Яралы мәхәббәт

Хәтер йомгагым сүтелеп,
Яшьлеккә алды юлын.
Тибрәндереп күңелемнең
Иң төптә яткан кылын.
Калган, томанга сарылып,
Тик hаман җуелмаган.
Мәхәббәтем хәтирәсен
Еллар да юалмаган.
Эзәрлекли төшләремдә,
өндә газапка сала.
Көч-хәл сулаган йөрәкнең
Ярасыннан кан тама.
Фларида Мәхмүтова
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз