Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Яратам - яратмыйм

Жәллимен җаным-тәнем белән куңеле белән булган гарипне...

Яратмыймын куштан ялагайны

Яратмыймын артык юашны,

Тик аермыйм милләт буенча -

Урысмы ул, әллә чуашмы!

Яратмыймын гамьсез битарафны

Актив булсын кеше һәр эштә,

Күрә алмыйм аяк чалса батыр,

Сабантуйда - тигез көрәштә!

Яратмыймын артык әрсезләрне

Арттан кереп алдан чыкканны,

Җенем сөйми көнче - гайбәтчене,

Заказ белән язган әдипне!

Тик жәллимен җаным-тәнем белән

Куңеле белән булган гарипне.

Ә яратам якты йөзлеләрне,

Куңеле ачык чып-чын изгене,

Бер ялгансыз, ихлас сөйгәннәрне,

Синең өчен янып көйгәнне!

Мин яратам эштә булганнарны,

Эшләгәндә ашын онытканны,

Кулларында очкын уйнатканны,

Бер суз белән әйтсәк - останы!

Яратамын нечкә күңеллене,

Мәрхәмәтле изге җанлыны,

Олыларны олы иткәннәрне,

Кечеләрне кече иткәнне!

Марсель Шарапов, Арча районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев