Яшьлеккә хат

Саумы, Яшьлек! Өзелеп хатлар язам,

Барып җитсен иде, дип сиңа.

Синнән башка дөнья сансыз хәзер,

Күңел боек, сине юксына...

Синдә калган матур, чая чаклар,

Синдә калган сөю-сөелү.

Кайда инде иләс, җилле чакта

Кадереңне белеп сөенү...

Синдә көннәр гел кояшлы иде,

Гел шат иде күңел, уйнакчыл.

Атлап түгел, очып йөргән чакка,

Күңел тагын очып кайтмакчы...

Тагын ниләр языйм икән сиңа,

Уйда сиңа кайтам еш кына...

Хәзер менә яшь илледән өстә,

Ә, йөрәкләр һаман ашкына.

Күңел дә шул, һаман ярсый әле,

Холык-гадәтләр дә шул имеш.

Йөзләр генә бераз үзгәрсә дә,

Син, яшьлегем, янда, шул килеш...

Хушлашырга һич ашыкмыйк әле,

Бар бит әле күкрәп-яшьнисе.

Ераклашма миннән, китмә әле -

Яшьлек дәрте өстәп яшәтче!

Гөлсем Нәбиуллина. Уфа

 

фото: winwalls.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: