Яшьлегемә кире кайтыр идем...

Яшьлегемә кире кайтыр идем - Табар идем сөйгән ярымны, Гафу итәр идем барысын да, Мин бит аны шундый сагындым. Кочагына, әй, ташланыр идем Һәм яратыр идем бер шашып. Йөрәгемнән яратуым кайный Чиксез дәрьялардай гел ташып. Мин янына аның кайтыр идем, Онытыр идем үпкәләремне, Кайтыр идем, әгәр кайтаралсам Сөю тулы яшь гомеремне. Үткәннәргә бәлки юллар бардыр?! Кайда икән минем юлларым?! Үткәннәргә кайтыр өчен генә Бүген “Яшь гомер”не җырлармын. Юк, булмас шул үткәннәргә кайтып, Төзәтеп тә булмас үткәнне. Мин бары тик шушы җырларымда Кайтаралам күптән үткәнне. Ялкынланып мин ярата алам, Яратыла алам җырларда, Тик соң шушы сагыш–сагынуга Йөрәккәйгә ничек чыдарга?! Үткәннәрне үзгәртергә телим, Үзгәртергә телим тормышны. Үзгәртәмме, юкмы ансын белмим... Тик уйларым минем сагышлы... Мәхәббәттән исергән чак минем. Әйләнә шул минем башларым... Тик бер сорау аңа - Яшьлегемә: “Ник син мине Чишмәм ташладың? Ник син Чишмәм анда ташладың да, Хәзер кабат сөя башладың?”

Кадрия Рәхимова, Әлмәт шәһәре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: