ана.

Чынбарлыкны исбат итеп,

Кайнар күз яше тама.

Өндә булып, бу хәлләр шул

Чынбарлык булып кала.

Бу кайгыга ничек кенә

Ана йөрәге түзәр?

Үзе гүрләргә кергәнче

Кайнар яшьләрен түгәр...

Гүргә үзе ятыр иде

Кулыннан килсә әгәр.

Гүргә үзе ятыр иде

Баласы урынына...

Шатлыкның чиге булмады

Бит аның тууына.

Ышанмаслык, шатлыкларның

Бик кыска булуына...

 
Дания МахмутоваБашкортстан
Фото: pinterest.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев