Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Яратмадым түгел

Яратмадым түгел, яраттым мин Сөелмәдем түгел, сөелдем.

Яратмадым түгел, яраттым мин

Сөелмәдем түгел, сөелдем.

Төрле чаклар булды, бу тормышта

Көелмәде түгел, көелде.

Сагынмадым түгел, сагынылды

Курәлмәдем түгел, булды ансы да.

Йөрәккәем түзде, ярылмады

Сабыр гына түзде барсына.

Мәхәббәттә булды ялгышларым

Язмыш куйды төрле сынаулар.

Кыенлыклар булды, җиңә алдым

Сорап сабырлыклар Ходайдан.

Гомер сагатьләрен саный кәкүк

Өсти-өсти еллар шәлкемен.

Кире борып булса иде әгәр

Үткән сәгатьләрен-гомернең.

Гөлсем Нәбиуллина.

 Башкортстан

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев