Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ярату нинди була?

Җан күтәрә торганмы?

Ярату ул нинди була,
Әйт әле миңа, кояш.
Әйтегезче, ак болытлар,
Аңлат әле, очар кош?

Нинди була, яктымы ул,
Караңгымы, томанмы?
Диңгез, син дә ачып бирче,
Җан күтәрә торганмы?

Нинди була ул ярату,
Әй, дөньям, бер дәш әле.
Уят тәүге язның моңын,
Тирән серен ач әле.

Нинди була ул ярату,
Юллары кая икән?

Чулпан Габделганиева

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев