Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ярат мине

Ярат мине, мин яраткан кебек...

Ярат мине, җаным, беләсең бит

Синең өчен янам, көям мин.

Ярат мине, мин яраткан кебек,

Бергенәм син минем, сөйгәнем.

Җиңел миңа, булсаң янәшәмдә,

Җылы миңа синең кочакта.

Ярат мине, җаным, икәү яныйк

Сөю дигән кайнар учакта.

Мәхәббәтнең көчлелеген беләм,

Йөрәк хисе чагыла күзләрдә.

Ярат мине, мин яраткан кебек

Югалмасын сөю йөзләрдә!

Син кадерлем белән, гел сөенеп,

Каршылыйсым килә таңнарны.

Ярат мине, мин яраткан кебек,

Ташламасын сөю җаннарны.

 

Гөлфия ГыйззәтоваӘлшәй районы

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев