Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Язлы илем

Сагындым ла язны, җирем, беләсеңме?

Сабыйларча синең яшел бәрхетеңдә

Ауныйм, Җирем, рәхәтләнеп, күрәсеңме?

Карый алмыйм тыныч кына тирә-юньгә,

Сагындым ла язны, җирем, беләсеңме?

Үпкәләргә тутырып сулыйм саф һаваңны,

Умырзая чәчәгеңннән таҗлар үрәм.

Яшьлек шавы сирпеләдер сиреньнәрдән,

Шуңадыр ла язны сөям, сине сөям.

Гашыйк итә сөйкемле яз һәр нәрсәгә,

Хезмәт шавын җырга сала моңлы итеп,

Ватанымның гөл-язларын мин сакларга

Вәгъдә бирәм гөлчәчәкле җирне үбеп.

Мин әзермен тир түгәргә синең өчен -

Ватан-Ана, сөйкемле яз - Җирем минем.

Яшьлек көчен бирдең миңа хыял итеп,

Ул хыялда язлы, матур туган илем.

Рөстәм Арифуллин. Иске Кулаткы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев