Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Яшең тулмый

Биш яшьтә мәктәпкә бардым, Тик өлкәннәр көлделәр. Укырга сиңа иртәрәк, Яшең тулмый, диделәр. Үсеп җиткәч белем алдым, Хисләрем өлгерделәр. Унбиштә, өйләнәм, дигәч, Яшең тулмый, диделәр. Вакыты тулгач өйләндем, Тормыш юлларын гиздем. Олыгаеп, бу дөньяның Авырлыгына түздем. Алты дистәне тутырам, Хыял - пенсия алу. Эш мәшәкатеннән теләгем - Бераз тынлыкка калу. Шулай да бит, теге өлкәннәр Һаман миннән көләләр. Алтмышта да пенсиягә Яшең тулмас дияләр.

Рөстәм Арифуллин. Иске Кулаткы


Фотода автор; ok.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев