Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Язмышым бүләге син, Татарстан!

Җәннәтләргә сине тиңләсәм дә, Башка газиз урын табалмам.

Көчем бетсә, басуыңа чыгып,

Икмәк исе иснәп көч алам.

Рухым төшсә, урманыңа кереп,

Кошлар моңы тыңлап таң калам.

 

Татарстан – туган җирем минем,

Сиңа хезмәт итеп яшәдем.

Хәлем китеп, арып, туктап калсам,

Чишмәң суын эчеп яшәрдем.

 

Миңа күчкән язмыш бүләге син,

Изге җирем – мирас бабамнан.

Җәннәтләргә сине тиңләсәм дә,

Башка газиз урын табалмам.

 

Кая барсам мине (о)затып йөри,

Сине сөю, сине сагыну хисе.

Язгы ташу, җәйге болыннарың,

Көзге алма, җир җиләге исе.

 

Татарстан! Горурлыгың чиксез,

Чал тарихлы, нурлы, и Казан!

Милләтемнең үлмәс моңы булып,

Яңгырасын синдә гел Азан!  

 

Халидә Фәйзрахманова. Арча шәһәре

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев