Яшьлек фәлсәфәсе

"Сиңа бар җирдә дә ишек ачык"
Мин шул ишекләрне эзләдем.
Тик ишекләр миңа ачылмады,
...Әллә инде ача белмәдем.
"Булыр сиңа диңгезләр тезеңнән"
Сүзләр чыкмый торды уемнан.
Кердем диңгезләргә, ә алары
Тезләремнән түгел, муеннан.
"Таулар булыр сиңа иңнәреңнән"
Кирәк таптым үлчәп карарга.
Таулар башы болыт арасында -
Астан өскә карыйм тауларга.
"Сиңа бар җирдә дә тик туры юл"
Әйтмәсләрдер, дидем мин, тиккә.
Ә сүзләре дөрес була язды -
Туры булды юллар, тик текә...
Башка күктән йолдызлар тотмадым,
Эзләмәдем җиңел, тигез юл.
Риза, миннән бу дөньяга калса
Тик бер шигырь – бары сигез юл...
Фаил Вахитов. Башкортстан
фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз