Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Яшьлегем авылы

Уйларым гел туган ягымда! Мине шунда яшьлек көтә кебек...

Никтер шулай ямансу чагында,

Әллә нинди уйлар башымда!

Бу тормышта нидер җитми кебек,

Туган авыл тора каршымда!

Менә тагын уйга чумдым әле -

Уйларым гел туган ягымда!

Мине шунда яшьлек көтә кебек,

Бар туганнар гүя янымда!

Бар яшьлекне искә алып булса,

Кайтарырга иде барсын да!

Гөрләп торган авыл клубларын,

Классташлар исән чагын да!

Гөрләп торган кайнар яшьлегебез,

Әле һаман йөрәк түрендә!

Сагындырып искә алулары -

Шифа сыман моңсу күңелгә!

Хәзер инде авыл бушап калды,

Яшьләр китә барсы калага.

Ә картлары әкрен-әкрен генә,

Күчә бара бакый дөньяга.

Күпме өйләр инде бушап калды,

Япа-ялгыз елап торалар.

Яңа гөрләп торган өйләргә дә,

Тормыш тузаннары куналар.

Олыгайган саен сагындыра,

Туган йортлар, басу-кырлары.

Куе урманнары… Жиләкләре…

Яңгыраган гармун моңнары...

 

Фирая  Габдуллина, Иваново шәһәре

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев