Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Яшьлек авазы

– Син – бердәнберем икәнсең, мин сине эзләдем, синнән башка яши алмам, ахры. Әйдә, кияүгә чык миңа. Сайла иң матур күлмәкне, хәзер үк сатып алам. – Вәгъдәләшкән ярым бар, ачуланма. – Синсез мин ничек яшәрмен? – Яшәгәнсең бит, тагын яшәрсең, сау бул. Бер атнадан минем туем...

Яшьлегемдә бер егет белән танышкан идем. Танышкан дип, мин аны белә идем. Ул дус кызымның классташы иде. Бервакыт мин ул егетне базарда очраттым. Сөйләшеп киттек. Базардан чыккач, шәhәр урамнарыннан үттек. Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Ә вакыт тиз үтте. Кич җитте. Бер кибет яныннан үтеп барганда, ул мине җитәкләде дә, кибеткә алып кереп китте. "Аккош" кибете иде ул. Бер бүлектә – ап-ак туй күлмәкләре. Без шунда тукталдык. Мин көлеп: "Әллә күлмәк алырга уйлыйсың инде?" – дидем. "Әйе, аласым килә сиңа, сайла ошаганын," – диде. Мин анны үземә тартып китердем дә: "Йокыңнан уян" – дип, кибеттән алып чыгып киттем. Дустыма бардым, сөйләдем. "Исең китмәсен, мин сине хөрмәт итәм, минем егетем бар. Телисең икән, очраш, ул миңа кирәк түгел, без бит классташлар гына," – диде. Ә без ул егет белән, чынлап та пар идек. Ләкин мин аның белән башка очрашмадым. Мин әле яшь – егермедә генә дип, кияүгә чыгарга ашыкмадым. Ике ел вакыт үткәч, туем алдыннан матур тәкыя эзләп, "Аккош" кибетенә кердем. Кинәт күзләремне кемдер куллары белән каплады. Мин кулларны тоттым да, башымны борып, ул кешегә карадым. Каршымда ике ел элек шушы кибеттә күлмәк алам дигән егет иде.

– Син нәрсә, югалдың да, хәзер тәкыялар карап йөрисеңмени?

– Рамил, туйга тәкыям юк, менә алырга уйлыйм.

– Йокыңнан уян, мин сине ике ел күңелемдә йөртәм.

– Шаяртма, без бит дуслар да түгел, бары – танышлар.

– Син – бердәнберем икәнсең, мин сине эзләдем, синнән башка яши алмам, ахры. Әйдә, кияүгә чык миңа. Сайла иң матур күлмәкне, хәзер үк сатып алам.

– Вәгъдәләшкән ярым бар, ачуланма.

– Синсез мин ничек яшәрмен?

– Яшәгәнсең бит, тагын яшәрсең, сау бул. Бер атнадан минем туем.

– Синең күзләреңне, тавышыңны мәңге оныта алмам.

– Йә, онытмасаң, онытма! Күңелең түрендә мәңге сүнмәс кояш итеп сакла, сау бул!

Бигрәк кызык кеше бу Рамил, яхшылап белмәгән кешеңә шулай дип әйтәләрме инде, дип уйлап, елмаеп куйдым.

Еллар үткәч, болытлы беркөнне нишләптер бу хәлләр исемә төште. Исемә төште дә, күңелемне кояш нурлары җылыткандай булды. Ул да мине исенә төшереп елмаеп куямы икән?

Нәфисә Гатиятуллина

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев