Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Яшим əле, диеп, син яшə!

Иртəн торып тəрəзəмне ачам - Керсен əле һава бүлмəгə. Саф һаваны сулавы да рəхəт, Яшəр өчен шушы дөньяда. Тынычланып бераз йөреп керəм, Кояш нурларына коенам. Алла Тəгалəгə рəхмəт əйтəм, Синең барлыгыңа сөенəм. Күклəремне болыт капламасын, Матур булсын безнең килəчəк. Минем йөрəк бары синең өчен, Балаларым өчен тибəчəк. Яшəү ямен тоеп яшəгəндə Дус-туганнар булса янəшə, Яшиселəр килми, диеп, түгел Яшим əле, диеп, син яшə! Мин дə яшим, булсаң янəшə...

Эльза Шагова. Казан


Фото: herceg.tv

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев