Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Яшь килеш бит килми китәсе...

Авырлыклар килгән чакта, Начар уйлар башта чуала. Сөенеч, шатлык, хыяллар - Бер мизгелдә бар да югала.

Авырлыклар килгән чакта,

Начар уйлар башта чуала.

Сөенеч, шатлык, хыяллар -

Бер мизгелдә бар да югала.

Яман чиргә юк шул дәва,

Яшәргә өметләр сүрелә.

Ышаныч, сөю, бәхетләр -

Бер мизгелдә бар да җимерелә.

Китәр вакыт якынлашкач,

Күзләр дә чылана яшьләргә.

Тагын бер сөеп-сөелеп

Ашкына йөрәк тә яшәргә.

Без бит әле бигрәк тә яшь,

Алда күпме юллар үтәсе.

Иркен, матур бу дөньядан

Яшь килеш бит килми китәсе...

Гөлбаниз Сәгыйдуллина. Теләче районы

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев