ярату

Ярату ул - гашыйкларга хас сүз,

Тик ярату була төрлечә.

Тормыш барышы да яратудан,

Яратылган кебек минемчә.

Син гашыйксың-дөнья, табигатькә,

Һәм гашыйксың эшкә, кешегә.

Әдәп җимешләрен йөртә белгән,

Адәм-дигән зурга, кечегә.

Сайрар кошлар моңы җәлеп итә,

Гүя, алар белән очасың.

Бар Җиһанны гизеп бергә-бергә,

Канатларың белән кочасың.

Син гашыйксың, җирдә үскән барлык,

Меңәрләгән төсле гөлләргә.

Җил уйнаткан шаулы агачларга,

Бормаланып киткән юлларга.

Җирнең һәр бизәге кабатланмас,

Шиңмәс чәчәкләргә тиң бит ул.

Гашыйкларның күңел дәрьясыдай,

Сөю аланыдай киң бит ул.

Яратыгыз, сөең, гашыйк булың,

Аларны да татың бар тәме.

Тылсымлы нур сибеп өләшегез,

Матур итеп яшәң, гел яме..!

Гүзәлия Фәйзуллина. Башкортстанның Илеш районы Теләкәй авылы

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: