Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Язгы яра

Җәрәхәтле йөрәгемдә сөңге бозны эретәм...

Яз ул яшьлек, хыялларны

Назга күмеп уята.

Үткән яшьлектән бу якка

Күпме үткән яз ята.

Бу яз хәтерләтеп сине

Кабат сөйли тамчылар.

Тамчылардан, синнән илһам

Алып яздым мин җырлар.

Җырлар яздым, тик аларны

Син көй итеп салмадың.

Сөңге кебек йөрәгемә

Язның бозын кададың.

Шушы яраны төзәтеп

Инде ничә яз үткән.

Җырларымны җырлый-җырлый

Җәрәхәтле йөрәгемдә

Сөңге бозны эретәм.

Рөстәм  Арифуллин, Иске Кулаткы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев