Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Яусын карлар

Өр-яңадан бәхет яуган кебек...

Ап-ак карлар куна чәчләремә

Сафлык исе килә алардан.

Һәр ел саен кышлар килсәләр дә

Ләззәт алам тәүге карлардан.

Өр-яңадан бәхет яуган кебек

Шуңадырмы, күңел шатлана.

Күрәсезме, карлар ява күктән?!

Бөтен дөнья бүген аклана.

Керфегемә куна ап-ак карлар,

Битләремдә тоям кыш назын,

Күбәләкләп оча бүген алар

Хәтерләтеп шомыртлы язын.

Яусын карлар бөтерлеп, уйнап,

Тәбигатнең кышкы мизгеле.

Сөенечләр, бәхет алып килсен,

Һәр яңа көн булсын изгеле.  

Гөлфия Гыйззәтова. Әлшәй районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев