Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Йөрәк хисем

Иң бəхетле кеше мин икəн...

Белмим, нигə ашкына бу күңел?

Йөрəк ярсый, тынгы табалмый.

Ярларыннан чыккан дулкын кебек,

Чайкала ул, туктап торалмый.

 

Уйларым да китə əллə кая,

Ашкынма син күңел, тынычлан!

Яшəргə бит кирəк алга таба,

Йөрəк бит ул түгел корычтан.

 

Йөрəклəрем тынычлансын өчен

Бары иркəм, бары син кирəк.

Бер береңне аңлап яшəр өчен

Бул син миңа һəрвакыт терəк.

 

Мəхəббəтең миңа зур көч бирə,

Иң бəхетле кеше мин икəн.

Назлап-сөеп яшəгəнең өчен

Рəхмəтлемен сиңа мин иркəм.

Эльза Шагова. Казан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев