Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Йокысыз төннәрдә...

Төннәрем йокысыз үткәндә, дога укыйм...

...Төннәрем йокысыз үткәндә,

Дога укыйм кызыма, улыма:

Хәрәмнәрне тоттырма кулына,

Усалларны чыгарма юлына!

 

...Төннәрем йокысыз үткәндә,

Дога укыйм юлда йөргәннәргә.

Юлыксыннар, зинһар өчен димен,

Күңел күзе белән күргәннәргә!

 

...Төннәрем йокысыз үткәндә,

Дога укыйм гомер биргәннәргә.

Әткәмнең рухы шат булса иде,

Әнкәмнең тәненә кот кунса иде!

 

...Тагын бер пакъланып алам да,

Дога укыйм патша-түрәләргә.

Миһербан салсын дим бәндәләргә,

Акыл сорыйм безне әйдәгәнгә!

 

Зөһрә Хәкимуллина. Биектау

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев