Каләм тибрәтүчеләр
Язмышым бүләге син, Татарстан!
Көчем бетсә, кырларыңа чыгып,
Икмәк исе иснәп көч алам.
Рухым төшсә, урманыңа кереп,
Кошлар моңы тыңлап таң калам.
Татарстан – туган җирем минем,
Сиңа хезмәт итеп яшәдем.
Хәлем китеп, арып, туктап калсам,
Чишмәң суын эчеп яшәрдем.
Миңа күчкән язмыш бүләге син,
Изге җирем – мирас бабамнан.
Җәннәтләргә тиң җирем син,
Башка газиз урын табалмам.
Татарстан! Горурлыгың чиксез,
Чал тарихлы, нурлы, и Казан!
Милләтемнең үлмәс моңы булып,
Мәңге яңгырасын яшь Азан!
Халидә ФӘЙЗРАХМАНОВА. Арча
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев