Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Яз, диләр

Шатланып киң тугай яшәрә, Күз ача дөньяга бөреләр. Төсләргә күмелеп алар да, Яз, диләр, яз, диләр, яз, диләр! Шатлана һәммәсе бу язга, Чебиләр чирәмдә йөриләр. Пиелдәп үләнне тарткалап, Яз, диләр, яз, диләр, яз, диләр! Җир исен сизгәндәй, бөртекләр Ашыгып чәчүгә өндиләр, Зур уңыш бирергә без әзер, Яз, диләр, яз, диләр, яз, диләр!

Рөстәм Арифуллин. Иске Кулаткы


Фото: russianpulse

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев