Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Язгы моңнар

Яз кояшы карны гына түгел, язгы кояш җанны эретә...

Яз һавасы - иркен күкрәгемдә,

Язгы моңнар - минем йөрәктә.

Күңелемдә изге, саф хисләрнең

Ташып аккан чагы бигрәк тә.

Яз кояшы карны гына түгел,

Язгы кояш җанны эретә,

Йөрәккәем шатлык белән тибә,

Өметләнеп ниләрдер көтә.

Челтер-челтер аккан язгы сулар

Ага-ага бора агышын.

Ерганактан аккан сулар белән

Агып китсен иде сагышым.

Язлар җиткәч җилкенә лә йөрәк,

Күңелем нечкәрә тагын да.

Умырзаялардан сүзләр үрәм,

Гомеремнең ямьле таңында.

Сәвия Хәйретдинова

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев