Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Яз килгəнгə сөенəм

Яшик əле сайрый-сайрый бу матур дөньяларда.

Яз килгəнгə күңелем шат,

Яз килгəнгə сөенəм.

Язгы кояш кебек жылы

Иңнəреңə сыенам.

Сайра əле, сандугачым,

Сайра əле, былбылым.

Син сайрасаң, жанга рəхəт,

Тынычлана күңелем.

Синең моңлы сайравыңа

Сабый кебек куанам.

Куанам да, юанам да,

Таң атканда уянам.

Өздереп бер жырлар идем,

Сөялеп талларыңа.

Сагышларымны басарга

Кил əлə яннарыма.

Моңлы сандугачым минем,

Сайрыйсың кыяларда.

Яшик əле сайрый-сайрый

Бу матур дөньяларда.

Эльза Шагова. Казан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев