Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ышанабыз

Ышанабыз күзләргә - алдау тулы...

Ышанабыз язларга - язлар үтә,

Ышанабыз көзләргә - кышка илтә.

Ышанабыз күзләргә - алдау тулы,

Ышанабыз сүзләргә - ялган була.

Ышанабыз назларга - әрнү кала,

Ышанабыз моңнарга - сагыш сала.

Ышанабыз хыялга - чыннан ерак,

Ышанабыз вакытка - дәва сорап.

Гайнанова Римма Миңлехәҗип кызы, Башкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев