Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ярты җан

Күңелем бүген елак көз кебек түгелергә тора нигәдер...

Күңелем бүген елак көз кебек

Түгелергә тора нигәдер...

Яратасы килә онытылып,

Сыенасы килә кемгәдер.

 

Меңнәр арасыннан сине эзлим,

Күңелемдә бары бер сорау.

Ник тапмыйсың мине, синсез авыр,

Ник юлларың миңа бик урау?

 

Җылы сүзләр әйтеп кем юатыр,

Җылы кочагына кем алыр?

Парлы булу бик зур бәхеттер ул,

Ялгыз булулары бик авыр.

 

Дөнья гизеп үз тиңемне эзлим,

Әрсез җаннар күптән ят инде.

Маңгай күзең белән табалмасаң,

Күңел күзең белән тап мине.

 

Беләм, сизәм, син дә юксынасың,

Ярты җаның мин ул - син эзлә.

Юк ул бәхет җирдә, юк ул диеп,

Тик өметең генә син өзмә.

 

Бер очрашыр эле юлларыбыз,

Кыш булмаса, бәлки, җәйгелек.

Сабыр иткән, морадына җиткән,

Көтеп алган сөю мәңгелек.

Исламия Куразбаева. Казан

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев